16+

Бәрәңге, йомырка һәм суган кабыгы – бик яхшы ашлама

Күпләр банан, бәрәңге яки йомырка, йә булмаса суган кабыгын бакчада ашлама буларак куллану өчен җыеп бара. Аны җыюдан мәгънә бармы?

Бәрәңге, йомырка һәм суган кабыгы – бик яхшы ашлама

Күпләр банан, бәрәңге яки йомырка, йә булмаса суган кабыгын бакчада ашлама буларак куллану өчен җыеп бара. Аны җыюдан мәгънә бармы?

Агроном Виктория Демидова киңәшләре:
Йомырка кабыгы – кальций карбонаты (95-97 процентка җитә), әлеге матдә әче туфракны яхшырту өчен бакча из­весте булып тора. Бер йомыркада 2-10 гр кальций карбонаты бар. 

Аның уңай ягы: күп урын алмый, әмма аны юып киптерү мөһим. Шунысы да бар: 10 кв м җирнең кислоталылыгын үзгәртү өчен, 2500 йомырка кабыгы кирәк була. Бакча известен сатып алсагыз, 10 кв метр мәйданга 50-90 сумлык препарат сатып алырга мөмкин. Йомырка кабыгын җыя аласыз, әлбәттә, тик аңа әллә ни өмет баг­ларга кирәкми. 2500 йомырка кабыгын җыеп бетереп булмый, шуның өстенә әле ул 10 кв метрга гына җитә. 

Каһвә куесы азотка бай. Бердән, аны җыеп бару мәшәкатьлерәк. Икенчедән, 10 кв м җиргә 5 кг кипкән каһвә куесы кирәк. Аннары ул үзенең азотын үсемлеккә бирсен өчен, черегәнен көтәсе була. 

Бәрәңге кабыгы калийга бай дияргә яратабыз. Чынлыкта 1 кг яңа әрчелгән бәрәңге кабыгында 6 гр актив калий бар. Аннары аны киптерәсе була, ул озак кибә дә, кышын җыеп бару да уңайсыз. 10 кв метрга 200-300 гр калий кирәк, бер зур түтәлгә, димәк, 30-50 кг бәрәңге кабыгы таләп ителә. Кибеттән калий сульфаты алсагыз, 15-25 сумга төшә. 

(«АиФ»)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading