Шәһри Казан

“Быелгы кыш салкын булмаска охшаган”

Профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, иң соңгы салкыннар 1978 елның 31 декабрь төнендә була. Ул чакта Татарстанда һава температурасы – 44 градус дип теркәлгән.

Кышның килүен кайдан белеп була? Әгәр дә температура -5 градустан түбәнәйде икән, димәк, җылы киемнәрне чыгарырга ярый!

КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, иң соңгы салкыннар 1978 елның 31 декабрь төнендә була. Ул чакта Татарстанда һава температурасы – 44 градус дип теркәлгән. Хәзер шөкер, аның кадәр суыклар булганы юк үзе. Без дә җылы кышларга ияләнеп беттек диярлек. Метеорологлар узган кышны хәтта “алсу” кыш дип тә атады, чөнки кайбер көннәрне һава нольдән югары да күтәрелгәләде.

Салкыннар килде, күңел ябалак-ябалак кар явып, җирне каплавын, кар өстеннән итек киеп, “шыгыр-шыгыр” йөрүләрне көтә бит инде. Ә кар юк! Былтыр да юк иде, быел да күренми. Ул бит сәер нәрсә, сентябрьдә дә җирне каплап китүе бар, декабрьдә дә. Мисалга 1982 елда кар 29 декабрьдә генә яткан. Беренче кардан соң әллә ничәдер көн үткәр җир өслеген кар каплый дигән сынамышлар замана кары өчен түгел инде ул. Синоптиклар үзләре дә шулай ди бит әнә: “Сынамышлар монда эшләми!”

Переведенцев әфәнде глобаль температураның күтәрелүен кире какмый. Аның сүзләренчә, 100 елга якынча 2 градуска үсеш күзәтелә. Моның яхшы ягы да, начар ягы да бар. Температура артык күп күтәрелү — парник эффекты хасил итәргә мөмкин. Арктикада исә температура өч тапкырга тизрәк күтәрелә һәм бозлыклар эри. Нәтиҗәдә, Дөнья океаны ел саен 4 мм га күтәрелә. Йөз елга бу 1 метр чамасы дигән сүз. Суның шуның кадәрле күтәрелүе, әлбәттә, яхшы түгел. Һәм куркыныч яр буйларында яшәүчеләргә генә кагылмый, Россияне дә читләтеп үтми. Океанда су күтәрелү һәм җылыну мәңгелек туңны эретә. Россиянең күп өлешендә туң булуын, ә ул туңлыкларда газ һәм нефть торбалары сузылганлыгын исәпкә алсак, моның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен күзалларга була.

Яңгыр яумагач, кар да булмасмы?

Реклама

Июнь-июль айларында явым-төшем җитәрлек күләмдә булса, көз быел коры килде. Ноябрь аенда явым-төшем 10 мм дан да артмаган.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев билгеләп үткәнчә, күзәтүләр буенча бу вакытта бер генә бөртек тә кар яумаган еллар бар. Шул ук вакытта, кар катламы 6 см га җиткән еллар да аз түгел.

- Быел сентябрь ае аеруча да кояшлы булды. Әбиләр чуагы да озакка сузылды. Соңгы 145 елда җылы көннәрнең шулай озак торганы бары бер генә булган. Октябрь дә явым-төшемнәр буенча рекорд куйды. Ноябрь исә капма-каршылыклар ае буларак күзәтелә. Ай башында әле җылы иде. Әле айның яртысы бетмәде, инде суытты. Быел кыш бик тиз килде. Без пычрак вакыт белән “хозурланып” кала алмадык, - ди Тимур Әүхәдиев.

Юрий Переведенцев алдагы тәүлекләрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип фаразлый. Һава температурасы күтәрелсә дә, ишеп-ишеп кар яуганын көтүдән мәгънә юк.

- Ноябрьдә һава торышы норма тирәсендә булачак. Бәлки нормадан бераз гына түбән булыр. Явым-төшемнәр дә нормада булуы көтелә, ягъни 44 мм. Декабрьгә килгәндә, барысы да норма тирәсендә. Ягъни һава температурасы -8...-9 градус. Декабрьдә безгә Атлантика көчле тәэсир ясый, шуңа да декабрь иң салкын ай дию дөрес булмас. Иң салкыны – гыйнвар. Явым-төшемнәрне фаразлау синоптиклар өчен иң авыры. Быелгы кыш салкын булмаска охшаган, - ди Юрий әфәнде һәм Татарстанда кайчан калын кар катламы ятачагын әйтү кыен булуын искәртә. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: