16+

Блокада михнәте әле дә җанын табалый

Ватандашыбыз Ленинград блокадасын кичергән Сатирә Сәгъдиеваның камалышта татыган газап-михнәт, ачлык-ялангачлыкны онытырлыкмы соң!

Блокада михнәте әле дә җанын табалый

Ватандашыбыз Ленинград блокадасын кичергән Сатирә Сәгъдиеваның камалышта татыган газап-михнәт, ачлык-ялангачлыкны онытырлыкмы соң!

Өч елга якын булган чолганыш газабы хатирәләре аны әле дә озата бара. 

Шул тәмугъ утын күргән 97 яшьлек Сатирә әбинең яшәү көче булуы, яшисе килеп яшәве, рух ныклыгы сокландыра.                              
-  Ленинград - миңа бик якын, кадерле, газиз шәһәр, мин аны бернәрсәгә дә алыштырмыйм, халкы - каһарман, чолганышта бирешмичә, аннан чыга алды, - ди Сатирә әби.  

Сатирә Сәгъдиева Нева елгасы яры буендагы калага каян барып чыккан соң? Халыкның илнең төрле якларына   бәхет  эзләп чыгып киткән еллары... Буа районының Ташкичү авылыннан Садретдин белән Гакыйдә (ул Наратбаш авылыннан) Зыятдиновлар да шул ният белән Ленинградка барып урнашалар. Гаилә башлыгы биредә 5нче электр станциясендә электрчы булып эшли. Тегү эшенә оста Гакыйдә исә тегү фабрикасында хезмәт куя. Гаиләда дүрт кыз - Зәйнәп, Сатирә, Зәйтүнә, Гөлҗиһан үсә. Илдә сугыш башлана. Садретдин гаиләсе белән камалышта кала. Шанлы еллар...

Өлкән кыз Зәйнәп хәрби заводта хисапчы булып эшли. Әти-әниләре дә көне буе хезмәт вахтасында. Эшләгәннәргә исә 200 грамм ипи бирелә. Сатирәгә 13 яшь була. Зәйтүнә белән Гөлҗиһан аннан кечерәкләр.  Зәмһәрир суыкларда аларны буржуйкалары саклап кала. Дошман очкычлары шәһәрне бик еш бомбага тота, аннан аларның күбесе кара төтен чыгарып, җиргә төшеп кадала. Кала халкы өчен шуннан да сөенечлерәк нәрсә булмый. Шәһәрдә ашау-эчүгә кытлык. Садретдин гаиләсендә алты җан, алты авыз. Зәйтүнә белән Гөлҗиһан ачлыкка түзә алмыйча тоз ашарга мәжбүр була. Әнә шул тоз сеңелләренең башына җитә дә.              

- Сенелләремне утын агачы кебек машинага төяп алып кителәр дә, Пискарев зиратындагы бер чокырга күмделәр, - дип искә ала Сатирә күз яшьләренә буылып.

Ашамыйча гына түгел, берничә көн су эчмичә дә торган көннәре күп була. Сатирә урманга барып, орлыклар, үлән тамырлары казып ашап аз-маз хәл җыя. Ахыр чиктә 10 килограмм авырлыкка калган кыз тәмам хәлсезләнә. Бер таныш табиб очрамаса, аның да урыны сеңелләре янында булган булыр иде. Кабыргалары беленеп торган хәлсез Сатирәне хастаханәгә салалар. Биредә  бераз тернәкләнә ул.

Камалышта якынча исәпләүләр буенча 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кешенең гомер өзелгән дип санала. Аларның ни бары 3 проценты гына шәһәрне бомбага тоту вакытында һәлак булган, калганнары ачлыктан интегеп үлгән. 

Сатирә әби ул еллардагы мәхшәрне әкрен генә хәтер янчыгыннан бушата тора. Үзе сөйли, күзендә исә яшь тамчылары. Сеңелләрен искә алганда, гаепле кеше сыман аларның фотосурәтларен сыйпый. Блокада михнәте аның әле дә җанын табалый. Ладога күле аша тормыш юлы ачылган көнне тормышындагы иң бәхетле мизгел дип саный. Ладога күле аша чыкканда бомба төшеп, кызның баш мие селкенә. 

Сугыш еллары артта кала... Садретдин гаиләсе белән туган якларына кайта. Сугыштан соң тагын да авыр еллар. Садреттин гаиләсе белән  Ленинградны торгызырга дип янә бирегә эшкә килә. Ә алар яшәгән фатирда башка гаилә яши. Гаилә башлыгы янә эшләп фатир ала. Сатирә дә кул арасында керә - Зенит фабрикасында фотоаппаратлар ясый. Аның кулыннан нинди генә маркалы фотоаппарат узмый, ул бу хезмәткә дүрт дистә ел гомерен бирә. Сугыштан соң ул Рәкыйп исемле татар егете белән гаилә кора.

Рәкыйп кондитер фабрикасында эшли, уллары Равил туа. Тырыш гаилә бакча тотып, мул тормышта яши. Уллары Равил дә үзләренә охшаган, тырыш. Үз эшен булдырып, кибетләр тота. Балачак шөгыле булган хоккейга тугры ул. Ветераннар командасында еш ярышларга йөри. Сатирә улын да тормышта югалып калмаслык, үз урынын табарлык итеп тәрбияли. 

Сәгъдиевлар тормышында сугыш белән бәйле бер вакыйга була. Алар Петроград районындагы фатирларын сатып, башка йортка күченәләр. Алар фатирына күченүчеләр ремонт ясаганда бала бүлмәсендәге дивардан сугыш вакытында кысылып калган снарядка юлыга. Аны махсус белгечләр чакыртып алалар. Бу вакыйга турында Питер каласы массакүләм мәгълүмат чаралары гөж килә.                                                            

- Ул фатирда шактый ел гомер иттек, улыбыз шул бүлмәдә үсте, Ә бит аның теләсә кайсы вакытта шартлау куркынычы булган, - ди Сатирә әби.
Хәзер Сатирә әби ветеран улы, килене Чулпан тәрбиясендә. Иң мөһиме яшисе килеп яши ул.                                                

Рәзимә Кашапова.
Фото шәхси архивтан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading