16+

Бүләк ителгән планшетым «брак» булып чыкты, миңа нишләргә?!

Республикакүләм бәйгедә җиңү яулаган идем. Миңа планшет бүләк иттеләр. Өйгә кайткач ачып карасам, планшетның документлары юк. Ике ай кулланганнан соң, экраны «зависать итә» башлады. Миңа хәзер нишләргә, документсыз планшетны гарантия буенча да кире кайтарып булмый бит! Рания Хәкимова, Балык Бистәсе.

Беренче чиратта, бу кеше бүләк биргән оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Оешмада планшетның документлары һәм сатып алган чегы булырга тиеш. Менә шул кәгазьләр белән планшет алынган кибеткә барып, гариза язасың. Бу очракта йә планшетны алыштыралар, йә бушлай ремонтлап бирәләр. Оешмада кирәкле документлар булмаган очракта, бу планшетны тапшырган вакытын күргән шаһитларны табарга кирәк. Аннан инде судка мөрәҗәгать итәсең. Бүләк иткән товарның документлары булмый икән, димәк, монда инде шикләнерлек урын бар.

Сорауга юрист Анастасия Фирсова җавап бирде.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минеке дә эшләмәде ул, судлашып нервагызны бетереп йөрмәгез. Ташладым да оныттым мин ул бүләкне

    Мөһим

    loading