Шәһри Казан

Булачак кияүләр ни өчен крафтлы чәй сайлый?

Тиктормас Сибгатуллиннар үзләренә яңа шөгыль тапкан. Хәзер Гөлсәрия белән Ленар крафтлы чәй сата.

Башта алар авылдан сөт продуктлары алып килеп сата иде. Аннары чишмә суы белән сату итә башладылар. Печән базарында катнашучылар Сибгатуллиннарны самавырда мәтрүшкә, карлыган яфраклары белән чәй пешерүчеләр буларак та белә. Яңа шөгыльләре дә самавыр тирәсеннән ерак китмәгән анысы. Чәй сату идеясе әлеге дә баягы шул Печән базарында туган.

– Чишмә суыннан чәй тагын да тәмлерәк пешсен өчен, авылдан мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфрак­лары алып килә идек. Үзебез дә шулай эчәргә яратабыз. Миңа ул әбиемнең самавырда кайнаткан чәй тәмен искә төшерә. Ә бөтнек белән чәйне Ленар белән танышкач кына эчә башладым. Очрашкан мәлләрдә, Рамазан аенда авыз ачканда чәй эчәргә дип, үзе яшәгән Яңа бистәдән бөтнек алып килә иде ул, – дип сөйли Гөлсәрия.

Су тутырып сату чәйгә караганда ансатрак кебек. Гөлсәрия исә киресен әйтә.
– Суны Казаннан 50 чакрым ерак­лыкта урнашкан чишмәдән тутырып алып кайту мәшәкатьлерәк. Күтәрер­гә дә авыр бит. Чәйне тартмаларга балалар йоклаганда тутырам, остарып та киттем. 20 минут эчендә 100 пакет чәй тутырам, – ди ул.

Реклама

Пакетларны Кытайдан кайтарталар. Ә югары сортлы, эре яфраклы чәйнең үзен кибетләрдән акция вакытында алып куялар. Шуңа үзләре киптереп әзерләгән карлыган яфраклары һәм мәтрүшкәне кушалар. Мондый тәмле хуш исле чәйнең тәмен халык тиз белеп алган. Күптән түгел чәйне, күчтәнәчкә дип, Австралиягә дә алып киткәннәр. Әниләр бәйрәме алдыннан Гонконгта яшәүче бер егет, булачак тещасының күңелен күрергә дип, тәмле чәй соратып алган ди әнә. Егет, мин әйтәм, бигрәк хәйләкәр. Яхшы күчтәнәч сайлаган. Әле шуннан мәтрүшкә исе дә килеп торса?! Шунда ук бер самавыр чәй эчелеп бетә, егет тә иң асыл кияүгә әйләнә дә куя.

Махсус тәм һәм ис бирә торган химик матдәләр салынмаган табигый чәйнең тышлыгына Лилия Косолапова үзенчәлекле рәсем тәкъдим иткән. Анда Тукай әфәнде самокатта бара, ә Мәрҗани колагына колакчын кигән. Халык сувенир кебек бу чәйне шул рәсемнәргә дә кызыгып ала, ди. Ә чәйне «Крафтлы чәй» дип атаганнар. «Крафт» – инглиз теленнән кәсепчелек дигәнне аңлата. Исеме дә килешкән тагын. Аягы җиңел булган димме шунда, үзмәшгуль буларак та теркәлеп куйганнар әле.

– Беренче генә елыбыз булса да, шактый заказлар алдык, тиз белеп алдылар безнең турыда. Яңа елга корпоративка 350 кап чәй сорадылар. Хәзер шуларны тутырабыз. Үзмәшгуль булып теркәлгәч, кибет, оешмалар безнең белән теләп эшли. Баштарак
шәхси эшмәкәр булып теркәликме дигән идек. Сата гына башлагач, үзен аклармы, шактый салымнар түлисе була дидек. Аннары менә үзмәшгульлек дигән нәрсә килеп чыкты. Эш башлаучылар өчен әйбәт мөмкинлек. Канун да бозмыйсың, күтәрә алмаслык салым да түләмисең, – ди Гөлсәрия.

Үзмәшгульлек турындагы мәгълүматны алар махсус ачылган сайтта (tvoedelo.pro) күргәннәр. Ленар «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге»н оештырган Лиана Пахарева белән элемтәгә кергән. Барысын да яхшылап аңлаттылар, бушка онлайн консультацияләр дә уздыралар, ди Ленар.
Тырыш гаилә киләчәктә яшел чәй сату турында да уйлый башлаган. Эшсез торырга яратмаган Сибгатуллиннар нәрсәгә алынса, шуны булдыра. Уйладылар икән, димәк, эшләячәкләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: