16+

"Бу хәлләрне күрү башларыбызга да килмәгән иде..."

1989 елда янгын чыгып, без тулысынча янып беткән идек инде. Ул чакта бернәрсә дә калмады. Финский өй алып кайтып куйдык. Тыштан да, эчтән дә төзекләндереп, матур гына яшәп торганда тагын шундый хәл

"Бу хәлләрне күрү башларыбызга да килмәгән иде..."

1989 елда янгын чыгып, без тулысынча янып беткән идек инде. Ул чакта бернәрсә дә калмады. Финский өй алып кайтып куйдык. Тыштан да, эчтән дә төзекләндереп, матур гына яшәп торганда тагын шундый хәл

Без килгәндә Фирая һәм Әмир Ахуновлар, кызлары Алинә янгыннан алып чыгарга өлгергән әйберләрне урнаштыралар иде. Бик авыр хәл булса да, үзләрен кулда нык тоталар. Монда төшенкелеккә бирелергә һич ярамый, чөнки йортны торгызасы, тормышны өр-яңадан “аякка бастырасы” бар. Әмир пенсия алды яшендә, Фирая икенче төркем инвалид.

– Иртән 8 тулганда терлекләрне карап чыктым. Карыйм, ян күршеләр ягыннан төтен чыга. Урамга чыгып, аларга таба йөгердем. Шок хәлендә идем. Кая барып бәрелергә белмәдем. Шул арада авыл җирлеге башлыгы Альбина килеп җитте. Ут бик тиз тарала башлады. Өйдә 8 яшьлек кызым Ләйсән калган иде. Бик курыкты, елый башлады. Тиз генә аны алып чыгып, күршеләргә кертеп куйдым. Ирем дә, 18 яшьлек кызым Алинә дә өйдә юк иде, – диде Фирая ханым.

Ул үзе әнисе һәм һәм кызы белән (ул вакытта Алинәгә 2 яшь кенә булган) Пермьнән кайтып Югары Атыда төпләнгән. Ашханәдә эшләгән. Басуга ашарга илтеп йөргәндә шофер Әмир белән танышып киткән. 2004 елда шушы өйгә төшкән.

– 1989 елда янгын чыгып, без тулысынча янып беткән идек инде. Ул чакта бернәрсә дә калмады. Финский өй алып кайтып куйдык. Тыштан да, эчтән дә төзекләндереп, матур гына яшәп торганда тагын шундый хәл, – диде Әмир авыр сулап.

– Ярый түбәдә шифер түгел, алыштырган гына идек, – дип куйды Фирая. – Өйнең бер ягы калды. Тик су сиптереп бар да җебеп төште. Алдагы көнне туганнарда кундык. Кайда торасы булыр, әлегә билгеле түгел.

Карак бер әйберне алса, ут бар нәрсәне юкка чыгара. Раушания һәм Рафаэль Хисмәтуллиннарның (икесе дә пенсия алды яшендә) янгын бар әйберләрен көлгә әйләндергән. Өй, лапас, гараж, терлекләр, документлар... Исән калган тавыкларны гына яшеренгән җирләреннән табып алганнар.

– Әмир, җаным, безнең аркада йортсыз калдым, дип рәнҗисеңдер инде. Зинһар, гафу итә күр, – диде Раушания елый-елый, Әмирне күрүгә янына барып. – Өем дә димим, күршеләр өчен йөрәгем әрни. Икенче тапкыр яналар бит. Ярый, безнең торырга әнинең йорты бар. Аларның яшәргә урыннары да юк бит. Нихәлләр итим соң? Соңгы өч көндә күңелем борчылды, үземә урын таба алмадым. Төшкә дә кермәде бит. Бу көнне иртән 5тә тордым. Иремне озаттым. Терлекләрне карап кергәч, бераз телефонда утырдым. Шунда куерып киткәнмен. Тәрәзәгә нидер бәрелгәнгә уянып киттем. Шифер ата икән. Нәрсә икән дип карамакчы идем, төтенгә күзне ачарлык түгел. Кызым белән көчкә чыгып калдык.

Уллары Рәнис Казанга йөреп эшли икән. Алтын куллы егет. Тәрәзә йөзлекләрен, түбәләрне барысын да ул ясап чыккан. “Әле эш бемәгән дә иде. Ярый әле өйнең эчен төзекләндерергә өлгермәдек”, – ди Раушания. – Бу хәлләрне күрү башларыбызга да килмәгән иде.

Янгын ял көнне булган. Бөтен авыл халкы җыелган. Янгын сүндерү машинасы да 20 минут эчендә килеп җиткән.

– Югары Аты авылының бөтен халкы ярдәмгә килде. Егетләренә сокландым. Пыялага куллары да киселде, лычма суга да баттылар. Үзләрен аямыйча ут белән көрәштеләр. Кеше менә шундый чакта сынала ул. Янгыннан калган харәбәләрне сүтеп, чистартып та китәләр иде, экспертлар рөхсәт итмәде, тикшерергә кирәк, диделәр. “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллинга да зур рәхмәт. Ул бөтен эшне туктатып, кешеләрне янгын сүндерергә җибәрде, – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Үзара салым акчасына ике мотопомпа алган идек. Берне Субаш Атыдан алып төштеләр. Шулар бик зур ярдәм итте. Арт як кып-кызыл ут иде бит. Анда печәне, саламы... Бу урамда өйләр дә бик якын урнашкан. Уртак тырышлык белән ут башка йортларга күчә алмады.

Альбина ханым үзе дә иртәдән кичке 9га кадәр шунда була. Икенче көнне тагын килеп җитә. Хәзер йорт-җирсез калган Ахуновларны урнаштыру мәсьәләсен хәл итеп йөри. Бүген бу ике гаилә ярдәгә мохтаҗ. Фитыр, фидия сәдакалары бирү вакыты. Рамазан аенда изгелек кылып калырга ашыгыйк. Рамазан аендагы бер савап өчен ким дигәндә җиде йөз савап языла.

 Реквизитлар:

2200770267313882 почта банк

5307940034993689 банк аверс

4276620034964365 сбербанк

89509472825 Фирая

 

2200530130606163 ак барс

4146577839744350 банк зенит

2202202284638446 сбербанк

89046742473 Рафаэль 

89534914393 Раушания

Гөлсинә Зәкиеваarskmedia.ru

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайсы район икэнен язмагансыз.

    Мөһим

    loading