16+

Блогер-укытучы Айгөл Гатауллина: «Дөрес тукланып кына да ябыгып була»

Гадәттә, яшьләр авылдан калага кача. Кунакка кайткан очракта да, авылда кызык түгел, дип, тизрәк китү ягын карыйлар. Ә менә Зур Кукмара авылы кызы Айгөл Гатауллина, киресенчә, саланы үз иткән.

Блогер-укытучы Айгөл Гатауллина: «Дөрес тукланып кына да ябыгып була»

Гадәттә, яшьләр авылдан калага кача. Кунакка кайткан очракта да, авылда кызык түгел, дип, тизрәк китү ягын карыйлар. Ә менә Зур Кукмара авылы кызы Айгөл Гатауллина, киресенчә, саланы үз иткән.

«Яратмыйм мин ул сезнең шау-шулы Казаныгызны», – ди. Авылда булуына карап, бер дә күңелсез яшәми. Балаларга татар теле, әдәбият, биология фәннәрен укыта. Блог алып бара. Аның @tatatcha_pp дигән блогындагы рецептлар буенча кәттә шәһәр кызлары да ашарга пешерә хәтта. Айгөл инстаграм дусларын дөрес тукланырга өйрәтә.

– Айгөл, ни өчен дөрес туклана башладың? Моның берәр җитди сәбәбе булдымы?
– Матур буласы килү, артык авырлыктан арыну өчен, дөрес туклануга күчтем. IV курста укыган чак. Үземнең яраткан киемнәремә сыймый башлагач, ябыгырга булдым. Нидән башларга белмичә, башта «ВКонтакте» челтәрендә бер төркемгә тап булдым. Анда дөрес туклану буенча киңәшләр бирәләр иде. Шушы төркемдәге киңәшләр ярдәмендә әкренләп туклануымны үзгәрттем.

– Туклану рационыңны тулысынча үзгәртү җиңел булмагандыр инде? Нинди стереотипларны җимердең?
– Кереп китсәң, бер кыенлыгы да юк икән. Миңа иң авыры үземне түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне җиңү булды. Әти-әниемә башкачарак туклануымны аңлату кыен иде. Дөрес туклану минем аралашу даирәмне дә үзгәртте.

– Ничә килограммга ябыктың? Туклануны үзгәртеп кенә ябыгып буламы? Әллә физик күнегүләр дә кирәкме?
– Якынча ун килограммга ябыктым. Дөрес ризык ашап кына да ябыгып була. Ләкин фигураң матур, тәнең сәламәт булсын дисәң, спорт та кирәк. 2012 елда ябыккан вакытта һәрвакыт контраст душ керә идем. Иртән йөгерергә чыктым. Ә хәзер менә миңа спорт җитеп бетми.

– Нәрсә ашыйбыз, без – шул, диләр. Фигураңнан тыш, сәламәтлегеңдә үзгәрешләр сиздеңме?
– Мин килешәм бу сүзләр белән. Дөрес туклануга күчкәч, минем уй-фикерләрем тулысынча үзгәрде. Әйтик, ашар өчен яшәмәскә, яшәр өчен ашарга дигән фикергә килдем. Дөрес туклану, азрак ашау безнең ризыкка бәйле булмавыбызны күрсәтә. Дөрес туклану фигураны гына түгел, бөтен фикерләү сәләтен дә үзгәртә ул. Авызыңа капкан һәрбер ризыгыңны уйлап ашый башлыйсың.

– Диеталар тотканың булдымы? Аларның нәтиҗәсен күрдеңме?
– Диеталар белән мавыккан юк. Мин бары тик үземнең организм белән гармониядә булып, файда китерә торган ризыкларны ашау яклы. Кызыксынып, ун көнгә эксперимент форматында глютенсыз диетага утырып караган идем. Әлеге диета миңа бик ошады. Бик күп ризыкта глютен бар икәнен ачыкладым. Шул ук солы боткасы, манныйда, бодай онында, туңдырма, казылык, кибет сөте, әзер ярымфабрикатларда глютен бик күп. Ун көн дәвамында мин үземдә җиңеллек, рәхәтлек хис иттем.

– Глютен кеше организмына нинди зыян сала?
– Ул ашкайнату системасына зыянлы, ашказаны ризыкларны дөрес эшкәртми башлый. Глютен китереп чыгарган иң куркыныч авыру – целиакия. Глютен бөтен кешегә дә зарарлы түгел, ләкин кайберәүләрнең организмы аны эшкәртми. Ул – нәселдән килгән авыру. Организм глютенны эшкәртәме-юкмы икәнен генетик тест биреп белеп була. Күп вакыт глютенлы ризыклар куллану симерүгә һәм гормональ авыруларга китерегә мөмкин.

– Tatarcha_pp блогын ачарга кем тәкъдим итте?
– Блог ачу үз теләгем иде. Узган елның 1 мартында беренче постымны куйдым, кешеләр языла башлады. Блог булдыруымның төп максаты – татар телле сәхифәләрне арттыру. Нәкъ менә шушы дөрес туклану темасын татар телендә алып барасым килде.

– Тормыш иптәшең ризыкны фотога төшереп интернетка куйганыңа ничек карый? Син минем өчен түгел, подписчикларың өчен генә пешерәсең, димиме? Ул да тулысынча «пп»дамы?
– Тормыш иптәшем блог алып баруыма каршы түгел. Ләкин интернетта озак утырсам, подписчикларымның сорауларына озак вакыт җавап бирсәм, бераз ачуы килә. Ул балага игътибар җитмәс дип уйлый. Дөрестән дә, блог алып бару өчен күп вакыт кирәк. Үзе «пп»да түгел, ләкин мин пешергән ризыкларны бик яратып ашый. Камыр ризыкларын мин күбесенчә дөге, кукуруз оныннан пешерәм. Аларны менә бик яратып бетерми. Камыр ашларын кайвакыт гади оннан пешерергә туры килә. Ә болай рационыбыз уртак безнең.

– Ябыгырга теләгән кешенең өстәлендә нинди ризыклар булырга, ә ниндиләре аш бүлмәсенә якын да килмәскә тиеш?
– Рационда иң беренче чиратта руккола, яшел суган, укроп кебек үләннәр булырга тиеш. Икенче урында – яшелчәләр, аннан соң җиләк-җимеш. Булгур, карабодай, дөге кебек ярмалы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Хәзер карабодайның яшеле дә сатуга чыккан, аны да ашарга кушалар. Дөге, кукуруз, җитен онына өстенлек бирәм. Шулай ук ат мае, зәйтүн мае да – аш бүлмәсендә алыштыргысыз әйберләр. Ә менә майонез, кетчуп, төрле ярымфабрикатларны үзегездән ерак тотыгыз. Мин һәрвакыт суыткычны чистартып торам. Анда ашарга ярамаган берәр ризык булса, арып кайткач, кәеф булмаганда үзең дә сизмәстән, шуларны авызыңа кабарга мөмкинсең. Ирем еш кына чәй эчәргә шоколадлар, конфетлар алып кайта. Тәм-томнарны мин күрмәгән җиргә яшереп куярга кушам.

– Кемдер кечкенәдән баласына шикәр, баллы ризыклар бирми. Сезнең гаиләдә ничек?
– Балаларга баллы ашатуны мин үзем дә бик хуплап бетермим. Ләкин кайвакыт алып бирергә туры килә. Баллы, файдасыз ризыкларны минималь кулланырга тырышабыз.

– Кайбер хуҗабикәләр аш тозы урынына диңгез тозы куллана, син кайсысына өстенлек бирәсең?
– Аш тозы урынына диңгез тозын кулланган блогерларны гына күргән бар. Ләкин үзем кулланып караган юк әле. Аш тозын диңгезнекенә караганда күпкә файдалырак диючеләр бар. Үземә дә алып карарга кирәк әле.

– Сер түгел, бүген хатын-кыз аш бүлмәсендә генә утырмый. Ире белән бер дәрәҗәдә эшли, балалар тәрбияли. Кайберәүләр, Айгөл кебек көн-төн ашарга пешереп утырырга минем вакытым юк, дияр.
– Чыннан да, вакыт бик аз. Декрет ялында көн саен яңа рецепт буенча ашарга пешереп, блогыма урнаштырып бара идем. Эшкә чыккач, андый мөмкинлек юк. Хәзер мин тиз пешерелә торган ризыкларга өстенлек бирәм. Гадәттә, ашарга кич пешерәм. Өч төрле ризык әзерлим – иртәнге аш, эштә ашарга ризык һәм кичке аш. Бөтен кеше кебек минем дә вакыт җитми. Ләкин мин ашарга пешерергә, пешергән ризыкларымны блогка куярга, якыннарымны сыйларга яратам. Шуңа тырышам. Диетологлар, ун процент файдасыз ризык куллансагыз да була, ди. Имеш, аның зыяны юк. Организм белән гармониядә яшәргә, аңлы рәвештә тукланырга киңәш итәр идем мин сезгә. Тәмле ризыклар пешерегез, сәламәт булыгыз!


ПП Слива пирогы

Камыр өчен: 80 г сыер мае, 80 г шикәр яки тәменчә подсластитель, 1/2 чәй кашыгы көпшәгеч (разрыхлитель), 1 йомырка, 230 г он (мин 80 г дөге оны, 80 г эре бөртекле он (цельнозерновая мука), 70 г ак он салам)
1. Песочный камыр ясап, табага тигезләп җәябез.
2. Камыр өстенә төше алынган, икегә бүленгән 10-12 слива тезәбез.
3. Слива өстенә җәю өчен сыек камыр кирәк булачак. Моның өчен 2 йомырка, 80 г шикәр, 50 г каймак, 3 кашык дөге оны кирәк. Барлык ингредиентларны туглыйбыз. Килеп чыккан массаны слива өстенә агызабыз.
4. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут чамасы пешерәбез.
PS. Слива урынына персик, чия, караҗиләк яки башка җиләк-җимеш тә ярый.


Шакшука

Помидор, суган, кызыл борычтан ясалган соуста пешерелгән йомырка тәбәсе бу. Ул Израильдә, гарәп илләрендә, Әзәрбайҗанда киң таралган. Шакшуканың рецептлары гаять күптөрле. Мин сезгә аның берсен тәкъдим итәм.
1. 2 кашык борай ярмасын (полба) суда бүрттерәбез.
2. Табага 1 кашык зәйтүн мае салып, ваклап туралган суган, уылган сарымсак, помидор, шампиньонны (тавык ите, чистартылган балык та ярый) җиңелчә кыздырабыз.
3. Тәмләткеч өчен табага (уылган кызыл борыч, кумин, кинза) 1 кашык томат пастасы яки үзегез ясаган кетчуп салабыз.
4. Бүрттерелгән борай ярмасын табага салып, бергә болгатабыз.
5. 2 чокыр ясыйбыз һәм шунда йомырка сытабыз.
6. Өстенә уылган пармезан сыры, туралган яшел суган сибәбез.
Телеңне йотарлык! Туклыклы һәм гадәти булмаган ризык килеп чыга.


Соуста пешкән кызыл балык

1. Кызыл балыкны зур булмаган кисәкләргә бүләбез.
2. Тоз сибеп, ике яклап җиңелчә кыздырабыз.
3. Балыкны тәлинкәгә алып торып, шул ук табада 1 тырнак сарымсак һәм помидорны кыздырып алабыз. Тоз, тәмләткечләр салабыз.
4. Шунда ук сөт өсте һәм уылган сыр өстибез, яхшылап болгатабыз.
5. Балыкны соуска салабыз, табаның капкачын каплап, 5 минут әкрен утта пешерәбез.
6. Табынга дөге һәм яшелчәләр белән куябыз.
Балык бик сусыл, тәмле килеп чыга!

Кукмара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading