16+

Бу атнадан барлык балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлады

Бакчалар ачылды: башка ябылмасын.

Бу атнадан барлык балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлады

Бакчалар ачылды: башка ябылмасын.

Үзбикләнү режимыннан соң күпчелек әти-әниләр эшкә чыкты. Бер караганда, балаларны мондый шартларда бакчага йөртү куркыныч та кебек, шул ук вакытта сабыйларны калдырып эшкә чыкмыйча да булмый. Башка чара юк, ай буе өйдә утыру үзен сиздерә башлады.

Саубуллашмыйбызмы?
Балалар бакчалары ачылу хәерлегә булсын. Бу мәсьәләдә дә фикерләр төрле. Кемнәрдер балалар бакчасын әле ачмаска иде дисә, икенчеләр аның тизрәк ачылуын теләде.
– Үзизоляциядә иң авыры – балаларның барысының өйдә торуы булды. Ике кызым бакча яшендә, үземнең медик буларак эшкә йөрисем, ә абыйларының укыйсы бар. Эштән йөгереп кайтам да, ашарга пешерәм. Аннан бакчаның эзлекле белем бирү программасы да өзелә. Балаларны бакчага тизрәк илттем. Йөрсеннәр генә авырмыйча. Безнең өйдә алай белем биреп утырырга вакыт калмый. Түгәрәкләргә йөри идек, аларның бетүе бигрәк тә авыр булды. Финанс яктан шактый экономия ясалды, без ул акчаны ашауга тоттык, – дип сөйли Биектаудан Алия ханым.

– Безнең чыгарылыш елы иде, бакчадан бер истәлек калмый инде. Җыелышып фотога да төшә алмадылар. Апрель аеннан ук гариза яздык, башка барып тормыйбыз. Ярый өйдә күз-колак булучы бар, – дип сөйли Саба районыннан Фәния ханым.
Коронавирус гадәти тормышка күп үзгәрешләр кертте. Узган ел безнең дә бакчада чыгарылыш иде. Шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләндек, альбомнар ясаттык, җыр-шигырьләр өйрәндек. Аннан җыелышып балалар мәйданчыгында ял иттек. Балаларның төркемдәшләре белән саубуллашуы әнә шулай күңелле үткән иде. Быел исә боларның берсе дә булмаска охшап тора – акча да тотылмаячак, бәйрәм дә булмаячак. Соңгы вакытта балалар бакчалары белән саубуллашу да мәктәпнең чыгарылыш кичәләреннән аерылмый башлаган иде. Бәлки монысы да хәерлегәдер.

Йөри башладык
Президент күрсәтмәсе нигезендә балаларның кабат бакчага әйләнеп кайту мәшәкатьләре беркадәр җиңеләйтелде. Гадәти вакытта да бала бакчага бер атнадан артык йөрми торса, фильтрдан яисә участок табибыннан белешмә алмыйча, төркемнәргә кире кайтып булмый иде. Бу – баланың чирләмәвен, температуралы булмавын исбатлаучы язу. Гомуми изоляциядән соң балаларны кабул итүнең вакытлыча тәртибе дә үзгәрде. Ата-аналар баланың сәламәтлеге турында белешмә артыннан сырхауханәләргә йөрергә тиеш түгел. Балалар сырхауханәләренең участок педиатрлары, ата-аналарның телефон элемтәсе аша алынган мөрәҗәгате нигезендә, йогышлы авырулар белән элемтәдә булмавы турында белешмәләр бирүне тәэмин итә.

Ата-аналарда табиб, участок сырхауханәсе контактлары булмаган очракта, үзара аралашу поликлиниканың регистратура ярдәмендә, яисә балалар бакчаларында гамәлгә ашырыла. Белешмә бирү дистанцион рәвештә электрон почта, мобиль элемтә мессенджерлары аша башкарыла. Ягъни белешмәләрнең фотографияләре яки аның сканерланган күчермәләре җибәрелә..

Моннан тыш, балалар бакчаларында иртәнге фильтр көчәйтелде. Балалар бакчаларына ОРВИ һәм башка авыру билгеләре булган балаларны кабул итмәячәкләр. Сабыйларны кабул итүнең вакытлы тәртибе Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
Хезмәттәшебез Лилия Гайнуллинаның да балалары бакчага йөри башлады.
– Безнең балалар Казанның “Салават күпере” комплексындагы ике бакчага йөри. Бакчаның үзендә белешмәлек бирделәр. Табиблар да, бакча мөдире дә бергәләп тикшереп кертә. Бер бакчада тиз генә үтеп китсәк, икенчесендә озаграк булдык. Балалар маскадан, перчаткадан. Олысына бу кызык та тоелды әле. Без эштә, балаларны бакчага илтми чарабыз юк, – ди ул.

– Балаларның температураларын көн дә үлчәп кертәләр. Маска, перчаткадан килергә кушалар. Шулай барабыз да, тик балалар перчатканы шунда ук салып ата, – дип сөйли Теләчедән Ралия ханым.

Ничек түләргә?
Балаларның күбесе апрель ае буенча бакчага йөрмәде. Президент күрсәтмәсе нигезендә алар айлык абонент түләүләренән азат ителергә тиеш иде. Тик вазгыять төрле җирдә төрлечә булуын күрсәтте. Әлкидән, Сабадан хәбәрләр алдык. Апрель аенда йөрмәгән балаларга да айлык түләү акчасы тулысынча килгән.
– Бездә карантин, әмма бакчага түләргә кирәк, – дип язалар Әлкидән.
– Без, Саба районы Сатыш авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре. Апрельнең 5сеннән соң садикка әти-әниләрнең белешмәләре булса, балаларны китерергә ярый дип чакырып алдылар. Ике көн үткәч, бакчадан кемнәр “больничный”да, кемнәр сменалы эштә, өйдә утырсагыз, яхшырак булыр, дип хәбәр иттеләр. Күпләр тагы йөртми башлады. Кемнең баласы айга 2 көн, кемнеке 4 көн йөргән иде. Түләүне безне кызык итеп, ашауны гына чигереп китергәннәр. Мәсәлән, минеке ике көн йөрде, миңа шуның өчен 2688 сум килгән. Башкаларның икешәр бала бит. Аларга 6 меңгә якын түләргә кирәк. 2-5 көн йөргән өчен кеше талау булып чыга түгелме соң? Без бит акчаны тир түгеп алабыз. Безне махсус ике көн бакчага чакырып алган кебек килеп чыкты бу. Бер көндә килмәгәннәр түләми, ә нигә без ике көн өчен 3 мең түләргә тиеш, – дигән хәбәр алгач, район хакимияте белән элемтәгә кердек.

Ике көннән сөенче уртаклашып шалтыраттылар, укучыларыбызга яңа квитанция тапшырганнар. Хәзер аларга апрель аенда ике көн йөрткән өчен 256 сум гына түләргә туры киләчәк. Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров белдерүенчә, район буенча яңа карар кабул ителә.
– Бакчага түләү туклану һәм абонтүләү өлешеннән тора. Бакчага йөргәндә абонтүләү тулысынча түләнә. Ул баланың йөргән көненнән санала. Яңа карарлар кабул ителмәгәнгә күрә, шушындый хәл килеп чыкты. Хәзер карарларга үзгәреш кертәләр. Йөрмәгән балалар түләми, ә бала йөргән икән, канун буенча абонтүләү алына. Бала 1 көн йөриме, 2 көнме, аны программа автомат рәвештә саный. Май аенда абонплата түләнәчәк. Балалар 12сеннән бакчада санала. Баланы 10-15 көнгә алып китәргә, бала авыртырга мөмкин. Андый очракларда абонплата өлеше түләнә, ашау өлеше генә түләнми, – диде идарә җитәкчесе.

Президентның инстаграмм битендә дә бу хакта мөрәҗәгатьләр көннән-көн арта. Ата-аналар абонтүләү урынына, йөргән факт буенча түләүне калдыруны сорый. Бу бигрәк тә апрель аена килгән түләү квитанцияләрен алганнан соң башланды. Эшкә йөрмәгән көннәрдә, ягъни үзбикләнү режимы вакытында Татарстан Президенты тарафыннан абонент түләүләрен юкка чыгарылачагы турында хәбәр булган иде.
Әлегә балалар бакчалар буенча күп районнарда сораулар туа. Аларга якын көннәрдә җавап алыныр дип ышанып калыйк. Ачылган бакчалар әйбәт кенә эшләп китсен, чирләр безнең сабыйларны урап узсын дип телик.

Фотода: Теләчедән Руфинә Әхмәтгаязова бакчага барырга бик ярата, тик менә перчатка-битлек кенә киясе килми.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading