16+

Челтәрдәге матурлыкка ышанма

Яратам социаль челтәрләрне. Бигрәк тә инстаграмны. Тормыш матур анда чөнки.

Яратам социаль челтәрләрне. Бигрәк тә инстаграмны. Тормыш матур анда чөнки.

Кешеләр дә матур. Проблемалар артык чыгарылмый, борчулар сурәтләнми. Теге яки бу кеше үзен матур итеп фотога төшереп куйса, бу дөньяда аннан да бәхетлерәк адәм юк икән дип уйлый башлыйсың. Артистлар, танылган кешеләр турында гына сүз алып бармыйм. Гап-гади авыл кызлары-апалары, малайлары-абыйлары да шуңа омтыла. Нәрсәдән шулай икән?

Күп очракта адәм баласы реаль тормышта, инстадөньядагысы белән чагыштыр­ганда, күпкә... бәхетсезрәк, ямьсезрәк (кыяфәте белән генә түгел, эчке дөньясы белән диюем), мескенрәк. Шуны белә торып, андыйлар үзләрен виртуаль яшәештә булса да матуррак, бәхетлерәк, баерак итеп күрсәтәсе килә бугай. Төрле китаплардан цитаталар китереп, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, байлык, мотивация һәм башкалар турында сүз алып барганда, акыллы булып та күренә әле адәм баласы. Табигыйлык югала. Әйе, күп очракта инстаграмда хатын-кызы да, ир-аты да ясалма чыга кебек. 

Кеше куян куа дигән кебегрәк, күпләр, бигрәк тә 50дән узганнар күпләп керә башлады инстага. Андыйлар фотосын да куймый, ким дигәндә, табигать, песи, башка хайваннарны кертеп, берничә сурәт кенә урнаштыра, постын да язмый, хештегын да куймый, башка мөмкинлекләрне дә кулланмый. Чөнки ул үз аккаунтын... кеше тормышын карап утырыр өчен ачкан. Кызык бит: кем кая барган, кайсы йолдыз кемдә кунакта булып нәрсә ашаган, чишенгәнме, киенгәнме, нинди киемнәр кия, кемнәр белән йоклый... – башкалар тормышын күзәтеп утырудан ләззәт табучылар артканнан-арта бара. Комментарий язарга өйрәнә алучылары кешенең берәр гамәлен яки сурәтен тикшереп, берәр гаеп табарга да, мактарга, үзе герое яшәешен күреп шатланырга да мөмкин. Гаеп табучылар, тузга язмаган сүзләр язып утыручылар арасында шул 50-60 яшьтән узучыларның күпчелекне тәшкил итүе күңелне төшерә. Кемнең кемдә эше бар бит инде, югыйсә. Юк шул, тыгыласы, пычратасы килә. Шунысы кызык: фотолары булган гаеп табучыларның аккаунтларын карыйсың да, аларның тормышы да матур бит кебек күренә. Әнә бит нинди тәмле бәлеш пешереп куйган, җыйган җиләген чыгарып салган, кулларына оныкларын алып, елмаеп торучылар да, ирен яратып сурәтләүчеләр дә, башларына яулык-түбәтәй каплаучылары да (иманда дип уйларга нигез бар) шактый. Ә үзләре шундый сүзләр яза.

Виртуаль тормышта матур булып күренәсе килә шул. Эчке дөнья гына күренми анда...

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин аянычлысы кешелэрне яхшылыкка ондэу тугел, киресенчэ телэсэ нинди гайбэтлэр таратып берсен - берсе тубэнсетергэ Тырыша. Киресенчэ дус тату бердэм булсак яшэргэ жинелерэк булыр иде. Михербанлылык, кешелелек дигән тошенчэ югалып бара.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормыш матур анда... Сэхнэдэ купшылану, урамга, кеше арасына чыкканда матуррак киенеп чыгу, матурлык салоннары - матурлыкка омтылу. Минемчэ, виртуаль тормышта гына тугел, реаль тормышта да матур булып куренэсе килу гадэти хэл. Э эчке донья куренми инде ул... Сэнгать кешесе сэхнэгэ эче тулы кайгы-хэсрэт белэн менеп елмаю, матурлык булэк итэргэ момкин. Инстаграмда шатлыклы минутларны чагылдыру табигый хэл. Урамга чыксан кэефсез йозлэр, кредитка баткан авыру жэмгыять... Инстаграмда гына булса да матурлык булырга тиештер бит инде. Сэхнэдэ дэ бит ясалма матурлык. Табигыйлык юк. Кая сон ул табигыйлык сезненчэ? Ярый эле матур мизгеллэр бар. Шул кадрларны кеше инстаграмында саклый, уртаклаша... Авырулар, иман зэгыйфьлеге, чарасызлык ыржаеп тормасын, матур, елмайган фотолар артына каплансын... Шулай яши кеше. Сер бирми. Чыдам халык бит бездэ...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аптырыйм мин җырчылар адресына пычрак сүзләр язучыларга. Иренмичә язып утыралар бит әле. Әнә Зәмирәгә колхозница дигәннәр. Иренең яшь булуына да төрттермичә тыныч кына йоклый алмыйлар. кешенең кәефен бозып, үзләренең күңеле күтәреләме икән инде. Леронның серләшик аккаунтына яшь кызлар киңәш сорап яза. эт сөяк көтеп торган кебек, тотыналар шуларга ырылдарга. Матур төпле киңәш бирәсе урынга. Нишләп без кешеләр шулкадәр явыз. бер-беребезгә карата йомшак, ягымлырак булыйк әле!

        • аватар Без имени

          0

          0

          килешеп бетмим. ихлас, гади кешеләр дә бар инстаграмда. шәһридә чыккан блогер авыл апаен күзәтеп барам. эчкерсез кеше. Кылану юк, ясалмалык юк. Кызларым дип эндәшүе үк гади авылча.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик дөрес мәкалә, кеше мине белмиләр дип виртуаль дөньяда икейөзлеләнә шул

            Мөһим

            loading