— Таныш бул! Бу — минем ярдәмчем Әхмәр. Син аның ябыклыгына карама, үзе шундый гына булса да бик көчле ул, — дип ире Харис ишектән алпан-тилпән атлап керде. Ул чит бер ир ияртеп кайткан иде.
Иренең юньсез холкын белгән Галимә эндәшмәде, елмаеп кына куйды. Эчсә, ялгыз кайтмый инде ул, “дуслары” да табылып кына тора. Андый чакта юмартланып, “кунагы” алдына бөтен ризыкларны тезәргә тотына. Хатынына аш яисә пилмән әзерләргә куша.
Галимә ире кушканны тиз генә үтәп, үзе я ваннада кер юа, я түр якка чыгып, кул эшенә тотына, телевизор кабыза...
“Кунагы” кайтырга җыенганда ире тегенең кесәсенә папиросын да, карабрак тор-масаң, аракысын да тыга. “Кирәкмәгәнчә юмартсың да инде, мөлкәтеңне таратырга сиңа гына куш”, — дип, эчтән генә сукрана хатын. Шуннан уза алмый. Берәр кыек сүз әйтеп кара! Өеңнең астын-өскә китерер! Галимә шулай иренең җаена гына торырга мәҗбүр.
Ә Харис килгән кешесен озатырга дип чыга да аерыла алмый, ишек алдында сөй-ләнеп, әллә күпме торып керә.
Галимәне аларның көн дә диярлек бергә эчүләре борчый. Әхмәр килдеме, өстәлгә аракы һәм кабымлыклар куела. Ярый әле кызып-кызып сөйләшүдән ары китмиләр. Әхмәр дигәне үзен итагатьле тота. Югыйсә, хатын әллә кайчан пыр туздырып куып чыгарган булыр иде.
Менә бүген дә бергә килеп керделәр. Ярый әле туңдыргычта тезеп куйган пилмәне барлыгы исенә төште. Шуны пешерергә куйды.
Үзенә төбәлгән карашны тоеп, “кунак” ягына әйләнеп карады. Тегесе, күзләре белән тишәрдәй булып, аңа төбәлгән. Җитмәсә, өстәл артына плитәгә каршы утырган. “Тор иремнең яраткан урыныннан!” — дип әйтәсе килде хатынның.
Ә ире, чебиләре өчен борчылган тавык кебек, тегенең алдында бөтерелә, стаканнарга аракы коя, үзе туктаусыз сөйли. Нигә бу кадәр өтәләнә бу бәндә алдында? Берәр мутлыклары бармы? Каршысында биеми генә, гаепле кеше кебек, аның күңелен табарга тырыша. Ниндидер сер бар монда!
— Пешәме әле ашың?
— Пеште, пеште. Хәзер бүләм...
Абау куркыныч! Әхмәрнең күзләре ялт-йолт килә. Яшенмени! Шом, боз салкынлыгы бәрә үзләреннән. Хатын тиз генә пилмәнне өстәлгә утыртты да, аш бүлмәсенең ишеген ябып, түр якка чыкты. Өйгә алып кайткан эшен тәмамлыйсы бар.
Әмма зиһенен җыя алмады. Теге якта шаулашалар, кычкырып көлешәләр. Ишеккә якынрак килеп, сүзләренә колак салды. Үзләрен дуслаштырган вакыйганы сөйләп көлешүләре икән. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, бер-берсен макташып, кызганыч хәлне мәрәкә итеп сөйләүләре икән.
Ә вакыйга болай. Быел кар күп яуды. Аны туктаусыз көрәп торалар, әмма шәһәрдән читкә ташып өлгертә алмыйлар. Кар тазарткыч роторлы трактор белән тротуарга да өеп китәләр. Шулай маташканда кар кисәге тиеп, берәүнең урамга чыгыбрак торган бер катлы агач өенең тәрәзәсен вата. Йорт хуҗасы улы белән йөгереп чыгып, тракторчы Харисның якасыннан эләктереп ала. Шулчак Әхмәр берничә кеше алып килеп өлгерә, теге аталы-уллы белән ызгыша башлыйлар. Шулай итеп, Харис кыйналудан котылып кала.
Галимәнең бу вакыйганы берничә тапкыр ишеткәне бар. Эчкән саен сөйләми калмый аны ире. Авыз суларын корытып, тәмләп, җентекләп сөйләргә ярата.
Менә әле дә шул вакыйганы тикшерәләр, туктаусыз шаркылдап көлешәләр, стаканнарын да бик тиз бушаталар. Кинәт пышылдауга күчтеләр. Яшерен серләре бармы? Бәхәсләшәләр бугай.
Әлбәттә, теге йорт хуҗа-сыннан Харис икенче көнне үк гафу үтенгән, тәрәзә пыяласын да китереп куйган. Әмма хуҗа һаман канәгать түгел, тәрәзәне ремонтлауны, килгән матди зыянны каплатуны таләп итә икән. Миңа сиздермәскә тырышып, шул көтелмәгән чыгымны каплау турында сүз алып баралармы? Шулай дип уйлады Галимә.
Шул вакыйгадан соң Харис Әхмәр исемен теленнән дә төшермәде. Эчкече, ялкау, берни эшләргә теләмәгән бу бәндәне: “Мин аны тәки эшкә өйрәттем, хәзер син күр дә мин күр, бердәм эшлибез, миннән арттырып та җибәрә әле ул”, — дип сөйли дә тора.
Эшләргә теләмичә, я грейдер ватылды, я солярка юк дип, эчү ягын гына карап торган Әхмәргә үзенең ничек уңай йогынты ясавын хатынына кабат-кабат сөйләп ала. Хатынга ни пычагыма кирәктер боларның барысы да?
Галимәнең күңеле тыныч түгел. Бик ешлады бу бәндә. Тикмәгә түгелдер. Кичә кич соңлап кына кайтып киткән иде. Бүген иртүк килеп җит-кән. Баш төзәтергә дә монда килмәсә! Ял көнендә дә тынгы бирми. Харисының иртән эчә, баш төзәтә торган гадәте юк, аңа да салмас инде. Әллә ире берәр этлек эшләп, теге шуны түләтергә йөри-ме?
Хатын, шулай уйланып, түр якка чыкты. Теләсә нишләсеннәр! Чәйне үзе әзерләп эчерсен. Аның “кунагы”. Кунак түгел, муйнак.
— Әйдә, уз! Хәзер мин сиңа сөтле, куе чәй кайнатып бирәм, эчсәң, башың авыртуы басылыр, — дип каршылады Харис үзенең дустын. Аны аш бүлмәсенә алып кереп, ишеген ябып куйды. Чәй әзерли бугай. Акрын гына сөйләшәләр. Әмма күпмедер вакыттан тавышлары көчәя төште. Инде кычкырыша ук башладылар.
— Ул — минем законлы хатыным! — ди Харис.
— Булса ни! Минем дә үземнеке үземә якын.
— Ул синең хатының түгел, ә минем никахлы хатыным!
— Харап икән! Аерма нидә?
“Әллә хатын бүлешәләр инде, тилеләр”, — дип көлде Галимә. Шулкадәр кычкырышмасалар. Ябык ишек аша барысы да ишетелеп тора.
— Ул — минем баламның анасы!
— Шулаймы? Менә карарбыз. Ул кемне ныграк ярата: синеме, минеме?
— Нинди ярату? Җитте сиңа, бар кайтып кит!
— Юк! Бар, үзең чыгып тор!
Ишек ачылып-ябылды, кемдер урамга чыкты. Ниһаять, теге бәндә кайтып китте шикелле, дип уйлап, Галимә аш бүлмәсе ишеген ачты. Аңа каршы утырган Әхмәр торып басты.
— Харис кайда? Ә сез нишләп утырасыз? Барыгыз, китегез!
Ә тегесе, кочагын җәеп, аңа каршы килә башлады. Нидер сөйләнеп маташты.
— Әле син шулаймы, кара пәри, ычкын моннан! — дип кычкырып җибәрде хатын.
Фатир ишеген киң итеп ачып, үзенә каршы атлап килгән бәндәне җилкәсеннән тотып, бөтен көченә этеп җибәрде. Тегесе каты плитә җәелгән коридор идәненә барып төште. Галимә тышкы болдырда тәмәке тартып торучы ирен үз-үзен белештермичә селки башлады:
— Син нәрсә, мине калдырып, тышка чыккансың? Ник мине хәчтрүшең белән калдырдың?
— Әхмәр кайда? — диде ире.
— Әнә идәндә ята.
— Ә? Исәнме соң ул? — дип коридорга таба атлады Харис.
Галимә, шунда гына үзенең коточкыч хәлгә таруын аңлап, калтыранып куйды. Теге бәндә хәрәкәтсез, әллә кузгала алмый, әллә үзе теләми. Үлеме, тереме? Болар идәндә йөзтүбән яткан ир өстенә иелде. Бәхеткә, ул тере иде. Харис аңа торырга булышты. Урамга алып чыгып бастырды да янә хатыны янына керде.
— Галимә, әйдә өенә илтеп куйыйк, исән чагында гаиләсенә тапшырыйк.
Харис дустын култыклап алды, тегесе алпан-тилпән атлады. Ник бер сүз дәшсен! Әллә хәле мөшкел, әллә оялуыннан сөйләшергә дә теләми.
Ишекне Әхмәрнең әтисе ачты. Харис аны ымлап болдырга чакырды.
— Менә улыңны китердем... Кәнтәен миннән көнләп маташты. Минем хатынга да бәйләнде...
Галимә иренең арытабангы сүзләрен ишетмәде — ул, хатынына арты белән борылып, пышылдауга күчкән иде. Озак кына нидер сөйләде, хәлне аңлатырга тырышты бугай. Кайтканда ире акланып азапланмады. Имеш, алар сөйләшеп кенә утырганнар. Ә Галимәгә барыбер иде. Иренә хәтере калу өстенә, җитмәсә, аның дустының үлү ихтималлыгын яңадан уена китереп, истән язар хәлгә җиткән иде. Ул берни ишетмәде дә, бер сүз дә әйтә алмады.
Әхмәр башкача күренмәде. Үзләре дә бу хәлне беркайчан да искә төшермәделәр. Галимә генә, зур бәлагә таруың аяк астында гына икән шул, дип, кайчак тетрәнеп куя иде.
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА.
http://kiziltan.rbsmi.ru
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар