16+

Бәяләр “ишелә”, басылып кала күрмәгез! 

Атна башында бөтен мәгълүмат массакүләм чараларын йөгереп узган хәбәргә ышансак, Россия буйлап машина ягулыгы 4-5 тиенгә арзанайган ди.

Бәяләр “ишелә”, басылып кала күрмәгез! 

Атна башында бөтен мәгълүмат массакүләм чараларын йөгереп узган хәбәргә ышансак, Россия буйлап машина ягулыгы 4-5 тиенгә арзанайган ди.

 

 Ә ерак Хакасиядә, әнә, 55 тиенгә “ишелеп” үк төшкән, дип язалар. Хет бүген чык та йөгер канистраңны күтәреп!

Мантыйк аксакалларының моңарчы күрелмәгән бу “гаҗәп”не җирне бораулап аска кереп киткән нефть бәясенә бәйләп аңлатасы килер. Тик, ни кызганыч, ягулык бәясе нефть бәясенә уралып өскә генә үсә белә шул ул...  

“Ә шулай да, ни өчен бәя тиенләп кенә кими?” – соравына җавапны үзем менә хәзер аңлатам.  

Саный китсәң, бензинның үзкыйммәтендә нефть бәясенең өлеше нибары 11% тирәсе генә бит. Ягъни, салымнар, заправка хуҗаларына, акцизларга түләмәгән очракта, бензин 5 сумнан да кыйбат тормаска тиеш. Урам тулы машина, кибет тулы арзан тауар өелеп ятарга тиеш. Тиеш...  

Юк шул. Нәтиҗәдә, машина ягулыгы эчендәге нефть бәясе нәкъ менә шушы 5 сум кысаларында гына “шалтырап йөрергә” мәҗбүр. Әле бу 5 сумның да 2 сумы – нефть чыгару бәясе, 3 сумы – заводка кадәр илтеп тапшыру чыгымнары. Завод дигәнем – нефть эшкәртү заводы. Аның хуҗалары син заправкада түләп калдырган литр бәясенә якынча 13 процент, ягъни 5-6 сум өстәп куя да, заправкаларга озата. 

“Тәк! Калган 76% кая китә?!” дип сәнәк эзләп чыгып китәргә ашыкмагыз. Заправканың хуҗалары бар бит әле... Алар да, синең бакка бензин агызганда, гомуми бәянең якынча 16 процентын, ягъни 6-7 сум тирәсен “кысып кала”.  

Ә калган 60 процентны, җәмәгать, салымнар тәшкил итә, ягъни:  

17% - файдалы казылмалардан кулланган өчен түлисең,  

16% - акцизлар итеп түлисең,  

20% - НДС,  

6% тирәсе – керемгә һәм хезмәт хакына салынган салымнар. 

Менә шулай, нефть бәясенең төшүенә сөенеп утыруның һичьюгы мәгънәсез шөгыль булуын төшендерерлек дәрәҗәдә аңлата алганмындыр... 

Ә хәзер нефть турында. 

Беркемгә дә сер түгел, илебезнең төп керем чыганагы – нефть чыгару. Нефть ул – кияргә күлмәк-ыштаныбыз да, чәйгә салып эчәргә өрек-лимоныбыз да... Шуңа күрә, кара алтынга дөньякүләм бәяләрнең шаяруы, телибезме, теләмибезме, Россиянең милли валютасын АКШ доллары тирәсендә үрле-кырлы сикертергә мәҗбүр итә.  

“Баррель” бәясе төштеме – чит илләр белән сату-алу валютасына (долларга) ихтыяҗ арта, ихтыяҗ чит илдән кергән товар бәяләрен арттырып, турыдан-туры безнең кесәләргә китереп суга.  

Россия Үзәк банкы әледән-әле доллар запасларын тулыландырып тора. Бу исә – валюта бәясенең кискен сикерүеннән һәм гиперинфляциядән саклаучы иң гади чара.  

Фаразларга килгәндә, нефтьнең бер барреле (159 литрлы бер мичкәсе) бәясе, бүгенге кебек, 20-25 доллар тирәсендә тибрәлгән очракта, доллар шул 73-78 сум тирәсендә басып торачак. Ә нефть исә, бары тик дөньяда коронавирус пандемиясе тәмамланып, дөнья сәнәгате нормаль тормышка кайткач кына, нефтькә ихтыяҗ элеккеге хәләтенә килгәч кенә, 40-50 долларга кире күтәрелер дип көтәм.  

Нәрсә генә булмасын, дөньясы белән бер үк шартларда яшибез бүген. Беркемгә дә җиңел түгел.  

Көтәбез. Түзәбез. Бергә булганда – җиңәбез!  

Мин, Әмир Исламов әйтте, диярсез. 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading