16+

Бюллетеньнәр китте участокка

Дәүләт Думасына сайлауларга 9 көн калды! Бүгеннән Татарстанда 2810 сайлау участогы эшли башлады.

Бюллетеньнәр китте участокка

Дәүләт Думасына сайлауларга 9 көн калды! Бүгеннән Татарстанда 2810 сайлау участогы эшли башлады.

Моннан тыш тагын 46 сайлау участогы ачылачак. Алар яшәү урынында кайбер сәбәпләр аркасында тавыш бирә алмаучылар гамәлдә була. Мондый төр участоклар хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, вокзалларда, аэропортта урнашкан. Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр дә сайлауларда катнашу мөмкинлегенә ия.

Бүген “Идел - Пресс” типографиясе бюллетеньнәрне участокларга озату тәмамлады. Алдагы еллардан аермалы буларак, бюллетеньнәр бөтенесе бер көндә түгел, ә берничә көнгә бүлеп озатылган. Иң соңгы булып сайлау бюллетеньнәре Казандагы участокларга юллана.

Типография директоры Әнәс Әскәров сүзләренчә, бюллетеньнәрне бастыру һәм участокларга озату барышында график бозылган бер генә көн дә булмаган. “Тәүлек буе эшләдек. Бюллетеньнәр озатылганнан соң брак дип табылганнары юк ителәчәк”, - диде Әнәс әфәнде. Сүз уңаеннан, норма буенча сайлау бюллетеньнәрен бастырганда брак дип аларның 3 проценты табылырга мөмкин. Быел бу күрсәткеч 1,5 процент тәшкил иткән. Барлыгы 6 млн якын бюллетень әзерләнгән.

“Сайлау системасы бик тиз үзгәрә, үсә. Бик күп сайлаулар уза. Бу сайлаучыга гына аңлаешлы булырга тиеш түгел, һәр этапта эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, Дәүләт Думасына сайлаулар 19 сентябрь көнне узачак. Алдан сайларга теләүчеләр өчен сайлау участоклары 17, 18 сентябрь көннәрендә дә эшли. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading