16+

Бөтен нәрсә әтине хәтерләтә

Әтиемнең вафатына бер ел булды. Аның турында язарга диеп берничә тапкыр талпынып карадым, тик истәлекләрне барлый башласам күңел тула. Илһамланып булмый.

Әтиемнең вафатына бер ел булды. Аның турында язарга диеп берничә тапкыр талпынып карадым, тик истәлекләрне барлый башласам күңел тула. Илһамланып булмый.

Искиткеч кеше иде әтием. Авылдашлары аны бүген дә сагынып искә ала. Бабам Мөхәрләм белән әбием Мәдинә гаиләсендә 1941 елны дөньяга килгән ул. Кечкенәдән табигатькә, җыр-моңга гашыйк булып үскән. Гади эшче, көтү көткән, озак еллар фермада бозау караган. Әтием күпләргә каен тузында уйнавы белән таныш. Хәтта Казан сәхнәләрендә дә чыгыш ясаганы булды аның. Шулай ук гармун, курай уйный иде. Әтием ун елга якын мәдәният йорты директоры вазифаларын башкарды. Район газетасыда даими автор иде. Урманны бик яратты. Еш кына урманга барып кошлар сайравына кушылып курай уйный иде. Әнием Сәлимә белән безне –  ике кызларын тәрбияләп үстерделәр. Безгә укытучы һөнәрен үзләштерергә юнәлеш бирделәр. Минем, сеңлемнең балалары өчен дә яраткан дәү әти иде ул.Оныкларына ниләр генә өйрәтмәде,  аларга кош-кортлар тормышы, табигать күренешләре турында да сөйли иде. Бик игътибарлы булды. Әле дә календарь битләрендә һава торышы турында язып барган искәрмәләре саклана. Агачта үз куллары белән ясап калдырган җимлеге эленеп тора. Анда һәрчак кошлар кунаклый.

Һәр нәрсә әтине хәтерләтә, аның эшлисе эшләре шактый калды. Җырланасы моңнарын да ишетәсе килә. Урының җәнәттә булсын әтием, син һәрчак безнең йөрәгебез түрендә.

Миләүшә Вәлиева, Әтнә, Ары авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading