16+

Бүләкнең бәясе мөһим түгел, гореф-гадәтне саклыйк!

Элек Сабан туе бүләген җыю гадәте авылларда гына булса, Казанда бүләк җыю да матур традициягә әверелеп бара. Дөрес, авыл һәм шәһәр бүләкләре арасында аерма бар. Әмма оештыручылар әйтүенчә, хикмәт бүләкнең бәясендә түгел, ә аның кадерле булуында. “Безнең максат – гореф-гадәтләрне саклау”, - ди алар. Быел бу чара дүртенче тапкыр узачак.

“Борынгылар “сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”, дигән. Ашлык уңмауны бабаларыбыз ыңгырашу дип әйткән. Ягъни әгәр сабанда тырышып эшләмәсәң, икмәк уңмаган. Шуңа күрә Сабан туе бәйрәме икмәк бәйрәме дигәнне аңлата. Ни өчен Сабан туе бәйрәмен шәһәрләргә дә керткәннәр? Чөнки икмәк барыбыз өчен дә кирәк. Икмәкне олыларга кирәк. Сабан туе бәйрәме безнең каныбызга, җаныбызга кереп урнашкан”, - ди Халыклар дуслыгы йортының Татар мәдәнияте бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кадрия Исхакова. Аның әйтүенчә, бу чарага төрле төбәкләрдән чигүле сөлгеләр җибәргәннәр. Араларында 6 яшьлек чигүче кызлар да бар икән.

Сабан туена бүләк җыю чарасы 17 июнь көнне 11:00 сәгатьтә башланачак. Казан урамнары буйлап дүрт җигелгән ат хәрәкәт итәчәк: беренчесе Казан Кремле урамыннан Бауман урамына, икенчесе Опера һәм балет театры яныннан Пушкин урамы буйлап, өченчесе “Туган авылым” комплексыннан Петербург урамы буйлап, дүртенче ат Иске Татар бистәсендә йөриячәк. 

Ахырдан, ягъни 12:30да Камал театры янында җыр-биюле чыгышлар булыр көтелә. Әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала, ди оештыручылар. Мәсәлән, Казан Кремле янында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин да бүләкләрен тапшырачак. Бүләк дигәннән, узган ел “Айфон” телефоны, тәкә, скутер кебек кыйммәтле бүләкләр биргәннәр. 

Оештыручылар әлеге бүләкләр Казанның “Тынычлык”, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күле буенда узачак Сабан туе батырларына тапшырачак, ди. Әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстанның Рестораторлар һәм Отельерлар Ассоциациясе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading