Быел БДИлар тыныч үтте кебек. Әллә барыбыз да ияләштекме, әллә укучыларның имтиханга карата фикере үзгәрдеме?
Скопировать ссылку
Быел БДИлар тыныч үтте кебек. Әллә барыбыз да ияләштекме, әллә укучыларның имтиханга карата фикере үзгәрдеме?
Белмәссең. Әмма шунысы хак: без алга таба да БРИ, БДИларны бирәчәкбез. Алай гына түгел, аларның саны да артачак. Кичә Министрлар Кабинетындагы брифингта мәктәпләрдә узган Бердәм дәүләт имтиханнарына йомгак ясадылар. Нәтиҗәләр начар түгел.
Имтиханнан курыкмыйбыз
Быел БДИны 15 976 укучы тапшырган. Республикада дәүләт имтиханының нәтиҗәләре Россиянең уртача күрсәткечләреннән югары дип табылган. Француз һәм кытай теленнән тыш калган барлык предметларның баллары ил күрсәткечләреннән узып ук киткән. Быел бигрәк тә 100 баллны күбрәк җыючылар арткан. БДИның төп нәтиҗәләре буенча республикада 181 укучы теге яки бу фәннән бик югары балл алган. «Шуларның 170е бер генә предмет буенча, ә өч фәннән тапшыручы берәү генә. Ул – КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укучы Рамил Баһавиев. Рус теле, информатика һәм физикадан – 100 һәм математикадан 99 балл җыеп, Рамил беренче урынга чыкты. Шунысын да искәртик, бала 11 ел буе татар телендә белем алган», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. 2017 елда өч предметтан 300 балл җыючы ике укучы булса, узган ел мондыйлар булмый. Ике предмет буенча 100әр балл җыючы 10 укучы булган. Яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр арасында республика районнары мәктәпләре дә бар. Казан буенча 94 укучы, Чаллыда – 25, Яшел Үзәндә – 10, Әлмәт һәм Бөгелмәдә – 9, Түбән Кама районында – 6, Югары Ослан районнарында 5 бала 100 балл җыйган.
Министр белдергәнчә, укучылар хәзер имтиханнардан куркып тормый. Күп вакыт алар имтиханга бар яктан да әзерлекле булып керә.
– Имтиханга ияләшү сизелә. Без аны үзебездән дә беләбез. Беренчедән, бирелгән имтихан алдыннан бик күп тестлар эшләү, күнекмәләргә өйрәтү эше алып барыла. Имтиханга әзерлеккә дәрескә барган кебек йөриләр. Балалар үзләре дә, бертавыштан: «Безгә белем кирәк», – диләр. Биремнәргә, тәртипкә ияләшкәч, балалар тынычлана. Икенчедән, без БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәпләрне чагыштырмыйбыз. Бу үзе дә мәктәпләрдә тынычлык тудыра. Балалар да үз көчләренә генә ышанып, бөтен белгән белемнәрен җыеп, тыныч кына, шул имтиханнарын бирәләр. Без бүген күреп торабыз: имтиханнарның сыйфаты арта гына бара, – ди Рафис Борһанов.
Татар теле дә, кытай теле дә кирәк
2022 елда мәктәпләрдә чит телләр буенча да имтиханнар бирү каралган. Моңа хәзердән үк әзерлек эшләре алып барыла. Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов киләчәктә кытай теленнән дә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны артачак дип саный.
– Быел кытай теленнән беренче тапкыр имтихан тапшырдылар. Башта өч кеше теләк белдергән иде, чынлыкта дүрт кеше тапшырды, – диде министр. – Кытай телен сайлаучылар алдагы елларда күбрәк булачак. Бүген планетада һәр дүртенче кеше – кытай. Шуңа күрә без алга таба кытай телен тапшыручыларның артуын күрәчәкбез. Бу – нормаль күренеш, икътисад шуңа этәрә. Кытай белән мөнәсәбәтләребез яхшы гына үсеш ала.
Татарстанда кытай теленнән имтихан нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечтән 5,75 баллга түбәнрәк. Россия буенча барлыгы 65 кеше имтихан тапшырган.
Татар теленнән исә IX сыйныфны тәмамлаган 1400 кеше, XI сыйныфны тәмамлаган 19 бала имтихан тапшырган. Министр Рафис Борһанов әйтүенчә, татар теленнән имтихан тапшыручылар – киләчәктә дә үз һөнәрен филология юнәлешендә дәвам итәргә теләүчеләр. Узган ел исә аларның саны 24 булган. Ә тугызынчыны тәмамлаучылар арасында, киресенчә, быел ирекле имтихан буларак татар теленнән сайлаучылар арткан. Узган ел аларның саны 1275 кеше булган. Министр фикеренчә, имтихан бирүчеләр саны аз булу телне белүчеләр аз дигән сүз түгел.
– Телне саклау өчен барыбыз да зур хезмәт куярга тиеш. Балаларга да аңлату эшләре алып барырга кирәк. Тормышта үзең белән булган мисалларга таянып төшендерү файдалы булыр иде. Телне белүнең зыяны юк. Кешенең мәдәниятен үстерү өчен, туган телне белү кирәк, – диде министр.
Талантлы балаларга игътибар арта
– Талантлы балаларга карата игътибар арта. Татарстанда аларны үстерү, үзебезнең кадрлар итеп тәрбияләү эше системалы алып барыла. 100 баллы балаларның берсен дә күз уңыннан читкә җибәрмибез. Кайсы уку йортларына киткәнен дә белешеп торабыз. Югары нәтиҗәләргә ирешкән Рамил Баһавиев та университетның мехматын сайлады. Талантлы балалар безнең республикадан китсәләр дә, алар белән элемтәне өзмибез. Чит илгә киткәннәрне елына бер булса да җыябыз, аралашабыз. Кайберсе кире дә кайта. Президент та бу мәсьәләдә хәерһахлы. Монда иң акыллы яшьләр эшләсен дип максат куябыз икән, эш урыны, шартлар башка өлкәләргә караганда яхшырак булырга тиеш. Бу мәсьәләдә без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан ким түгел, шуның өчен республикада зур эш алып барыла, – диде министр.
Имтихан шул ук
Тик аңа мөнәсәбәт кенә үзгә, чөнки БДИны икенче тапкыр тапшыра алмаучылар да бар. Рус теленнән бер бала, математикадан (профиль буенча) – 2, база өлеше буенча 15 укучы тапшыра алмаган. Имтиханда шулай ук телефон шалтырау, шпаргалка белән тотылу очраклары да ачыкланган. Министр Бердәм дәүләт имтиханының уку-укытуда эчке эш өчен корал булуын да искәртте.
– Районнарны – районнар, мәктәпләрне мәктәпләр белән чагыштырырга җыенмыйбыз. Бу – кирәкмәгән узыш, имтиханнарда киеренкелек кенә тудырачак. Без чагыштыруга каршы, ләкин һәр мәктәп үз күрсәткечләре буенча эшләргә, ничек һәм нәрсә буенча артта калганын белергә, аңларга тиеш, – диде министр.
Комментарийлар