Сәрия апа 40 елга якын Мөслим районы Татар Бүләре мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Сызым, рәсем сәнгате, технология, биология фәннәрен укыткан. Бүген лаеклы ялда. Укучыларын хәзер дә яратып искә ала. Бик күп фән бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булдылар, ди ул. Шигырьләр язарга яратуы эшендә дә ярдәм иткән.
- Класс җитәкчесе вазифасын башкарганда, укучыларыма чыгыш ясау өчен скетчлар, шигырьләр язарга туры килә иде. Әкренләп монтажларны да үз шигырьләрем белән төзи башладым. Әле хәзер дә мәктәп укучылары скетчлар, бәйрәм программаларын язып бирүемне сорап киләләр, - дип сөйли блогер.
Сәрия апаның инстаграмда блог алып бара башлавына нибары ел ярым. Шушы вакыт эчендә 8 меңнән артык язылучысы барлыкка килгән. Блогер һәр көнне аларны тормышчан матур хикәяләре һәм шигырьләре белән таныштырып бара. Хикәяләрне дә куя башлагач, язылучыларым күпкә артты, ди ул. Иң мөһиме исә халык укырга ярата. Туй, юбилей уңаеннан аңардан шигырьләр сорап та яздыра башлаганнар. Бәетләр дә яза ул. Инстаграм аша дуслар да тапкан.
- Язылучыларым иҗатыма канат куя, шигырьләр куймый торсам, нишләп язмыйсыз, диләр. Минем өчен 8000 кешенең иҗатым белән кызыксынуы зур бәхет, чөнки мин аларны төрле гивларда катнашып җыймадым, көн саен үзләре әкренләп язылдылар, шуңа алар миңа бик кадерле. Балаларым да минем блогны күзәтеп бара. Улым Алмаз шунда ук төзәтергә кирәк булган урыннарын әйтә. Кызларым да, киленем Зөлфирә дә хуплап, үсендереп торалар. Зөлфирәне үз кызыбыз итеп күрәбез. Бик ярдәмчел, рәхәт кеше ул. Иптәшем Айрат белән өч бала тәрбияләп үстердек, ике кызыбыз һәм улыбыз бар. Улыбыз Алмаз иҗат юлын сайлады. Концертларда эчтәлекле, мәгънәле шигырьләр сөйләргә ярата. Аның үзенә генә хас интонациясе, кабатланмас, әсир итә торган, тавыш үзенчәлеге бар. Концертларда минем шигырьләрне дә сөйли. Ике шигыремә җыр язылды. 50 яшемә туганым Галия апа иҗат эшләрем тупланган өч кечкенә китапчыгымны ясап бирде.
Пенсиягә чыккач, социаль челтәрләрдәге төрле группалардагы шигырьләрне күреп, үземнең иҗатны да инстаграм битемдә урнаштырып барырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Минем максат көн саен бер шигырь язып кую булды. Сүземдә тордым, көн саен язып пост куйдым, андагы уңай фикерләрне уку миңа канат куйды, дусларым күбәйде. Тора-бара хикәяләр дә язып карарга уйладым. Кайберләре чынбарлыктан алынган язмышлар, икенчеләре хыялдагы образлар. Хикәяләремдә күбрәк уңай образлар китереп чыгарырга тырышам, тәрбияви ягына игътибар итәм. Укытучылык кайда да алгы планга чыга, - ди ул.
Сәрия апаның "Блогер. Татар" бәйгесендә катнашуы исә очраклы килеп чыккан. Инстаграмда яңалыклар карап утырганда, Матбугат.ру сайтының блогерлар конкурсы уздыруы турындагы хәбәрне күрә ул. Аның нигезләмәсен укып, мин дә татар телендә язам бит, язылучылар саны мөһим түгел икән дип, катнашырга уйлый.
- Бу бәйгедә җиңүчеләре рәтендә булу канатлар өстәде, оештыручыларга рәхмәтем чиксез. Киләчәктә балаларым ярдәме белән, Аллаһ теләсә, китап чыгарырга ниятлибез. "Безнең авыл көе" дигән бәйгедә катнашам. "Ватаным Татарстан" газетасы уздыра торган шәфкать туташлары турындагы язмалар конкурсына язма әзерлим, - дип планнары белән уртаклашты ул.
P.s.: Сәрия апа үзенең хикәяләрен "Шәһри Казан" газетасына да бирергә ышандырды. Димәк, аның иҗаты белән газетабыз укучылары да таныша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар