Бу сүзләрне җиңел генә әйтеп булмый, күп вакыт күздән бертуктаусыз яшь ага. «Гафу ит, җаныем! Алар бервакыт туктарлар, ләкин әле хәзер түгел. Килер бервакыт күз алдыма елмаеп, көлеп торган рәвештә генә килеп баса торган булырсың. Яшәешемә көч-куәт, дәрт һәм дәрман бирә торырсың. Ничек кенә булмасын, без элек тә икәү идек һәм һаман да бергә яшибез. Син, җаныем, минем йөрәгемдә».
Әйе, 55 ел буе бергә яшәвебез юкка гына булмаган. Син миңа бәхетле тормыш бүләк иттең. Син минем өчен сабырлык, түземлек мисалы була килдең Һәм һаман да шул рәвештә кала бирәсең.
Мин Аллаһы Тәгаләдән, хәләлемнең үзе белгән һәм үзе белмәгән гөнаһларын гафу итә күр, дип сорыйм. Тик мин үзем синең бернинди гөнаһларыңны да белмим. Син һәрвакыт миңа – турылыклы хатын, балаларыбызга – мисали ана, туганнарыбызга, дусларыбызга, якыннарыбызга ышанычлы терәк була килдең. Беркемгә дә беркайчан да начарлык теләмәдең, үзебезгә явызлык кылган кешеләрне дә гафу итә белдең, беркемгә дә ачу сакламадың. Киресенчә, кешеләргә яхшылык теләп, аларга ярдәм итү яшәү рәвешең булды.
Кайвакыт бергә яшәгән гомеребезнең кайбер мизгелләрен барлап чыгам. Күз алдыма кечкенә бала чагың килеп баса. Син бик еш кына зират янында яшәгән әбиегезнең хәлен белергә килә идең. Без, авыл малайлары, сиңа сокланып, артыңнан карап кала идек. Шул вакытта ук күңелемне тибрәндерә идең. Бабагыз Шакирҗан битум шахтасы җимерелеп, таш астында калгач, әбиегез берьялгызы биш бала үстерә, оныкларын аякка бастыруга да өлешен кертә. Син аны бик ярата идең. Аның «Беркайчан да мин кем дип йөрмәгез!» дигән васыяти сүзләрен үзең өчен кагыйдә иттең. Аларны син безнең барыбызга да кат-кат кабатлый килдең. Укытучы һөнәрен үзләштереп, югары мәгариф органнарында эшләгән вакытыңда да син аларны укучыларыңның һәм хезмәттәшләреңнең күңелләренә сеңдерә килдең. Беркайчан да масаючыларны, мактанучыларны яратмадың.
Әтиегез – гвардия капитаны, политработник Могыйнетдин Шакирҗан улы – сугыш кырларында ятып калгач, әниегез Минҗамал Сөләйман кызы сезне – дүрт баланы милләтебезгә, Ватаныбызга турылыклы, кешелек сыйфатлары сеңдереп, туры юлга чыгарды. Сез изге җан анагыз өчен мәрхәмәтле һәм миһербанлы балалар булдыгыз.
Гомумән, без – бер язмыштагы кешеләр. Безнең әтиебез Риза Шәйхетдин улы да, рота командиры буларак, Латвияне фашистлардан азат итүдәге сугышларда һәлак булды. Әниебез өч бала белән калды. Аналарыбыз гомер буена бер-берсе белән аралашып яшәделәр. Син, җаныем, без кавышканнан соң аларның икесен дә тигез күреп, яратып яшәдең. Туганнарыбызны да бертигез яраттың. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Комментарийлар
0
0
Индус абый дип эндэшсэм, гафу итэсез. Сезне ерактан белгэнгэ, шулай эндэшэсе хэм жавап язасы килде. Шундый матур телэклэр язгансыз. Эле андый Телэклэр не бернинди аш мэжлесендэ дэ ишеткэн юк иде. Эйе, якын кеше хэрвакыт янда була, курэ, ишетэ, борчыла, шатлана ди иде эбием. Сез дэ сизэсездер хэм бик дорес язасыз. Рэхмэт сезгэ бу чын йорэктэн язылган язмагыз очен. Ботен кунеллэрен айкады. Исэн булыгыз.
0
0