16+

«Бәхетле койрык» үссен иде

Казанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча 2017-2019 елларга исәпләнелгән өчьеллык программа ахырына якынлаша.

«Бәхетле койрык» үссен иде

Казанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча 2017-2019 елларга исәпләнелгән өчьеллык программа ахырына якынлаша.


– Татарстан башкаласында өч елда күп фатирлы 757 йорт капиталь төзекләндерелде. Әлеге эшләргә 5 миллиард сум билгеләнгән иде, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
Программа кысаларында күп фатирлы 217 йортка яңадан түбә ябылган, 383 лифт алмаштырылган, 181 подъезд ремонтланган, җылытуны тышкы һава температурасына карап көйләүче 366 механизм урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чик­ле кешеләрне исәпкә алып, 41 йортта махсус юллар ясалган. Өч ел эчендә янә 75 мең казанлының торак шартлары яхшырган.
Казанда быел капиталь ремонт программасына күп фатирлы 239 йорт алынган иде. Эшләр 99,7 процентка башкарылган. Патрис Лумумба урамы, 44; Карл Маркс урамы, 44а һәм Сафиуллин урамындагы 6нчы йортның 2нче корпусында төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында.
– Бу йортларда җылылык бар, җылылык челтәрләре башта ук эшләнде. Подъездларда һәм электр челтәрләрендә кайбер эшләр ахырына җиткерелә, – дип аңлатма бирде Дмитрий Анисимов.
Быелдан башлап капиталь ремонт программасына алыначак күп фатирлы йортларга проект-смета документлары әзерләүдә идарәче компанияләр үзләре дә катнаша. Алар йортларның нинди халәттә булуын якыннан белә, нәтиҗәдә, проект-смета документы сыйфаты сизелерлек яхшырган, финанс чыганакларына экономия ясалган. Капиталь ремонт программасының быелгы исемлегендәге йортларда төзекләндерү эшләре башкару өчен 1,8 миллиард сум билгеләнгән, әлеге акчаның күп өлеше – коммуналь түләүләр. Башта комплекслы төзекләндерүгә күп фатирлы 230 йорт кына алынган булган. Экономиягә ирешү нәтиҗәсендә, өстәмә рәвештә тагын 9 йортка капиталь ремонт үткәрелгән.
Эшнең сыйфатына һич кенә дә тискәре йогынты ясалмый. Дмитрий Анисимов әйткәнчә, капиталь ремонт программасында катнашучы подрядчы оешмалар инде сынауларны узган, үзләрен эш белән таныткан.
– Йорт буенча өлкәннәр, гомумән, актив казанлылар капиталь ремонт эшләре барышын күзәтчелектә тотып, безгә нык булышлык күрсәтә, – дип әйтеп куйды бу уңайдан мэр Илсур Метшин.
Казанда 2022 елга кадәрге чорга исәпләнелгән яңа өчьеллык программада күп фатирлы 779 йортка капиталь ремонт үткәрү ниятләнелә. Әлеге эшләр 6 миллиард сумга төшәчәк. Программага кертелгәндә, теге яки бу йортның торак-коммуналь түләүләрне ничек түләп баруы исәпкә алына. Бурычлары юк икән, димәк, йорт – капиталь ремонт программасына ышанычлы кандидат. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 2043 елга кадәрге чорга исәпләнгән. Комплекслы төзекләндерү үткәрелгән, шулай ук яңа сафка бастырылган күп фатирлы торак йортлар да «капиталь ремонт» өчен «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды»на түләүләрне түләп барырга бурычлы.
Капиталь ремонт үткәрелгән йортларда яшәүчеләр сөенечләрен яшермиләр, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт әйтәләр. Яңа өчьеллык программадагы 779 йорт әле ул катгый сан түгел. Экономия нәтиҗәсендә, программага тагын берничә йорт «бәхетле койрык» булып тагылырга бик мөмкин.
                                                                                                                                                                                        Рәдиф КАРАГАЙ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading