Паспортта «милләт графасын» кире кайтарып кына милләтне саклап калып булырмы?
Бөтенроссия халык санын алу тагын күчерелә! Өченче тапкыр! 2020 елдан аны 2021 ел көзенә кадәр кичектергәннәр иде. Инде хәзер уздыру сроклары тагын ике атнага соңарачак.
Шулай итеп, халык санын исәпкә алу алдан билгеләнгәнчә 1 октябрьдән түгел, ә 15 октябрьдән башланачак һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мөстәкыйль рәвештә «Дәүләт хезмәте» порталында мәгълүматларын тутырырга теләүчеләр өчен җанисәп 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак.
Росстат хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия халык санын алуда 19 сентябрь көнне узачак сайлауның ресусларын кулланачаклар.
Җанисәп вакытында кеше үзенең милләтен дә күрсәтергә тиеш. Алай гына да түгел, респондент үзенең нинди милләт вәкиле икәнен «ачыклый» алмаган очракта, берничә вариантны яза алачак. Бу бераз сәеррәк яңгырый, әлбәттә. Әмма анкеталар инде 2019 елда ук формалаша башлаган иде. Кайбер сәясәтчеләр вариантларның күплеге буталчыклыкларга китерергә мөмкин дисә дә, милләтләрне шул рәвешле барлау ысулын кире какмадылар.
Милләт дигәннән. Паспортларда да элек булган «милләт» графасын 1992 елда алып атканнар иде. Хәзер инде шуны кире кайтарырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, Россиядә яшәүче аз санлы берничә милләт вәкиле шәхесне раслый торган документта үз милләтләрен күрсәтүне тели икән.
«Без канун кабул иттек. Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы аз санлы җирле халыкларның реестры булдырыла. Шул реестр нигезендә без документ тапшыра торган булабыз. Ягъни кайбер карарлар инде кабул ителгән», – ди Илдар әфәнде.
Аның сүзләренчә, милләтләр эшләре буенча комитет утырышларында «милләт» графасын кайтару хакында берничә тапкыр сүз кузгалтканнар. Әмма «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев фракция утырышларында бу мәсьәләнең каралмавын искәрткән.
2020 елда Дума депутаты Виталий Милонов әлеге сорауны күтәреп чыккан иде инде. 2015 елда исә Федерация Советы әгъзасы Жанна Иванова парламентка канун проекты тәкъдим итте. Ул да, паспортта гражданнарга үз милләтен күрсәтү мөмкинлеген булдырырга кирәк, дигән фикердә иде.
Әбри Хәбриев (алып баручы):
– Әлбәттә, бу гамәл башкарылса, яхшы булыр иде, тик... Тик паспортта «милләт графасын» кире кайтарып кына милләтне милләт буларак саклап калып булмый. Мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты дәресләрен кыскарткан (бетергән) заманда телебезне саклап калуда «милләт графасы» гына булышмаячак. Күреп торырсыз, 5-10 ел – паспортында «татар» дип язылса да, ул бала, үсмер русча сөйләшәчәк. Туган теленә битараф булмаган ата-аналар гына (безнең буын) телне саклап калуда үз өлешен кертә ала. Ә битарафлар, кызганычка, бихисап күп!
Римзил Вәлиев (җәмәгать эшлеклесе, журналист):
– Теләгән кеше үз милләтен күрсәтә алу хокукы булуга уңай карыйм. Җанисәп вакытында милләтне үзгәртәләр, диләр бит әле. Милләтне үзгәртеп булмый, статистиканы гына ялган ясап була. Авылда, шәһәрдә яшәүчеләр үзләре теләп, паспортларына язып, татар җәмәгатьчелегенең шул урындагы санын чамалап белергә ярдәм итәр иде ул. Тик нишләп Төньяктагы халыклар гына мондый хокукка ия булырга тиеш? Татарлар, мәсәлән, авылда яисә районда берләшеп, милләтебезне күрсәтәсебез килә дисә, була бит. Еллар буе күрсәтелмәгәч, әлбәттә, ниндидер процентлар чыгарып булмыйдыр. Җанисәп турында күп сөйлибез. Җанисәпне генә түгел, милләтләрнең яшәү урынын да барлау кирәк. Әгәр дә кеше күрсәтергә теләми икән, анысы инде аның эше. Яңа графаны кайтаруга уңай карыйм, тик әһәмияте зур дип санамыйм. Чөнки милләтен күрсәтү хокукы Россиядә яшәүче һәр кешенеке дә булырга тиеш, Төньяк халыкларыныкы гына түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар