16+

Борчылырлык урын юк?

Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр 8 процентка арткан иде), әллә ни күпкә түгел, 4 процентка гына. Бу – уртача 120 сум дигән сүз. Хәзер өчтән җиде яшькәчә балалар өчен көненә 10,5 сәгать эшли торган төркемнәргә авыл җирендә– 2753 сум, ә шәһәрдә 3117 сум түләргә туры киләчәк.

Борчылырлык урын юк?

Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр 8 процентка арткан иде), әллә ни күпкә түгел, 4 процентка гына. Бу – уртача 120 сум дигән сүз. Хәзер өчтән җиде яшькәчә балалар өчен көненә 10,5 сәгать эшли торган төркемнәргә авыл җирендә– 2753 сум, ә шәһәрдә 3117 сум түләргә туры киләчәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин аңлатуынча, бәяләр күтәрелү мәктәпкәчә учреждениеләрдә хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакы артуы, азык-төлек, көнкүреш товарлары кыйммәтләнү белән бәйле.

Балалар бакчаларында төркемнәрнең эш режимына карап, бәяләр дә төрлечә арткан. Иң кыйммәтлесе – логопед төркемнәредер, мөгаен. Былтыр баласын бу группага йөрткән ата-аналар 4309 сум түләсә, быелдан әлеге сумма 4481 сумга җиткән.

Балалар бакчага йөрмәгән көннәр өчен дә абонент түләве каралган. Бу мәсьәләдә ризасызлык белдереп, ата-аналар пикет та оештырганнар иде. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, әлеге проблема быел хәл ителергә тиеш.

– Кайбер балалар сәбәпсез бакчага йөрми. Югыйсә, балалар бакчасына чират көтүче башка сабыйлар да бар. Шул ук вакытта авырып берәр ай тирәсе бакчага килә алмаучы балалар да очрый. Абонент түләвеннән бөтенләй баш тартып булмас, мөгаен. Барысы да гадел булсын өчен, әлеге системага үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күрсәтмә бирде. Әлегә ата-аналар комитеты, махсус оешкан төркем белән сөйләшүләр алып барыла, – дип аңлатты министр урынбасары.

Балалар бакчасында татар теле дәресләренә килгәндә, министр урынбасары, борчылырлык урын юк, дип саный. Моңа кадәр балалар бакчаларында атнасына өч сәгать татар теле укытылган. Быелдан элек кабул ителгән методик күрсәтмәләр гамәлдән чыгарылган. Тик бу – мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар теле бетә дигән сүз түгел. йоклар алдыннан, урамга чыкканда, уйнаганда, чараларга әзерләнгәндә, тәрбиячеләр балаларга татар телен өйрәтә ала. «Телне, милләтне сакларга һәм аны югалтмаска кирәк», – диде Илсур Һадиуллин.

Баксаң, балалар бакчасындагы бер сабыйны тәэмин итәргә бюджеттан якынча 9 мең сум акча тотыла икән. Бер караганда, ата-ана түләве – күлдәге тамчы кебек кенә. Өстәвенә, балалар бакчасына түләгәндә, дәүләт тарафыннан ташламалар каралган. Беренче бала өчен түләүнең – 20, икенче балага – 50, өченчесенә 70 проценты кире кайтарыла. Шунысын да истә тотарга кирәк: бу процентлар түләгән тулы бәядән түгел, ә махсус билгеләнгән суммадан кайтарыла. Әйтик, өч-җиде яшьлек балаларның күбесе йөри торган 10,5 сәгатьлек эш режимындагы төркемнәр өчен бу сумма 1572 сум дип билгеләнгән. Күп балалы гаиләләр, балаларын бакчага йөрткән өчен, 50 процент ташлама белән түли.

Өч-җиде яшьлекләр өчен 10,5 сәгатьлек төркемнәргә түләүдән кайтарыла торган компенсация суммасы
Беренче балага 314,4 сум
Икенче балага 786 сум
Өченче балага (50 процент ташлама белән түлиләр) 549,5 сум

Гаиләдәге уртача керем бер кеше башына 20 мең сумнан артмаган очракта, өстәмә компенсация каралган.
Өч-җиде яшьлекләр өчен 10,5 сәгатьлек төркемнәргә түләүдән кайтарыла торган өстәмә компенсация суммасы

«ШК» аңлатмасы
Мәсәлән, өч яшьлек баласын 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрткән әти-әни ай саен бакча өчен 3117 сум түләргә тиеш. Гаиләдә кеше башына айлык уртача керем 10 мең сумнан артмаганда, аларга беренче бала өчен 20 процент күләмендә 314,4 сум компенсация кайтарыла. Бу процентлар түләүнең 1572 сумыннан чыгып исәпләнә. Шулай ук өстәмә 932,4 сум да каралган. Гаиләгә барлыгы 314+932=1247 сум кире кайта. Әти-әни балалар бакчасы өчен 3117-1247=1870 сум түләгән булып чыга.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading