Россиядә һәрвакыт кыш, дип кенә уйлаган, татарлар турында беркайчан да белмәгән, ләкин Казанга, фото аша гына булса да, беренче күрүендә үк гашыйк булган бразилияле Алефе (гарәпчәдән «әлиф» – беренче, дигәнне аңлата) Априжио хәзер инде татар телен дә өйрәнә.
Күрешкәч, иң беренче булып биргән соравым да телебезгә бәйле булды. Казан федераль университетында испан һәм португал телләрен укытучы кешегә татар теле ник кирәк икән? Ул бит инде русча да яхшы сөйләшә, дип уйладым.
– Татарларның башкаласы булган Казан шәһәрендә яшим. Монда күчеп килгәч, яңа дөньяга ишекләр ачылды. Мине шундый яхшы каршы алдылар. Татарлар арасында дусларым бик күп. Сезнең әдәбият, мәдәният белән кызыксынам. Татар классикларының әсәрләрен татарча укыйсым килә. Халыкны да тел аша гына өйрәнеп була. Татарстанда яшәп, аның дәүләт телен өйрәнмәү – мондагы халыкны хөрмәт итмәү булыр иде. Аннары тагын бер тел белү зыян итмәс , – диде ул тел өйрәнүе хакында.
Омск шәһәрендә яшәүче дуслары ярдәмендә булачак хатыны Любовь белән таныша ул. Күпмедер вакыт интернет аша аралашкач, дус кызы, турист буларак, Бразилиягә килергә теләвен әйтә. Шуннан соң Алефе рус телен өйрәнә башлый. Чех телен белгән егеткә рус теле җиңел бирелә. Бер елдан соң, яшьләр кызның туган ягына – Пермь шәһәренә килеп урнаша. Ләкин эш табу авыр булгач, Алефеның туган шәһәре Сан-Паулуга кайтып китәләр.
– Анда җиде ел яшәгәннән соң, тормышны үзгәртергә теләдем. Укытучы булып эшләдем, ләкин португал телен чит тел буларак өйрәтәсем килде. Кая күченергә икәнен тиз генә хәл итә алмадык. Шунда дусларым Җир шарында бик матур шәһәр – Казан барлыгын әйтте. Шәһәр турында өйрәнгәч, ике дә уйламыйча Татарстан башкаласына күчендек.
– Алефе, Бразилиядә кызлар йөрәгеңне яулый алмадымени?
– Миңа бөтен кеше шушы сорауны бирә (көлә). Без кемне яратачагыбызны сайлый алмыйбыз. Мин Любовька бер күрүдә гашыйк булдым. Үзебездә йөрәгемә якын кызны таба алмадым. Кызлар бар җирдә дә матур, ләкин алар – төрле. Безнең кызлар бик эмоциональ, кызу канлы. Ә Россия кызлары бик йомшак. Сез гаилә, ир, балалар турында уйлыйсыз. Ә безнең кызлар башта үзләре, аннары үзләре, тагын үзләре, вакыт калса гына башка кеше турында уйларга мөмкиннәр. Сезнең өчен гаилә – беренче урында. Ә Бразилиядә булса була, булмаса юк. Анда кияүгә дә соң чыгалар.
– Әти-әниең ничек кабул итте соң бу яңалыкны?
–Үз тормышыңа син генә хуҗа була аласың, диделәр. Хатынымны да бик яраталар. Татарстанга күченеп китүне генә әни авыррак кабул итте. Әниләр бөтен җирдә дә бер төрле инде, сагына. Пандемия сәбәпле кайтып та булмый. Елга бер кайтачакмын, дигән сүземдә тора алмыйм.
– Ә Казан нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Монда чит ил вәкилләре күп яшәгәнен һәм аларга карата яхшы мөнәсәбәт икәнен белдем. Әлбәттә, Россия халкы турында бездә төрле стереотиплар яши. Салкын ил, салкын халык, дип уйлап ялгышканмын. Казанга беренче күрүдә гашыйк булдым. Монда үсеш бар, спортка зур игътибар бирелгән. Сан-Паулудан күпкә кечкенә, тыныч, уңайлы шәһәр. Татар халкы да шундый ихлас, кунакчыл, кешелекле, ярдәмчел.
– Татарстан авылларында булганың бармы соң әле?
– Кызганычка каршы, юк шул. Бу – зур хыялым. Әле Казанның да бөтен урыннарында булмадым. Россия буенча да сәяхәт итәсем килә. Казаннан кала Ханты-Мансийск шәһәрендә булганым бар. Бик салкын анда. Дусларымда беренче тапкыр мунча кердем, үләм, дип торам. Алар бик эссе итеп керделәр, анда кар белән уындылар. Россия халкын бик аңлап бетерми идем ул чакта, бу хәлдән соң бөтенләй шок булган иде.
– Күченгәч, иң авыры нәрсә булды?
– Климатка авыр ияләштем. Салкынына түзәргә була, ләкин кояш бик аз монда. Ул миңа бөтенләй җитми, диярлек. Үзебезнең халык ашларны да сагындым. Бразилиядә вакытта бик үк яратып ашамаган ризыклар да сагындыра. Монда кокос суын гына эчеп куйсам да, ватан тәме килеп китә.
– Татар халык ашларын яратасыңмы соң?
– Тазарып беттем инде. Беренче тапкыр Сан-Паулуга монда өч ай торгач кайттым. Шунда әнием: “Нәрсә ашаталар анда?” – дип шаккаткан иде. 7 килограмм җыйган идем. Өчпочмак, ит яратам. Монда балык та бик тәмле. Чәй эчәргә дә өйрәндем, чөнки бездә аны эчмиләр. Беркайчан да токмачлы аш, борщ ашаганым юк. Шулпа ашый алмыйм.
– Сез – полиглот, күп телләрдә иркен аралашасыз. Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
– Көннең ничек узуына карап. Авыр узган икән, туган телемдә сөйләшәм, җиңел икән – рус телендә. Улыбызга 3 яшь. Күбрәк русча сөйләшә, португал телен дә белә. Туган телемне аңа тапшыру – минем җаваплылык. Туган телен белгән кеше генә уңышка ирешә һәм башка телләрне дә өйрәнә ала. Нинди телдә сөйләшү – аның эше, ләкин ул туган телен белергә тиеш.
– Бразилиягә күченеп кайту теләге юкмы?
– Әлегә юк. Миңа монда яшәү, студентлар белән эшләү бик ошый. Испан, португал телләренә ихтыяҗ бик зур. Хәзер менә татар теле курсларым да башланды. Күп итеп татарча китаплар сатып алдым. Кем белә, бәлки киләчәктә португал теленә турыдан-туры татарчадан тәрҗемә итә алырмын. Үз илемә кайткач Россия Федерациясендә Татарстан дигән республика, Казан дигән бик матур шәһәр, татарлар дигән гаҗәеп халык барлыгын, Россия әдәбияты ул – Пушкин, Чехов кына түгел, ә Тукай, Җәлил кебек шагыйрьләр икәнен дә күрсәтәсе килә.
...Алефе “ШАЯН ТВ” балалар каналында тәрҗемәче булып та Португал теленнән “Зәңгәр йорт шымчылары” дигән сериалны тәрҗемә итә. Бәлки киләчәктә Бразилиядә яшәүче балалар татар мультфильмнары белән дә танышыр. Киләсе очрашуда бары тик татарча гына аралашырга сүз куешып саубуллаштык. Чит ил вәкилләре дә татар телен танытуга алынган икән, туган телебез киләчәге якты булачагына тагын бер кат ышандым.
Динара Әхмәт.
Комментарийлар