16+

Буа районында коточкыч янгын: «Тормышның рәхәтен күреп яшәгәндә генә»

03 мая 2025, 14:38
7462
0
0
Уку өчен 3 минут

30 апрель көнне Буа районы Янтуган авылында янгын чыгып Садыйковлар гаиләсен йортсыз калдырган.

Буа районында коточкыч янгын: «Тормышның рәхәтен күреп яшәгәндә генә»

30 апрель көнне Буа районы Янтуган авылында янгын чыгып Садыйковлар гаиләсен йортсыз калдырган.

«Гомере буе җыелган мал иде»

Әле кайчан гына Садыйковлар гаиләсе җир җимертеп эшләп, яшәп ятканнар. Фәния озак еллар дәвамында авылдагы урта мәктәп китапханәсендә эшли. Тормыш иптәше электрчы булып эшли. Зур хуҗалык алып баралар, ел саен йорт-куралтыларын яңартып торганнар. Ике балалары бар, алар үсеп җиткән инде. Олы кызлары Энҗе Казанда яши, банк өлкәсендә хезмәт куя. Кече уллары Фәннур каладагы югары уку йортында белем ала. 

Ихата тулы мал-туар асраган Садыйковлар. Үз көчләре белән ел саен өйләрен яңартканнар, тышлап куйганнар, өнкорма, мунча төзегәннәр, өй эченә яңа җиһазлар алып куйганнар. Ничә еллап вакыт киткән моңа. Без сүз белән әйткәндә, барысын да үз хезмәте белән, тир түгеп эшләп табучы, тырыш кешеләр алар.

Бәхетсезлек аяк астында гына йөри, дип тикмәгә генә әйтмиләр, бөтен хезмәтләре чын мәгънәсендә утта янган.

Тормышның рәхәтен күреп яшәгәндә генә 
— Иртәнге бишләр тирәсендә чыккан ут. Шартлаган тавыш ишетелде,-ди Фәния. Ул әле дә шок хәлендә. Безнең белән аралашыр өчен дә үзендә авырсынып кына көч тапты ул, - Иртәнге тынлыкны аяз күктә яшен суккан күк ирем: "Янабыз!" - дип кычкырды. Башта ни эшләргә белми каушап калдык. Сарайны ут чолгап алган икән. Шок хәлендә идек, үз-үземне кулга ала алмыйча фикерләрем чуалып бетте.Кулыма ни эләкте, шуны алып чыктык.

Алар аны-моны абайлаган арада ут үзенекен эшли: абзардан чыккан янгын бер мизгелдә, бөтен тирә-якны төтенгә күмеп, инде өйгә дә үрмәли башлый. Бөтен әйберләре ут эчендә кала.

- Матур итеп көн күргән арада шундый афәт килер дип уйламаган идем. Өйдән ашыгып чыгып киткәндә өстемә бер халат кына кигән идем. Шуның белән генә калдым бит, - дип елый Фәния.
Фаҗигадән соң алар бөтенләй бирешкән, кайгыдан берни ашыйсылары килми, авызларыннан ризык үтми.

Янгында аларның йорты, абзарлары көлгә әйләнгән.
– Үзебезнең авылдагы янгын сүндерү машинасы килде, ул кечкенә машина бит. Аңардагы су гына җитмәде, шуның чаклы куәтле янгынны сүндерергә. Ихата тулы мал-туар:симертергә алынган 4 бозау, тавык-чебеш күз алдыбызда янып үлде. Бу хәсрәткә тарыганнарга сабырлык бирсен. Бик авыр икән, — ди Фәния.

"Кызыл әтәч"тән калган харәбәләрне, өйдән калган вак-төякне җыешырга авыл халкы ярдәм иткән.
- Гомер буе көчебездән килгәнчә эшләдек. Авыл халкы шулай бит инде. Йортыбыз иминиятләштерелгән. Әлегә алда ни буласын уйлаган юк, хисләр ташкынында яшибез, - ди хуҗабикә.

Садыйковлар шул ук авылда яшәүче Фәниянең әниләренә күченеп торган. Әле 15 көн элек кенә төп йортта яшәүче энеләре инсультан бакыйлыкка күчкән, бер югалтулан күзләре ачарга да өлгермәгән гаиләгә яңа сынау өстәлгән. 

Тамчыдан күл җыела дип юкка гына әйтмәгән халык. Садыйковларга халык та бик күп ярдәм иткән. Авыл халкы да акчалата булышканнар.
- Шул мәрхәмәтле җаннарның һәрберсенең дә исемнәрен белмим, рәхмәтләр үзләренә, - ди Фәния.

Садыйковлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләсәгез, банк реквизитлары: 89274103555 номеры Сбербанк һәм Ак Барс банкка беркетелгән (Карта Фания Садыкова исемендә).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

15

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading