16+

"Булса, Наил абыйда була инде ул", яки дефицит чакларны искә төшереп

Китап кадере. Ашыга-ашыга эшкә барганда, күзләр шушы китапка  тоште. Хуҗасы аннан әллә шулай матур итеп арынырга теләгән, әллә инде башка берәү дә мәгълүматлы булсын дип, берүзен язмыш кочагына ташлап киткән.

Китап кадере. Ашыга-ашыга эшкә барганда, күзләр шушы китапка  тоште. Хуҗасы аннан әллә шулай матур итеп арынырга теләгән, әллә инде башка берәү дә мәгълүматлы булсын дип, берүзен язмыш кочагына ташлап киткән.

Белмәссең, 80нче еллардагы кебек китап кытлыгын истә тоткандыр бәлки. Ни булса да, яхшы гамәл. Чүплеккэ чыгарып атмаган бит.

Хәтердә, студент елларында (1986) китап базарында җаның теләгән  дефицит китап өчен чират торганнар.  Автовокзалга җитәрәк Тинчурин урамында урнашкан урманчыкта иде ул. Иртәнге 5тән сатучылар җыела биредә. Теләгән китабың эләксен дисәң, син дә йоклап ятмыйсың. Модада детектив жанры  хөкем сөрә. Богомил Райновның " Что может быть лучше плохой  погоды " китабын кулга төшерү нияте белән янам. "Булса, Наил абыйда була инде ул",- диде китап җене кагылган Рафаэль абый. Әйе, ялгышмаган бит. Дөрестән дэ, укылышлы.

Китап кадерен белүче бу абзыйлар бәлки һаман да саталардыр әле. Ул "Блошиный базар"ны эшли дип ишеттем. Барып кайтырга кирәк әле. Анда бит үзгә дөнья. Сез дэ барыгыз. Рухи азык алырсыз. Яллар җитәрлек җитешмим диючеләргә.

Рәзинә Маликова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading