Шәһри Казан

Чаллы эшмәкәре эшен, гаиләсен калдырып, 6 ел урманда яши

Чаллыдан 50 яшьлек эшмәкәр Владимир Сухов моннан алты еллар элек эшен, гаиләсен калдырып урманга яшәргә киткән.

Бу хакта «Челнинские известия» газетасы  хәбәр итте. Владимирның сигез баласы бар, ул үзе кикбоксинг буенча тренер.

Реклама

Аны Чаллыда кар кешесе, урман кешесе дип тә йөртәләр, Боровецкий Серафимы дигән исем дә биргәннәр. Ни өчен урманга киткәнен үзе дә төгәл генә аңлатып бирә алмый Владимир. Беренче дүрт ай урманда бүре кебек уладым, дигән. Шул рәвешле «дәваланган», начар ниятләр, ачу-явызлыктан котылган. Урманда тик ятмый. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, психология буенча диссертация яза. Кайберәүләр аның янына киңәш сорап килә. Ул наркомания, үз-үзеңә кул салу, башка шундый психологик проблемалары булган кешеләр белән эшли.

Баштарак үләннәр, боткалар ашап көн күргән. Хәзер янына килгән кеше азык-төлек китерә. Владимир урманга җайлашкан.Савыт-сабалары, аш-су өстәле дә бар. Үзенә иптәш тә тапкан әле. Аның янына тагын бер егет өстәлгән.
Урмандагы өйдә мич тә бар, кышын шунда җылыналар. хәер, Владимир болай да артык туңучан түгел, шулай да җәй көне дә киез итеген салмый. Ир-атлар чишмә суын кайнатып юыналар. Балалары әтиләренең хәлен белергә урманга килә икән. Иң олы кызына – 23 яшь. Ул да, әтисе кебек, кикбоксинг белән шөгыльләнә. Дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән. Ә иң кечкенә баласына – биш яшь.
– Урманда авыруның нәрсә икәнен дә оныттым,монда чиста – бензин исе дә, шау-шу да юк, – ди Владимир.
Шәһәргә кайтырга җыенмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: