16+

Чүбе бар – хуҗасы юк

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды

Чүбе бар – хуҗасы юк

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды

Казанның Атар бистәсенә керүгә үк борынга ят ис бәрелә. Якында гына урнашкан су чистарткыч корылмасыннан килгән ис кенә түгел бу. Буеннан-буена тезелеп киткән чүп контейнерларының атналар буена чистартылмыйча тулып ятуы да, чокыр-чакырларга ыргытылган көнкүреш чүпләре дә, бистә тирәсен “хушландыра”.

Экологлар да бистәдәге чүплекне бетерергә тырышып монда күптән үз сукмагын булдырган инде. Ләкин әлегә, әллә халыкның гамсезлеге, әллә җитәкчеләрнең табигать чисталыгына битарафлыгы сәбәпле, тиешле нәтиҗәләргә генә ирешеп булмый. Әнә Атарның Дорожная, 7 адресы буенча да зур гына бер чокырны төзелеш катлыклары белән тутырганнар. Санитар-экологик икеайлык кысаларында табигать сакчылары уздырган рейд вакытында шул чүпне бер трактор балчык белән күмеп маташа иде.

Экологлар килгәнен күргәч трактор эшен туктатты. Ләкин руль артында утыручы үзен ниндидер бер җинаятьтә тотылган кеше итеп танымады.
-Мин кушканны гына эшләүче бит. Бу урынны балчык белән күмәргә бистә администрациясе кушты. Алар әйткәч, мин эшлим инде. Монда йә уен мәйданчыгы, йә балалар бакчасы төземәкче булалар. Шуңа тәртипкә китерәм, - диде ул үз эшен аңлатып.


-Үтә күренмәле балалар бакчасы төзисезме? Сез аны инде ун ел төзисез бугай. Администрация җитәкчесен чакыр, - дип төпченде аннан инспектор.

Тракторист кабинасын ябып озак кына кем беләндер телефоннан сөйләште дә:
-Үзегез шалтратып карыйсызмы соң... минем телефонны алмыйлар, - диде.
Карасаң, бу территория инде күптәннән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “кара исемлегендә” булган.

-Бу җир инде узган елдан бирле безнең карамакта. Хәзерге вакытта административ хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен аларның шәхесен ачыклау эше бара. Ләкин бу җиңелләрдән түгел. Монда чүпне кем тели, шул ыргыта. Хәтта зур йөк машиналары да төзелеш чүпләре калдырып китә. Андыйларны ачыклау бик авыр. Шуңа да беренче эш итеп шушы җирнең хуҗасын яки аның өчен җаваплы булган кешеләрне ачыкларга кирәк, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территорияль идарәсе җитәкчесе Алмаз Исмагилов.

Биредә көнкүреш, төзелеш калдыкларын законсыз ыргыткан өчен урындагы затларга 10 000 нән алып 50 000 гә кадәр, юридик затларга 100 – 250 меңлек штраф каралган. Бу әле табигатькә китерелгән зыянны санамаганда. Хәзерге вакытта бу өлкәдә дә эшләр бара. Бирегә ыргытылган көнкүреш чүпләре (алар арасында кисәкле-кисәкле асфальт калдыклары да бар) куркынычлыгы буенча IV класслы чүпләр рәтенә керә. Тора-бара алар таркалып туфракка, кешеләргә зыян сала башлыячак дигән сүз бу.

-Бернинди очракта да чокырлар төзелеш калдыклары белән күмелергә тиеш түгел! Казанның һәр районында мондый проблемалар бар һәм алар җитәрлек. Аеруча да төзелеш барган территорияләрне контрольдә тотабыз, - ди Алмаз Исмагилов.
Бер караганда экологларның эшен җил тегермәннәре белән көрәшне хәтерләтергә мөмкин. Табигатьне чистарталар-чистарталар да, кар эрегәч тагын шул ук чүп өеме калкып чыга. Ни дисәң дә, бездә әле кешеләр үз артыннан җыештырырга өйрәнмәгән. Ләкин инспекторлар эшнең уңай якка үзгәрешен сизә башлаган инде.

-Чүп өемнәре елдан-ел кими. Халык та инде чүпне кая ыргытырга икән дип уйлана башлады. Без кешеләр белән гел аралашып торабыз. Төрле оешмаларда, мәктәпләрдә профилактик чаралар үткәрәбез. Халык тиешсез урында чүп ташлауны тәрбиясезлек, әдәпсезлек буларак кабул итәргә тиеш, - ди Алмаз Исмагилов.   

1нче апрельдә республикада санитар-экологик икеайлык акциясе башланды. Бу Татарстанның һәрбер шәһәрендә, район, авылларында территорияне җыештыру эшләре башлана дигән сүз. Атардагы кебек рейдарга да экологлар хәзер ешрак чыгачак. Инде быел Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территорияль идарәсе тарафыннан егермегә якын законсыз чүп өеме ачыкланган.
-Республиканы май бәйрәменә кадәр чүптән арындырырга тиешбез. Быел аеруча да су саклагыч зоналарына, халык күпләп ял итә торган урыннарга, парк, скверларга игътибар итәчәкбез. Максатыбыз чүп өемнәрен бетерү генә түгел. Ә әйләнә-тирә мохитне матурайту. Үз карамагыбызда булган коймаларны да буеячакбыз. Узган ел безнең чараларда 1 миллион 127 мең республика халкы катнашты, быел бу сан тагын да артыр дип өметләнәбез,  - диде Татарстан Республикасының әйләнә-тирәне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.

Экологик ике айлык дәвамында һәр кем үзен эколог буларак сынап карый ала. #ЭКОвесна2018 / #ЭКОяз2018 бәйгесе кысаларында үзегез ачыклаган чүп өеме турында хәбәр итегез, фотога, видеога төшерегез. Моның өчен Экология министры саллы гына бүләкләр дә тапшыра әле. Ә иң актив гаиләгә Кырымга юллама тапшырачаклар.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading