16+

"Буа Раштуа": Буа театры тагын нәрсә белән шаккатыра?!

Буа театры тагын шаккаттыра. Әле алар "бу бит бытовуха" дип бәяләнгән "Тормышмы бу?" спектакле белән тулы заллар җыя. Әле пандемия "чәчәк" атуга да карамастан, Казанда гастрольләрен гөрләтә.

"Буа Раштуа": Буа театры тагын нәрсә белән шаккатыра?!

Буа театры тагын шаккаттыра. Әле алар "бу бит бытовуха" дип бәяләнгән "Тормышмы бу?" спектакле белән тулы заллар җыя. Әле пандемия "чәчәк" атуга да карамастан, Казанда гастрольләрен гөрләтә.

Инде сәхнәдә уйнарга ярамаса, берсеннән - берсе эчтәлекле һәм тамашачы өчен кызыклы спектакльләр чыгара. Күз алдыгызга китерегез, Буа театры бер ел эчендә 13 (!) спектакль чыгарырга өлгергән!

Бу хакта бүген ТР Мәдәният Министрлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. 

Әлеге спектакльләрнең бер өлешен алар республика тамашачысына гына түгел, Буа тамашачысы да күрә алачак. Һәрвакыттагыча, Буа театры коллективы иҗат җимешләрен гадәти итеп кенә тәкъдим итми. 12-15 гыйнвар көннәрендә “Буа Раштуа” дип исемләнгән мини-фест узачак. Шул дәвер эчендә Буа халкына һәм театр тәнкыйтьчеләренә җиде спектакль күрсәтеләчәк. Алар арасында рус телендә уйнала торганнары да бар.

- Мин яртысы татар, яртысы чувашлар булган авылда үстем. Без бергә үстек, бергә укыдык, йолалар да бер төрлерәк. 13 гыйнвар көнне, 7 гыйнвар — Раштуада түгел, ел саен без чувашлар ягында бүләкләр бирешеп, бәйрәм итә идек. Шуңа фестивальне Раштуа дип атадык та. Өстәвенә, искечә Яңа елны каршылар өчен менә дигән мөмкинлек, - дип аңлатма бирде театрның җитәкчесе Раил Садриев фестивальнең исеме уңаеннан.

“Аның Христиан диненә, гомумән дингә катнашы юк, - дип кушылды театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. - Шунысы да бар: спектакльләр чыга, әмма аны тамашачы күрми. Шуның өчен үзләренең премьераларыннан торган парад булдыру идеясын бик шәп, дияр идем. Мондый практика башка төбәкләрдә дә кулланыла һәм тамашачылар, тәнкыйтьчеләр фикерен ишетү ул коллективка үсәр өчен мөмкинлек бирә”.

Игъламов сүзләренчә, фестивальдә тәкъдим ителәчәк спектакльләрнең барысын да ул әле үзе дә карамаган.

- Буаны танытучы һәм үстерүче — ул театр. Анда тагын нәрсә бар? Спирт заводы, шикәр заводы башка җирләрдә дә бар. Ә театр үзенчәлекле. Театр тамашачыларны сагынган. Гастрольләр белән генә яшәү дөрес түгел. Үз тамашачың булу мөһим, - дип бәяләде Нияз әфәнде театрның эшчәнлеген.

Сүз уңаеннан, Буа театры артистлары чыгыш ясаудан тыш, үзләре дә тамашачы буларак Түбән Новгородның М.Горький исемендәге театры актрисасы Наталья Кузнецова уйнаячак “Запев Мадонны с Пинеги” моноспектаклен карый алачак. Бу спектакль чит илләрдә генә дә 25ләп гран-прига лаек булган.

Фестивальнең программасына килгәндә, тамашачыларга төрле жанрдагы һәм төрле авторларның, төрле режиссерларның эшләре тәкъдим ителәчәк.

Беренче көнне Дмитрий Данилов әсәре буенча куелган “Кем ул?” спектаклен карарга мөмкин. Автор үзе дә фестивальгә килергә планлаштыра икән.

Шул ук көнне олылар өчен “Виктория” әкияте тәкъдим ителәчәк.

Икенче көнне Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасы буенча куелган “Фатыйма” драмасы, 14 гыйнварда Искәндәр Сираҗи әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Тәүбә” драмасы һәм тамашачылар яратып өлгергән “Бәхеткә юл кайдан?” мелодрамасы күрсәтеләчәк.

Фестивальнең соңгы көнендә Илгиз Зәйниев әсәре буенча “Йорт” драмасы һәм Түбән Новгород кунагы катнашында спектакль карап булачак.


Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading