Реклама
Моның турында җырчы Әнвәр Нургалиев хәбәр итә. Рөстәм хатыннарыбызны, тормышны ничек яратырга кирәген күрсәтә.
Рөстәм Нәбиев 8 Март уңаеннан хатыны Индира хөрмәтенә бүләк ясаган. Бәйрәм чарасына җырчы Әнвәр Нургалиевне дә чакырган. Әлеге чарадан алган тәэсирләре турында ул инстаграм битенә язган. “Рөстәм хатынына Мерседес машинасы бүхләк итте. Бу минутларны күрсәгез иде сез, күз яшьләремне тыя алмадым. Әмма иң мөһиме – бу Мәхәббәт. Рөстәмнең – Индирага, Индираның – Рөстәмгә булган мәхәббәте. Рөстәм хатыннарыбызны, тормышны ничек яратырга кирәген күрсәтә. Рәхмәт, туганым, бәхетле булыгыз” дигән ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз