16+

Быел “әбиләр чуагы” кайчан булыр?

Бик кисәк килде ул. Көтмәгәндә. Эссе җәй әле тиз генә китмәс, күңелләрне дә, тәнебезне дә җылытып, кояш безне озак сөендерер төсле иде.

Быел “әбиләр чуагы” кайчан булыр?

Бик кисәк килде ул. Көтмәгәндә. Эссе җәй әле тиз генә китмәс, күңелләрне дә, тәнебезне дә җылытып, кояш безне озак сөендерер төсле иде.

Әмма... Табигатьнең үз кануннары! Көз икән +35 градус градус җылылык көтмә инде син аңардан. Яңгыры да, кары да явып китәргә мөмкин. Ә бераздан ялтырап кояш чыкса да гаҗәпләнмә! Көз көне салават күпере сирәк була торган күренеш. Тик сентябрь башында табигать безне андый матурлыгы белән дә сөендерде.
Ә җылы? Җылы булачакмы соң? Салават күпере күренә дә, кача. Әле бит кояш җылысына туенып бетмәдек, табигать!

Синоптиклар фаразлавынча, бу атнада Татарстан башкаласында көннәр салкынча, уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

– Җәй аномаль эссе булды, ул көзен дә дәвам итәр дип фаразланган иде. Әмма алай булып чыкмады. Көтмәгәндә циркуляция үзгәрде һәм безгә Арктикадан салкын һава килде. Хәзерге вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Бу атна дәвамында күзәтеләчәк, – ди КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Фаразлар буенча, атна ахырына Казанда көндезге сәгатьләрдә +16 градуска кадәр җылытачак. Якындагы дүрт көндә шәһәрдә салкынча булачак. Көндез һава температурасы +12..+15 градуска кадәр күтәреләчәк, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Көзләрдә дә язлар кабатлана, дип җырлыйлар. Табигатьтә мондый күренешне без әбиләр чуагы, дибез. Кисәк суыклардан соң, халык та җылы республикага кайчан килер икән дип кызыксына башлады.

Синоптиклар фикеренчә, Казанда әбиләр чуагы сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында башланачак.
– Әбиләр чуагы бездә һәрвакыт сентябрь уртасында яки икенче яртысында була. Алтын көз антициклон белән килә. Бу вакытта коры, кояшлы көннәр башлана. Көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, – ди Юрий Переведенцев.

Метеоролог искә төшергәнчә, Казанда узган җәйдә эссе һава торышы күзәтелде.
– Классик әбиләр чуагы коры, кояшлы була, әмма ул атмосфера фронты белән бозылырга мөмкин. Әбиләр чуагының ни дәрәҗәдә классик булачагы әлегә билгеле түгел. Әбиләр чуагы берничә көннән алып берничә атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гадәттә ул бер атнага сузыла, – дип искәртте КФУ профессоры.
Переведенцев искәрткәнчә, узган елның сентябре салкын, ә әбиләр чуагы кыска вакытлы булды.

Фото: "Татар Информ" архивыннан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading