Шәһри Казан

Бушлай булганда ярый

Тәмәке көйрәтим дип ишек төбенә чыгып басуым була, әллә кайдан гына бер бабай пәйда булып, миннән тәмәке сорый.

Бер бирәсең, ике бирәсең – нәфесе туймый бу кешенең, тагын килеп сорый. Тәмәкенең зарары турында күп сөйләгәч, үзенекен тартуны ташлаган, ахры, бу хәзер, кешенекен генә суыра. Кулыма өчпочмак тотып ашап басып торганда, әле берсенең дә: «Мин дә кабып карыйм әле берне генә», – дигәне булмады. Чупа-чупс йә булмаса шоколад, туңдырма белән дә шул ук хәл, бер белмәгән кешегә «Мине дә сыйла әле» дисәң – сине бераз түбәсе киткән дип уйлаулары бар. Ә тәмәке сорау – гадәти күренеш, кесәңә берәр кап алып тык та тик йөр бөтенесен сыйлап, рәхәтләнсеннәр суырып. «Юк бит», – дисәң, «Сиңа нәрсә, төтен кызганычмыни?», – дип үпкәләүчеләр дә бар кайвакыт. Аңламассың бу кешеләрне.

Бер таныш язучым бар, кешене кире борып җибәрә белми, алдашмый да. Тәмәке «атучылар» мондый кешеләр булганда рәхәтләнә инде. Барабыз шулай урам буйлап икәү, теге уңлы-суллы тәмәкесен өләшә. Кайберсенә, туктап, кабызып та бирә әле. Яхшы кеше бу, күңеле киң, тәмәке кабы зур. Әүлиядай кеше белән янәшә баруыма горурланып бетә алмыйча атлыйм. Үзебезгә кирәкле җиргә барып җиткәч, туктап, берәрне көйрәтеп алырга булдык. «Мә әле, тәмлесе бусы, – дип, әллә нинди генә тәмле ис сеңдерелгәнен миңа сузды. – Үзем шундыен тартам мин». Ә икенче кесәсенә начарын тыгып йөри икән – урамдагы тәмәке «атучылар» өчен. Укыган кеше укыган кеше инде, бу язучы хәтле дә баш эшләмәгән минем.

Реклама

– Начар ясыйлар хәзер тәмәкене, әллә ниләр тыгып бетерәләр, ахры, – ди теге бабай, минем тәмәкене кабызып бер суыргач. – Элгәре менә хуш исләр килеп тора иде, сары каплы һинд чәе кебек...

Элгәре шулай булгандыр, ә хәзер начарланды, минем ике як кесәмдә ике төрле тәмәке йөри башлагач. Сораган кешегә каршы килә алмыйм инде, шул начарын гына булса да бирәм дә китәм, һинд чәе кебек түгел түгелен, бушлай суырганда ярый инде...

Инсаф Салихов, Казан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: