16+

Буа районында суга батып үлгән Динар белән Данил бик акыллы, эшчән балалар иде

Кичә Буа районында плотинага су коенырга китеп югалган балаларның берсен су төбеннән чыгарганнар.

Буа районында суга батып үлгән Динар белән Данил бик акыллы, эшчән балалар иде

Кичә Буа районында плотинага су коенырга китеп югалган балаларның берсен су төбеннән чыгарганнар.

Яңа Чәчкаб авыл җирлеге башлыгы Динә Габдрахманова безгә суга баткан малайларның берсенең гәүдәсен су төбеннән чыгаруларын әйтте, икенчесен әле дә эзлиләр, диде ул. Бүген ярдәмгә Казан водолазлары килгән. 

Кичә Буа районының Яңа Куҗак авылында яшәүче 16 һәм 15 яшьлек үсмер малайлар Әхмәт авылы тирәсендәге плотинага су коенырга киткән. Динә Дәүләтгалиевна әйтүенчә, бер малайның әнисе аңа өченче яртыда шалтыратып, улларының югалулары турында хәбәр иткән. Динар белән Данил икебертуганнар булып чыкты. Аларның әниләре бертуганнар. 16 яшьлек Динар узган елны тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Данилның тугызынчы сыйныфны тәмамлаганын бер ел көтеп, икесе бергә Буаның ветеринария училищесына укырга керергә җыенганнар. 
– Динар да, Данил да күп балалы гаиләдән. Икесе бик акыллы, тырыш, тәртиплеләр балалар иде. Әти-әни дип кенә торалар иде, – ди авыл башлыгы.  

Алдагы көннәрдә алар шул плотинага су керергә йөргәннәр. Бу юлы да ярты сәгатькә генә барып кайтабыз дип кенә чыгып киткәннәр. Озак кайтмагач, берсенең әнисе эзләргә чыга. Су буенда балаларның әйберләре ята, тик малайлар үзләре юк. Шуннан соң ана кеше ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Кичә Буа коткаручылары аларны эзләгән. Бүген Казаннан да килгәннәр. Эзләү өчен авыл буасыннан суны җибәргәннәр. Бер баланың гәүдәсен плотина уртасыннан тапканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading