16+

Борай районының яңа урамына Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк

Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашырга аның якташлары да килде. Туган ягы – Башкортстанның Борай районы җитәкчесенең беренче урынбасары Гимир Нурутдинов мәрхүмәнең якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Борай район үзәгенең яңа урамына аның исеме биреләчәк, дип белдерде.

“Бөтендөнья татар-башкорт халкының иң яраткан җырчыларының берсе, районыбызның сөекле кызы, күренекле шәхесе Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиеваның вафаты барыбызны да тетрәндерде. Кайсы тарафларда гына эшләмәсен, кайда гына булмасын, ул һәрвакыт якташлары, туганнары белән элемтәдә булды. Районда үткән иң олы чараларның иң якын кунагы иде. Җырлары белән халкыбызга нур өләшеп яшәде.

Аның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Борай район үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. Бүгенге көндә кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын сөеп, яратып олы дәрәҗәләргә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәт. Хәмдүнә апаның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, - диде Гимир Нурутдинов.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading