16+

Бирешергә уйламагыз да! (Кыскача йолдызнамә)

Зур мөмкинлекләр вакыты җитә. Аны тулы көченә файдаланып калырга тырышыгыз. Сөенеч китерүчене дә сөендерергә онытмагыз.

Бирешергә уйламагыз да! (Кыскача йолдызнамә)

Зур мөмкинлекләр вакыты җитә. Аны тулы көченә файдаланып калырга тырышыгыз. Сөенеч китерүчене дә сөендерергә онытмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Үзегезгә теләгәнчә эшләргә бик теләсәгез дә, аерым бер кагыйдәләрне үтәргә туры килер. Кирелек белән беркемне дә җиңә алмассыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)  Зур мөмкинлекләр вакыты җитә. Аны тулы көченә файдаланып калырга тырышыгыз. Сөенеч китерүчене дә сөендерергә онытмагыз. 
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сезне борчыган мәсьәләләрне чишәргә һич уйламаган кеше булышыр. Киләчәккә максатлар куюдан  курыкмагыз. 
Кысла (22 июнь – 22 июль) Яңа белемнәр алырга иренмәгез. Аларны куллану сезнең тормышыгызны бик күпкә җиңеләйтәчәк. 
Арыслан (23 июль – 23 август) Бирешергә уйламагыз да! Үҗәтлек, кыюлык һәм тырышлык кебек сыйфатларыгыз сезгә әллә нинди кыен мәсьәләләрне дә ерып чыгарга ярдәм итәр.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Кискен карарлар кабул итмәгез! Бу арада агым уңаена йөзсәгез, яхшырак булыр. Сәламәтлегегезне  кайгыртырга кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезнең бәхетегездән бик күпләр көнләшә. Күп сөйләшмәгез! Эш буенча сәфәрнең романтик мөнәсәбәтләр башлангычы булуы ихтимал.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Үзегезнең оештыру сыйфатларыгызны күрсәтергә курыкмагыз, тирә-юньдәгеләрне уртак мәнфәгатьләр белән берләштерегез.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Ташка башны бәргәч, таш түгел, баш ватыла! Артык борчылудан, ашыгыч карарлар кабул итүдән файда юк. Аз гына сабыр итегез, бар да яхшы булыр!
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Хыялыгызны тормышка ашырыр чак җитте! Кичекмәстән җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Нәтиҗәсе сез көткәннән дә шәбрәк булыр. 
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Хисләрегезне йөгәнләргә тырышыгыз, югыйсә, сезнең кәефегезнең бертуктаусыз үзгәреп торуы, янәшәдәгеләрне куркуга салуы бар.
Балык (19 февраль – 20 март) Һәр кешене кызыксындыра алырлык сөйләшү темасын сайларга өйрәнегез. Матур сөйләм дәресләре дә артык булмас!

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading