16+

Битлекле тикшерү

Бүген башкала урамында махсус тикшерү уздырдым. Бөтен ил санитар-эпедимиологик режимда яши. 15 апрель кадәр махсус саклану чаралары күрелә.

Битлекле тикшерү

Бүген башкала урамында махсус тикшерү уздырдым. Бөтен ил санитар-эпедимиологик режимда яши. 15 апрель кадәр махсус саклану чаралары күрелә.

Ә урамда кешеләрнең бернәрсәгә исләре китми, диярсең. Башкала урамында беркем дә маскадан йөрми. Каршыма очраган 50 кешегә бер кеше генә маскалы. Иң кызыгы шунда: даруханәләрдә  маска юк. Ә ул маскалар кайда икән соң? Күпләр саклану битлекләрен үзләре тегә башлады.

Мин дә кичә гади яулык материалыннан әмәлләп ясап куйдым. Бер дә “маска”сыз калу да авыр хәл икән. Бүген безнең йортның ватсабында маска сораучылар күп. Алар теләсә нинди бәягә сатып алырга риза. Күптән түгел, бик сыйфатлы итеп эшләнгән саклану битлекләрен бер-берсен 254 сумга тәкъдим иткән видеохәбәр күзгә чалынган иде. Кайбер кибет кассаларында бер масканы 70 сумга саталар. Даруханәләрдә 22, 39 сумлык саклану битлекләре дә сатылган.

Тикшерү өчен Казанны метросына төштем. Халык бик күпкә кимегән. Монда да маскадан йөрүчеләр аз, юк диярлек. Бары тик полиция хезмәткәрләре, тикшерүче-контролерлар гына маска кигән. Минем дә әбиләр яулыгыннан ясаган битлегемә дә исләре китүче булмады. Маскадан йөрүнең бер файдасын күрдем. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә биткә орынмыйсың икән.

Алайса башкаларга игътибар итәм: гел борын-битләренә кагылып-кагылып куялар. Коронавирустан саклану өчен табиблар куллар белән борыннарга, авызларга кагылмаска куша. Ә без шулай эшләгәнне хәтта сизмибез дә. Моның шулай булуын тикшерүчеләр дә исбатлаган. Белгечләр дә 3 сәгать эчендә 10 кешене күзәткәннәр. Алар бер сәгать эчендә 15,7-23 тапкыр битләрен тоткалаганнар. Бигрәк тә студентлар гел борын-күзләрен капшап торалар икән. Гомумән, кеше көненә уртача  йөзенә 2000-3000 тапкыр кагыла, бу бер минутка 3-5 тапкыр дигән сүз.


Эшегезне берничә минутка калдырып бүлмәдәшләрегезне-өйдәгеләрне генә күзәтегез әле. Кем ничә тапкыр йөзенә кагыла?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading