16+

Бомжлар йортында яшәүче 90 яшьлек әби: «Сагынудан үләрмен»

«Әлмәт районы Ямаш авылында 90 яшьлек әби ачлыктан тилмереп яши, өенә газ да кермәгән, уты да, суы да юк, ярдәм итегез», – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциябезгә Әлмәттән.

Бомжлар йортында яшәүче 90 яшьлек әби: «Сагынудан үләрмен»

«Әлмәт районы Ямаш авылында 90 яшьлек әби ачлыктан тилмереп яши, өенә газ да кермәгән, уты да, суы да юк, ярдәм итегез», – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциябезгә Әлмәттән.

Хат эзе буенча юлга кузгалыр­га җыенгач кына әбине Бөгелмә шәһәрендәге бомжлар йортына алып китүләре билгеле булды. Кыскасы, әбинең үзен күреп булмады, аның хәлен белеп йөргән волонтер белән сөйләштек.

Утсыз, сусыз, газсыз

Волонтер Гүзәл Зуйкова Анастасия Антошкинаны юлда ирем табып алды дип сөйли. «Безнең күрше авылда яши икән Анастасия әби. Шулай урамга чыгып китә торган гадәте булган. Әти-әни янына зиратка барам дип йөргән. Без аны йортына алып кайттык. Өен күреп, исебез китте. Әби мичкә яга, уты, суы юк, ашарына да юк», – дип сөйләде Гүзәл Зуйкова.


Волонтер җибәргән фотолардан күренгәнчә, әбинең агач йорты җиргә иңгән. Борынгы тимер сандыгы карават ролен үтәгән. Йортта бик суык, ди. Кыш көне аеруча да хәле мөшкел булган. Карны эретеп су эчкән, мичкә яккан. Әбинең документлары югалган, шуңа да пенсия дә алмый. Элегрәк ул кемгә кирәк шуңа ялланып эшләп, азрак акча юнәтә торган булган, тик хәзер картайган, булмый. Анастасия Антошкинаның балалары да юк, ерак туганнары картайганнар, ярдәм итәрлек хәлдә түгелләр. Кем ничек ярдәм итә ала, шулай булышкан Анастасия әбигә. Кемдер ашарга китергән, кемдер кием алып килгән. Мунчада юындыручылар да булган. XXI гасырда әбинең мондый шартларда яшәве башка сыймаслык хәл кебек.
Авыл башлыгы бу хакта белмәгән түгел анысы. Тик: «Анастасия Антошкина пас­порт ясатуга үзе каршы булды, иске дини карашлар буенча фотога төшәргә ярамый дип ышана ул, шуңа да пас­портка фотога төшмәде. Документлар булмагач, әбигә пенсия дә билгели алмадылар», – ди Ямаш авылы баш­лыгы Анна Андревкина. Хәер, документлар юк дигән белән Гүзәл ханым тулысынча килешеп бетми. «Әбинең йорты аның исемендә икәнне раслый торган рәсми белешмә бар бездә. Бердәм дәүләт реестрына мөрәҗәгать иткән идек, шуннан җавап килде», – ди Гүзәл. Ул, әбигә ярдәм йөзеннән, документларын ясата да башлаган. Инде әбигә опекун да тапкан булганнар. Тик Анастасия Антошкинаны Бөгелмәдәге «Маяк» яшәү урыны булмаганнар өчен ­социаль яраклашу үзәгенә ­җибәргәннәр.

«Ул төрмәгә башка бармыйм»

– Бер тапкыр алып киткәннән соң, хәлен белергә баргач, безгә ияреп кайткан иде. «Ул төрмәгә башка бармыйм. Өемдә тыныч кына яшәрмен, беркая чыгып та йөрмим, алып кына китмәсеннәр», – диде. Күрше-күлән дә әбигә нык ярдәм итә башлаган иде. Йортын аз булса да төзекләндердек, – ди Гүзәл Зуйкова.
Тик әбигә генә яңартылган йортында яшәргә насыйп булмый. Аны кабат Бөгелмәгә алып киткәннәр. «Әбинең бер дә китәсе килмәде, елый-­елый утырды машинага, сагынудан үләрмен инде мин, диде безгә. Көчләп диярлек алып киттеләр. Әби бик кызганыч. Безгә, сез аны соңгы тапкыр күрәсез, дип тә әйттеләр әле, – ди Гүзәл.

Без дә, «Маяк» үзәгенә шалтыратып, әбинең хәлен белештек. Тик телефон трубкасын алган хезмәткәр бик коры гына сөйләште, «Әби өчен борчылмагыз», – дип, башка сораулар буенча социаль яклау бүлеге белән сөйләшергә кушты. Анда да шалтыраттык. Әлмәт ­социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, алар әбине вакытлыча Бөгелмәдәге яшәү урыны булмаганнар өчен социаль яраклашу үзәгенә җибәреп торганнар. Анастасия Антошкинаның язмышын суд хәл итәчәк. Хәзергә документларының әзерләнеп беткәнен көтәләр. «Опекун була калса, әбине кире кайтарыр­га буламы дигән сорауга, хезмәткәрләр: «Судтан соң әбине Баулы картлар йортына урнаштырыр­га уйлап торабыз», – дип җавап бирде.


Өлкән кешене картлар йортына илтеп тыгу матур түгел анысы, тик башка чара да юк кебек. Опекун буласы кеше чын-чынлап әбигә ярдәм итәргә теләсә генә инде. Белгечләр әйтүенчә, Анастасия Антошкинаның йортын төзекләндергән очракта да, ул яшәү өчен ярак­лы түгел. Документлар әзерләнеп бетмичә, әлегә бернинди карарга да килеп булмый. Барысы да уңай хәл ителер дип ышаныйк. Бу язмага газетабызның ки­ләсе саннарында әйләнеп кайтырбыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Абине узема алып кайтып карар идем! Ничек эшларга моны? Кемга моражагать итарга?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Узема алыр идем абине!

      Мөһим

      loading