16+

Бүләктән башланган бизнес

Казан тирәсендәге бистәләрдә мал асраучылар гаҗәп күренеш түгел. Авыл җирлекләреннән аермалы буларак, биредә сыер асрасаң да, кәҗә асрасаң да сөтен ярыйсы бәядән сатып, акча эшләргә мөмкин.

Бүләктән башланган бизнес

Казан тирәсендәге бистәләрдә мал асраучылар гаҗәп күренеш түгел. Авыл җирлекләреннән аермалы буларак, биредә сыер асрасаң да, кәҗә асрасаң да сөтен ярыйсы бәядән сатып, акча эшләргә мөмкин.

Казан янындагы Петровский бистәсендә яшәүче Хәйруллиннар кебек, мисал өчен. Әле яшь булуларына карамастан, алар кәҗәләр үстереп, продукциясен шәһәр халкына сату белән шөгыльләнә.

Инцалия һәм Гадел кәҗә үрчетү белән әле бер ел элек кенә кызыксына башлый. Гаделнең туган көненә, узган елның 16 апрелендә аларга кәҗә бүләк итәләр.  Сәер бүләк инде, дип уйламагыз. Гадел гастриттан интеккән. Шуңа да аңа табиблар кәҗә сөте эчәргә киңәш иткән булган.  Бер ел эчендә яшь фермерларның кәҗәләре 28гә җитә!

- Кәҗәләрнең күбесе - Заанен, ә берничәсе кушылган токымлы. Кайберәүләр кәҗәнең исен, сөтен яратмый. Сөттән дә, малның үзеннән дә ис килмәсен өчен аларны бәти вакыттан ук дөрес тәрбияләү кирәк,. Дөрес итеп ашатырга, төрле ризыкларга өйрәтергә. Кәҗәнең исле булу-булмавы хәтта бәти туганда аны ничек кабул итүеңә дә бәйле. Бер сүз белән әйткәндә, бу үзе бер фәнни яктан якын килү таләп итә торган шөгыль, - ди һөнәре буенча үзе дә мал табибы булган Инцалия.

Малларны тукландыруга килгәндә, Хәйруллиннар кәҗәләренә кукуруза, люцерна, арпа, солы, ел әйләнәсе яшелчә ашата. Кәҗәләр өчен махсус, кышка дип себеркеләр бәйләп куя.

Хәзерге вакытта алар көнгә 40 литр чамасы  сөт сава. Аңардан Хәйруллиннар каймак, брынза, халуми сырлары, эремчек ясап сата. Сөтен  сораучылар да табыла, ди Инцалия.

- Амбицияләр зурдан, әлбәттә. Җир кишәрлеге булдыра алсак, кәҗәләр өчен ферма да ясыйсы килә. Вакыт күрсәтер, - ди фермер.

Шуны да әйтергә кирәк:  Инцалиягә -19, ә Гаделгә әле 20 генә яшь һәм алар икесе дә - шәһәр балалары. Шуңа да авылда үскән баланың гына кулыннан эш килә, дигән стереотиплар бу очракта бөтенләй дә туры килми. Алар бу эшне чын күңелдән, яратып башкара.

Яшь хуҗабикә сыр ясау рецепты белән дә бүлеште.
Сыр ясау өчен кирәк булачак: 5 литр сөт, 4 аш кашыгы аш серкәсе. Сөтне башта кайнатып чыгарасың, аңа аш серкәсе кушасың. Тагын 2 минут кайнатканнан соң, марляга салып, сезәсең дә, өстенә авыр әйбер куясың. Суы тәмам агып беткәч, 1,2 литр суга 4 аш кашыгы тоз салып, эремчекне 6 сәгать шул тозлы суда тотасың. Шуннан судан алып, корытасы гына кала.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading