Шәһри Казан

Татарстанда борынгы биналарның “табышмак”лары шактый

Мисырда берничә мең ел элек барлыкка китерелгән пирамидаларның төзелеш серләре бүгенгә кадәр тулысынча ачыкланмаган. Татарстанда да йөз һәм мең елга якын элек төзелгән бина-корылмаларның “табышмак”лары шактый. Тарихи һәйкәл-корылмаларны торгызганда яки төзекләндергәндә элекке төзелеш алымнарын эзләү һәм куллану мәсьәләсе килеп туа.

Казан Кремлендәге XVIII гасырга караган Сөембикә манарасына электрон чагылыш (сканер) ясаганда элек мәгълүм булмаган өлешләре күренде. 3D сканер төзелеп бетмәгән конструкцияләрне тәмамланган рәвештә дә күзаллау мөмкинлеге бирә. Олы Мәңгәр авылында XIX гасырда төзелгән сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров утарына да электрон паспорт ясалды. Мондый эшчәнлек юнәлеше алга таба да дәвам итәчәк, - диде Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин узган елда башкарылган хезмәтләре турындагы докладында.

Татарстанда 2 меңгә якын мәдәни мирас һәйкәле исәпләнә, әлеге исемлек яңа ачыкланган корылмалар белән тулылана тора.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы тарихи корылмаларны саклауга һәм торгызуга нык әһәмият бирә, безгә теләктәшлек күрсәтә, - дип, аерым әйтеп үтте Иван Гущин.

Узган ел башкалада Казан Изге ана иконасы соборы ачылды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе төзекләндерелде. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 140 ел элек төзелгән агач мәчет төзекләндерелеп, кабаттан сафка бастырылды. Төзелеш оешмасы җитәкчесе Евгений Крючков сөйләгәнчә, Олы Елга мәчетен торгызганда агач бураның һәм манараның элеккеге технологияләрен ачыклауга күп тырышлык куелган. Нәтиҗәдә, мәчет элеккеге сыйфатында яңартылган.

ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән Болгарда, Зөядә һәм Казан Кремлендә төзекләндерүләр башкарылган. Кремльдә, мәсәлән, "Присутственные места" бина-комплексы ремонтланды.

— Археологик эзләнүләр дә алып барыла. М-12 автотрассасының республика җирлегендә төзеләчәк өлешендә 6 археологик урын ачыкланды. Шул сәбәпле, автотрассаның план-схемасына үзгәреш кертелде, ягъни юл археологик урыннардан читтәрәк салыначак, - диде Иван Гущин.

Реклама

Алабугада, Чистайда тарихи биналар актив төзекләндерелә. Кукмара районы хакимияте башлыгы Сергей Дмитриев үзләрендәге мәдәни мирасны төзекләндерү эшләре белән таныштырды.

Казанда быел “Мәрҗәния” мәдрәсәсе, Борнай мәчете төзекләндереләчәк.
— Мәдәни мирас корылмаларын сатып алган кайбер эшкуарлар биналарны төзекләндерергә ашыкмый. Тарихи бинаны сүтергә тотынучылары да бар. Мәдәни мирас сакланышын үтәмәгән затларга 3,5 миллион сум штраф салынды. Ахыр чиктә бина кире алынырга да мөмкин, - дип кисәтте Иван Гущин.

Казан төзелеш-архитектура университеты ректоры Рәшит Низамов тарихи мирасны төзекләндерә белә торган архитектор-реставраторлар әзерләүнең мөһимлеген әйтте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үзенең фикерләре белән уртаклашты.
— Тарихи мирасны саклау халык күңеленә нык тәэсир итә. Чистайда алып барыла торган төзекләндерүләрне, Казанда Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен яңартуны җәмәгатьчелек хуплап кабул итте. Кукмарада тарихи биналарны ремонтлау буенча актив эш башланды, алар башка районнарга үрнәк. Яшел Үзән әлегә калыша. Безгә барлык мәдәни мирасның цифрлы паспортларын эшләп чыгарга кирәк. Галимнәрнең һәм белгечләрнең хезмәтләренең, борынгы биналарны торгызуның технологияләренең ягъни эш алымнарының электрон архивын туплау сорала. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2022 елны - Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан итеп, безгә олы бүләк ясады. Мәдәни мирасыбыз бай, аны торгызу һәм саклау буенча быел тагын да нәтиҗәлерәк эшләү бурычы тора, - диде Ләйлә Фазлыева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: