16+

Бүләк биргәннең битенә орма: чәчәктән ясалган аюлар балалар кабере өчен ясалганмы?

Соңгы вакытта чәчәкләрдән үрелеп ясалган аюлар кибетләрдә, сәүдә нокталарында һәм интернетта еш күренә башлады. Шәп бүләк бит – үзе чәчәк, үзе уенчык, үзе шиңми, үзе матур һәм истәлекле!

Соңгы вакытта чәчәкләрдән үрелеп ясалган аюлар кибетләрдә, сәүдә нокталарында һәм интернетта еш күренә башлады. Шәп бүләк бит – үзе чәчәк, үзе уенчык, үзе шиңми, үзе матур һәм истәлекле!

Әмма әлеге сөйкемле уенчыклар турында "Кытайның матәм уенчыклары", "балалар каберенә куя торган уенчыклар" дигән сүзләр таралып өлгерде. Имештер, уенчык аю балаларын җитештерүчеләр аларга күз куймаган, ләкин муеннарына кара тасма бәйләгән. Кара төс һәм күз куймау, матәм, үлемгә ишарә икән диләр. Андагы инглиз телендәге сүзләр дә "мәңгегә бәхетле" («Happy everyday» - «Счастлив навечно») дип тәрҗемә ителә, монысында да шикләнерлек сәбәп тапканнар.

Әмма хафаланырга кирәк түгел икән. Чөнки Кытайларда матәм төсе кара түгел, ә ак. «Happy everyday» дигән сүзләрне интернет аша тәрҗемә иткәндә ул төрлечә тәрҗемә ясап бирергә мөмкин. Чынбарлыкта аның мәгънәсе "көн саен бәхет телимгә" кайтып кала. Күз куймауга килгәндә, болай да матур булган уенчыклар, күзсез дә сөйкемле күренә, дизайнерлар шуңа мәшәкатьләнеп тормаган булса кирәк.

Бүләк биргәннең битенә орма, диләр, шуңа күрә төрле хорафат һәм имеш-мимешләргә ышанып, уңайсыз хәлдә кала күрмәгез!  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading