Бөтендөнья татар яшьләре форумы бөтендөнья татар студентларын җыйды
Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы УНИКС концертлар залында беренче тапкыр Казанда укучы татар студентларын жыйды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы УНИКС концертлар залында беренче тапкыр Казанда укучы татар студентларын жыйды.
Чара чит төбәкләрдән килгән ватандаш-студентларны, Казан шәһәре һәм татар яшьләре берләшмәләре белән таныштыруны максат итеп куя.
Залга жыелган 700дән артык студент Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышып кына калмыйча, төрле кызыклы татарча һәм заманча проектларны өйрәнделәр дип әйтә алабыз. "Әйдә шаяРТ", "Ачык университет", "Акча эшләү һәм шәхси ысулы буларак блогинг", татар музыкаль лаборатория кебек үзенчәлекле чыгышлар беркемне битараф калдырмады.
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу чараны чын мәгънәсендә тарихи вакыйга дип атады: "Әлеге тарихи көндә бик кирәкле очрашу уза. Мин монда нәрсә өмет итеп килгән идем, нәрсә алып китәм? Әйдәгез бергәләп милләт өчен бергәләп эшлик әле. Бүгенге тарихи очрашуны киләчәккә зур старт бирсен", - диде ул татарлык брендын үстерүне максат итеп куярга өндәп.
Киләчәктә мондый очрашулар тагын уздырылачак. Татар студентларның берләштерү эшләре, файдалы очрашулар оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...
-
#Кыскача яңалыклар
XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште
-
#Кыскача яңалыклар
Көрәш буенча дөнья беренчелегендә һәм чемпионатында Татарстаннан кемнәр көрәшә?
-
#Мәгариф
БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар
Комментарийлар