16+

"Бәхетең өчен көрәшергә кирәк!”: Рөстәм Миңнеханов үрнәк гаиләләрне кунак итте

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантана Казан Кремлендә үткәрелде. Анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 44 гаилә чакырулы иде. Алар арасында 40-45 елдан артык бергә гомер итүчеләр дә, 15 әр бала тәрбияли торган ишле гаилә вәкилләре дә бар.

"Бәхетең өчен көрәшергә кирәк!”: Рөстәм Миңнеханов үрнәк гаиләләрне кунак итте

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантана Казан Кремлендә үткәрелде. Анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 44 гаилә чакырулы иде. Алар арасында 40-45 елдан артык бергә гомер итүчеләр дә, 15 әр бала тәрбияли торган ишле гаилә вәкилләре дә бар.

"Сезнең һәркайсыгыз икътисадның һәм социаль өлкәнең вәкилләре булып тора. Арагызда педагоглар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, төзелешләр, нефть һәм химия өлкәсендә эшләүчеләр бар. Үзегезнең намусыгыз һәм хезмәтегез белән хәзерге Татарстанны яшәтәсез, илебезнең рухи һәм икътисади потенциалын арттырасыз. Өстегезгә бик зур һәм җаваплы хезмәт — әти-әни вазыйфасын йөкләгәнсез”, - диде Президент кунакларга мөрәҗәгать итеп һәм рәхмәт әйтеп.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда барлыкка килгән яшь гаиләләр саны, Идел буе төбәкләре арасында карасак, үсеш кичерә. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, бездә яңа корылган гаиләләр 1/3 тапкырга арткан.

“Сәбәбе нәрсәдер инде! Хәерле булсын! Бу татарстанлыларның киләчәккә оптимизм белән каравын аңлата. Нык гаилә — туган телне, мөһим мәдәни традицияләрне, рухи мәктәпне саклап калуның нигезе. Татарстан һәрвакыт тату һәм бәхетле гаилә территориясе булып калыр дип ышанам”, - диде Рөстәм Нургали улы һәм үрнәк гаиләләргә матур теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмдә иң беренче булып Балтач районыннан Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовларны тәбрикләделәр. Алар бергә 15 бала тәрбияли. Кечкенә балаларына ун яшь. “Үскән вакытта авыр иде. Хәзер инде алар безнең терәгебез, ярдәмчеләребез”, - ди Алсу ханым. Аларга Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә “Ата-ана даны” ордены тапшырылды.

Мөслимнән Луиза Габдрахманова “Ана” даны медаленә лаек булды. Тормыш иптәше Нияз белән алар 5 бала үстерә. Кечкенә улларына әле 4 кенә яшь. Олы кызларына 18, ул инде студент. Луиза ханым отставкадагы майор икәнен дә искәртеп узарга кирәктер.

“Безнең иң зур байлыгыбыз — ул балаларыбыз. Үскәннәрен күрү, аларның шәхес булып формалашуын күзәтү бик күңелле. Бер дә тик торган юк, чөнки балалар һәрвакыт хәрәкәттә. Төрле яктан үсеш алган шәхес итеп тәрбияләргә тырышабыз, түгәрәкләргә йөртәбез. Үзебезнең республика өчен кирәкле кешеләр булып үсүен телибез”, - ди күп балалы ана. Сүз уңаеннан, бу бүләккә тагын Балтачтан анна Филиппова, Кама Тамагыннан Альбина Гыйззәтуллина, Казаннан Марина Варламова лаек булды.

Бәйрәм табынында Кайбычтан Гүзәл һәм Рәмис Хәялиевлар да чакырулы иде.

“Без Рәмис белән яши башлавыбызга быел 35 ел була. Бер-береңнең эштән кайтканны көтеп, гомер узды да китте. Өч оныгыбыз бар”, - дип сөенә Гүзәл ханым.

Аңа Рәмис әфәнде кушыла. “Гаилә — ил терәге дип тик торганнан гына әйтмиләр. Күптән түгел генә илебезнең Президенты, русча итеп әйткәндә, “национальная идея” нинди соң ул дип сорады. Аны татарчага милли идея дип тә, илкүләм идея дип тә тәрҗемә итәләр. Чынлап та, гаиләне дәүләтнең ячейкасы диеп тә, дәүләтнең терәге диеп тә атарга була. Бар да гаилә учагыннан башлана. Кайда гына эшләсәк тә, кайда гына булсак та, яшьме без, картмы без, әниләр-әтиләр, әбиләр-бабайлармы без — безнең көч алу, илһам чыганагы гаилә. Шулай булып кала да”, - дигән фикердә Рәмис Хәялиев.

Сүз уңаеннан, Гүзәл Хәялиева хакында “Шәһри Казан”да узган ел язма басылып чыккан иде. Ул искиткеч хуҗабикә. Алай гына да түгел, мин аны чәчәкләр патшабикәсе дияр идем. Чөнки бакчаларында әллә ничә йөз төрле үсемлек очратырга була аларның. Розаларның, яраннарның нинди генә төрләре юк! Шаккаткыч!

Минзәләдән Әхмәтовлар бәхетле гаилә сере белән дә уртаклашты. 14 августта алар рубин туйларын үткәргән. Әхмәтовлар тормышта да, хезмәттә дә бергә. Индус абый белән Әлфия апа сәнгать кешеләре. Минзәләдә алар данлыклы “Мөшеге чишмәләре” сәнгать ансамблен җитәкли.

“Татарларда ир-ат баш санала. Ә хатын-кыз аның “замы”. Безнең гаиләдә дә шулай. Яшьләргә мин гел тормыш башлаганда төрле хәлләр була инде, әмма үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк, дим. Бер-береңне хөрмәт итәргә, гаилә учагын саклап калырга кирәк”, - дигән фикердә Әлфия ханым.

Билгеле булганча, Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү, сәамәтлекләрен кайгырту, гомер озынлыгын озынайту максатыннан "Демография" илкүләм проект ытормышка ашырыла. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading