“Без хуҗасыз этләрне үзләрен генә түгел, көчекләре белән бергә үзәккә алып киләбез. Кайбер очракта аларның хуҗалары табыла. Көчекләрне сатып түгел, бушка гына бирәбез. Алучы булса, йөз сум булса да өстәп бирер идек әле”, - ди Рөстәм Нуруллин.
Хуҗасыз этләргә тап булсагыз, бу үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Заявка килеп ирешкәннән соң күрсәтелгән адрес буенча үзәк хезмәткәрләре килеп, этләрне алып китәләр. Ун тәүлек карантинда торганнан соң аларны стерильләштерәләр.
“Зур токымлы этләрне кире иреккә чыгармаска дигән карар кабул иттек. Бу җаваплылыкны мин үз өстемә алдым. Чөнки кешеләрнең тормышына зыян салулары ихтимал”, - ди Рөстәм әфәнде.
Моның өчен иң элек йорт хайваннарын теркәүне кертү сорала. Бу таләп әлегә без субъектта каралмаган. Әмма Россиянең төбәкләрендә андый практика кулланыла икән. Мисалга, Бурятиядә.
“Без нәрсә белән эшләгәнебезне белергә тиеш. Хәзер безнең нормативлар бар, тик алар каян алынган, билгесез. Түбән Новгородта хайваннар санын исәпкә алу үткәрделәр. Бездә дә эш башланды. Шәһәребездә йортсыз хайваннар күпме икәнен ачыкларга кирәк. Хәзерге вакытта Казандагы өйләрдә 15-20 мең йорт хайваны асрыйлар. Хуҗасызларының да санын тәгаенләргә кирәк”, - дип саный Искәндәр Гыйниятуллин.
Икенче таләп — хуҗалары булган этләрне дә урамда иректә йөртмәү. Чөнки бу шулай ук аларның артуына китерә, ди Искәндәр әфәнде.
2021 ел нәтиҗәләре буенча, бу темага кагылышлы 1447 мөрәҗәгать килеп ирешкән. 2020 ел белән чагыштырганда, 42 процентка күбрәк. Эт тешләгәннән соң медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр саны 6837 булган. 2021 елда 11063 хуҗасыз эт тотылган.
Комментарийлар