2011 елның 10 июлендә, Казан – Болгар – Казан маршруты буенча хәрәкәт иткәндә, Сөйки авылы тирәсендә “Булгария” теплоходы батты. Бу вакытта суднода 201 кеше булган. Барлыгы 79 кеше коткарылган, 122 кеше су астына киткән, шуларның 28е – балалар. Фаҗига булган урын елга ярыннан 3 километр ераклыкта булган.
10 июльдә “Булгария” теплоходы батканга унбер ел була. Ял итеп, күңел ачып кайтырбыз дип Болгарга чыгып киткән бик күпләр өчен ул соңгы сәяхәт булып чыга.
Кара көн...
2011 елның 10 июлендә, Казан – Болгар – Казан маршруты буенча хәрәкәт иткәндә, Сөйки авылы тирәсендә “Булгария” теплоходы батты. Бу вакытта суднода 201 кеше булган. Барлыгы 79 кеше коткарылган, 122 кеше су астына киткән, шуларның 28е – балалар. Фаҗига булган урын елга ярыннан 3 километр ераклыкта булган. Теплоход ике минут эчендә бата, шуңа экипажның ярдәм сорарга вакыты булмый. “Булгария”дән коткарылганнарны судан "Арабелла” теплоходы экипажы вәкилләре чыгара.
Сәгатенә 22 чакрым уза ала торган “Булгария” корабы 1955 елны Чехословакиядә ясалган.
Куйбышев сусаклагычы төбеннән "Булгария” теплоходын күтәрү һәм һәлак булганнарның гәүдәләрен эзләү буенча операция берничә көн дәвам итте һәм 2011 елның 26 июлендә тәмамланды.
Теплоход батуда тикшерүчеләр өч сәбәпне ачыклаган. Көймә техник яктан юлга чыгарга, анда эшләүчеләр көймәне идарә итәргә әзер булмаган. Су транспортында иминлек кагыйдәләре дә бозылган һәм хезмәткәрләр үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән. Җинаять эшен тикшерү мәгълүматлары 90 томга җиткән.
“Энем үлде дип әниләргә ничек кайтып әйтим!”
Арча районының Айван авылыннан Раилә белән Айнур Хәйретдиновлар да отпускаларының соңгы көннәрендә Болгарга барырга булалар. Авылда эш күп чак, печәне, җиләге өлгергән, бакчада көннәр буе казынсаң да эшнең бетәсе юк. Шулай да бераз күңел ачып кайтырбыз дип, теплоходка билет алалар.
– Без Болгарга ике гаилә бардык: хатыны белән энем Айнур һәм ирем Альберт белән мин. Ял бетеп бара, берәр җиргә барып кайтыйк дип, кинәт кенә уйланган сәяхәт иде ул. Башта Чебоксарны сайладык, күрәчәктер инде, ул нияттән кайтып, Болгарга барасы булдык. Раилә, мин, Альберт билетлар алырга бардык. Каютада душы юк дигәч, Альберт алайса бармыйм дип киреләнеп чыгып китте. Аны кире борып, көчкә ризалаштырдык. Бәлки бер билге дә булгандыр инде ул. Ул вакытта аны уйлап тормыйсың бит. Ә балаларны әти белән әнигә калдырдык. Айнурларның уллары Алмазга дүрт яшь ярым иде. Ул минем кызым белән бер яшьтә. Икесе бергә әбиләрендә калдылар. Энемнәрнең уллары белән соңгы тапкыр саубуллашулары булды ул, – дип сөйли башлады Айнурның апасы Эльмира.
Күзләренә яшь тулуын телефон аша да сизеп була иде. Бер тын эндәшми торгач, ул сүзен дәвам итәрлек көч тапты үзендә.
– Күрше каюталарда яшәдек. Фаҗига булыр алдыннан без алар янына кергән идек. Теплоход кыегая башлады да, коткару жилетларын киеп чыгарга дигән команда яңгырады. Без үз каютабызга кереп, тиз генә жилетларны киеп, ишеккә таба чаптык. Ул арада яшен яшьнәп яңгыр да коя башлады. Беркем берни уйламый чаба да чаба. Энемнәрне дә шул халык арасында дип уйладым. Теплоход тәмам батып бетә дигәндә, суга сикердек. Аннары коткару саллары ачылды, без шунда утырдык. Ирем Айнурларны эзләп карады, таба гына алмады. Батуларын аңласам да, күңелнең моңа ышанасы килмәде. Йөзеп чыга алганнардыр дигән өмет бар иде. Ә иң авыры авылга кайтып, әниләргә Айнурлар суга батты, дип әйтү иде. Ничек итеп кайтып әйтим дип елаганым әле дә истә. Уллары Алмаз әбисе белән бабасы янында үсте. Сөбханалла, бик акыллы егет, дүрт яшендә үк биюгә биргән идек. Биюне дә ярата, әби-бабасына да булышып тора. Әти белән әнисен бераз гына хәтерли, искә төшереп әйтеп куя. Баштарак әниләренең үлемен әйтмәгән идек. Психологлар барысын да белә торган яшьтә, әйтегез, сөйләгез дигәч, зиратка да алып бардык. Әниләре уллары өчен сөенеп яталардыр. Алмазыбызның бәхетләре алда булсын, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, хәерле гомерләр бирсен иде, – ди Эльмира.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар