16+

"Бу чыганаклар замананың кайтавазы төсле"

Аяз Гыйләҗевның гаиләсе Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитетына классик язучының шәхси хатларын тапшырды.

"Бу чыганаклар замананың кайтавазы төсле"

Аяз Гыйләҗевның гаиләсе Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитетына классик язучының шәхси хатларын тапшырды.

Билгеле булганча, башкаланың 165 нче мәктәбендә Аяз Гыйләҗевның музее оештырылган иде. Бәләкәй генә почмактан башланган эш хәзер “Адымнар” полилингваль комплексында дәвам иттерелә. Архивка хатлар “юллау” да әлеге комплекс бинасында узды.

Аяз Гыйләҗевның “Ягез бер дога” әсәрен ел эчендә рус теленә тәрҗемә итү, “Өч аршин җир”нең Кыргызстанда сәхнәләштерүен ачыклап, аның онлайн вариантын Татарстанда күрсәтү буенча зур эшләр башкарган, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, Аяз Гыйләҗевның хатлары милли йөзне күрсәтүнең бер чарасы.

- Бу хатлар безнең милли интеллигенциянең тормышын, милли тормышыбызны ача. Чөнки татар тарихының чын йөзе әле дә ачылмаган. Аяз абый Камал театрының әдәбият мөдирләре белән элемтәдә булган. Бу трагик этапта, безгә рус режиссерларын җибәргән чорда, татар язучылары миллилекне саклап калу өчен тырышлык күрсәткәне әлеге хатларда чагыла. Бу хатларда Аяз абыйның язучы буларак лабораториясе дә чагылыш таба, - ди Миләүшә Хәбетдинова.

Аяз Гыйләҗевның тагын бер үзенчәлеге була. Үзе язган хатларның ул күчерелмәләрен ясап, туплап, саклап барган. Бу язучының ни кадәрле алга китеп фикер йөртә белүен күрсәтә торган билгеләрнең берседер.

Аяз Гыйләҗевның улы, Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев та әтисенең бу эшен тарихчы буларак югары бәяли.

- Безнең әти бик тәртипле кеше иде. Барлык документларын да ул киштәләргә матурлап тезеп саклады. Әти киткәннән соң бу эшне әни дәвам итә. Ул аларны барлый, кайсыларындыр бастыра. Әлеге документлар кайчагында бөтен җәмәгатьчелекне таң калдыралар. Чөнки алар гаҗәеп дәрәҗәдә кызыклы. Миңа тарихчы буларак, бу чыганаклар замананың кайтавазы төсле, - ди Искәндәр Гыйләҗев.

ТРның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, комитет ел дәвамында гаиләләрдән, республика халкыннан һәм Татарстанда читтә яшәүчеләрдән кызыклы документлар, фотосурәтләр кабул иткән һәм бу эш хәзер дә дәвам итә.

- Аяз Гыйләҗевны без бик мәртәбәле, зыялы татар кешесе буларак беләбез һәм аның бик күп эшләре архивта саклана. Бүгенге чара исә күбрәк яшь буынга юнәлдерелгән. Алар безнең Татарстан Республикабыз шундый кешеләр белән ныклы булуын аңласын һәм андый кешеләр күбрәк булсын иде! Гыйляҗевлар гаиләсе архивка 2008 елда документларның бер өлешен тапшырган иде инде. Бу безнең балалар өчен бик зур ярдәм һәм байлык булыр дип өметләнәм, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading