16+

Чир кермәсен арага...

Коронавирус сәбәпле, бик күпләр атна дәвамында өйдә утырырга мәҗбүр. Хәерлегә булсын инде, Кытайдагы сымак аерылышучыларның саны арта күрмәсен дияргә генә кала. Эпидемия сәламәтлекне генә түгел, гаиләне дә какшатырга сәләтле икән.

Чир кермәсен арага...

Коронавирус сәбәпле, бик күпләр атна дәвамында өйдә утырырга мәҗбүр. Хәерлегә булсын инде, Кытайдагы сымак аерылышучыларның саны арта күрмәсен дияргә генә кала. Эпидемия сәламәтлекне генә түгел, гаиләне дә какшатырга сәләтле икән.

Бу хәлгә җитмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк? Психолог, психосоматика белгече, коуч Гөлназ МИРХӘЛИЛОВАдан шул хакта сораштык. 

– Гаилә таркалуның чын сәбәбе - карантин түгел. Аерылышуга барып җиткән парларның гаилә тормышында карантинга кадәр үк проблемалар булган, димәк. Ә карантинда, өйдә озак вакыт бергә булганда, алар тагын да кискенләшә. Талаш-ызгышлар ешая, партнерыңның үз-үзен тотышыннан риза булмау, аңардан гаеп эзләү, үпкәләү очраклары арта. Башка вакытта ир белән хатын икесе дә эштә, алар тәүлек буе бергә түгел. Кемдер гаилә тормышындагы күңелсезлекләрне эшендә онытып тора. Андагы мәшәкатьләр, аралашулар белән юана. Ә карантин вакытында мондый мөмкинлекләр юк. Шуңа да гаиләдәге киеренкелек арта. Һәм ир белән хатын аерылышуга кадәр барып җитәргә мөмкин. 

Әгәр дә парлар карантинга кадәр аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, бер-беренә юл куеп яшәгән икән – җәмгыятьтән изоляцияне алар яхшы кичерә. Андый ир белән хатынның, гадәттә, уртак мавыгулары бар. Үзләренең буш факытын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр. Нигезе нык булган гаиләләрне карантин кебек проблемалар, тормыш сынаулары ныгыта гына. Ә үзара мөнәсәбәтләре киеренке гаиләләр, киресенчә, мондый сынауны үтә алмый, – ди Гөлназ. 

Аныңча, Кытайда аерылышучыларның саны карантиннан соң кискен арту ЗАГСларның берничә ай эшләми торуы белән дә бәйле булырга мөмкин икән. 

– Шулай да өйдә изоляциядә утырганда мөнәсәбәтләр киеренкеләнеп китмәсен өчен нәрсә эшләргә соң? 
– Иң мөһиме – ир белән хатынның икесендә дә гаиләне саклап калу теләге булырга тиеш. Ә моның өчен проблемаларны үз вакытында уртага салып сөйләшә белү ярдәм итә. Бер-береңнең теләк-ихтыяҗларын аңлау, аларны ишетү, хөрмәт итү кирәк. 

– Гөлназ, короновирус йоктырудан куркып, хәтта паникага кадәр барып җиткән кешеләр бар. Аларга нәрсәләр киңәш итәсез? 
– Бу чиккә җитмәс өчен аның турындагы мәгълүматны мөмкин кадәр азрак укырга кирәк. Кеше: “Мин бу вирус турында күбрәк белгән саен яхшырак. Үз-үземне әйбәтрәк саклый алачакмын”, – дип уйларга мөмкин. Тик бу –  ялгыш фикер. Көне-төне короновирус турында мәгълүмат туплап утырган кешенең куркуы, шомлануы артырга гына мөмкин. Ә бу организм өчен стресс, иммунитетка зыян гына сала. Гел куркып йөрмәс өчен игътибарны башка – позитив әйберләргә юнәлтергә кирәк. Күңелеңә ошаган, рәхәтлек биргән шөгыльләр уйлап табарга, позитив телеканаллар, тапшырулар карарга, мавыктыргыч китаплар укырга була. Мондый шөгыльләр организмга күтәренке кәеф гормоннары эшләп чыгарырга булыша. Алар исә иммунитетка уңай тәэсир итә, аны ныгытырга ярдәм итә. 

Тагын шунысы бар – короновирустан паника дәрәҗәсенә җитеп куркучыларның бу халәте пандемия белән генә бәйле түгел. Алар, гомумән, тормышта күп нәрсәдән курка. Үз-үзләренә ышанычлары юк дәрәҗәсендә. Нигездә, дөньяга пессимистик карашлы кешеләрдә күзәтелә бу. Куркуларын җиңәр өчен аларга үз өстендә эшләргә, фикерләүләрен үзгәртергә кирәк. Бу эштә, әлбәттә, махсус белгечләр – психологлар, психотерапевтлар ярдәме кирәк. 

– Коронавирустан курку курыкмауга караганда, чиген белгәндә, яхшырак та түгелме? 
– Курку курыкмауга караганда файдалырак, чөнки ул кешегә саклану кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлегенә зыян салмаска ярдәм итә. Кирәгеннән артык хафалана, шомлана, паникага бирелә торган кешеләр беркая чыкмыйча өйдә утырганда да көннәр буе куркып, шомланып йөрергә мөмкиннәр. Бу кешенең нерв системасы өчен зур киеренкелек тудыра. Бу исә, үз чиратында, эндокрин системаның стресс гормоннарын кирәгеннән артык эшләп чыгаруына китерә. Нәтиҗәдә, иммун системага да зыян килә. Аның авыруларга каршы тору сәләте кими. Төшенкелеккә биремәүчеләрнең, оптимистларның азрак авыруы, авырган очракта да пессимистларга караганда тизрәк терелүе билгеле.

– Балалар да карантинда бит әле, алар белән бу сынаулы чорны ничек файдалы үткәрергә?
– Бала белән аралашырга, сөйләшергә, аның белән уйнарга, бергәләп кулдан нәрсәдер булса эшләргә, ниндидер тәмле ризык әзерләргә була. Бергәләп мультфильмнар, мавыктыргыч балалар фильмнары карарга, әкиятләр сөйләргә, табышмаклар чишәргә, рәсем ясарга мөмкин. Үзеңнең балачагыңда булган кызыклы хәлләрне сөйләргә яисә балаңның кечкенә вакытында булган вакыйгаларны искә төшерергә – безнең улларыбыз һәм кызларыбыз аларны тыңларга бик ярата. Бергәләп зарядка ясарга, өй җыештырырга була. Бала белән карантинны файдалы итеп үткәрү юллары бик күп. Боларны эшләү теләге булырга тиеш – шунысы бик мөһим. Һәм бу эшләргә мәҗбүри шөгыль итеп карамагыз, ә үзегез дә алардан тәм табарга, чын күңелдән бирелеп, балаларыгызга кушылып уйнарга тырышыгыз. Шул чакта үзегезнең дә кәеф күтәрелер, карантин җиңел үтәр. Баланың ялын файдалы үткәрер өчен аның белән иртәдән кичкә кадәр утыру мәҗбүри түгел. Көненә 20-30 минутыңны балага багышлау да җитә, ди психологлар. Балага гел өйрәтеп, һаман саен: “Тегеләй эшлә, болай ит!” – дип тору да кирәкми. Ул үзенә ни кирәген, нинди шөгыль ошаганын үзе аңлый белергә тиеш. Моңа баланы кечкенәдән өйрәтергә, аңа сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк. 

– Короновирус белән бәйле вазгыятьтән без үзебез өчен ниндидер сабак та алырга тиешбездер? 
– Беренче чиратта үз сәламәтлегең турында кайгырта башларга өйрәнергә вакыт. Сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга: дөрес тукланырга, көн саен саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә яисә җәяү йөрергә тырышырга. Үпкә, рәнҗү, ачу тулы күңел белән түгел, ә тормышның уңай якларын күрә белеп, шат һәм көр күңел белән яшәргә. Болар барысы да иммунитетны ныгыта торган гамәлләр. Ә, белгәнебезчә, иммунитеты нык кешеләр короновирусны җиңел кичерә. Бәлки, бөтенләй йоктырмый. Гомумән, бөтен вируслар да иммунитеты нык кешеләрне читләтеп үтә дияргә мөмкин.

Тагын бер сабак – тормышның, яшәүнең кадерен белү. Булганына шөкер итү. Әйтик, карантинда утыру кеше гомере өчен иң мөһим булган әйберләрдән саналган саф һаваның, кояшның безгә бушлай бирелгәнен аңларга һәм шуның өчен рәхмәт хисе тоеп яшәргә өйрәтә. Мәктәптән, укытучылардан, өй эшләреннән гел зарланган ата-аналарга балаларның бушлай уку мөмкинлеге булуын искә төшерә. Эшкә барасы килмәүчеләр һәр иртә уянып урамга чыгуның нинди бәхет икәнен тояр. Шуны да әйтергә кирәк: коронавирусның табигатькә дә йогынтысы булды. Карантин вакытында планета ял итә дияр идем мин. Халыкның күпләп карантинда утыруы, автомобильләрдә йөрүчеләрнең кимүе, завод-фабрикаларның эшләмәве сәбәпле Кытайның һавасы сафланган, ә Италиядә Венеция суы чистарган дип язалар. Ни генә булмасын, саклык чараларын күрергә һәм бар да әйбәт узасына чын күңелдән ышанырга кирәк. Ышану көченең дөньядагы иң зур көчләрнең берсе икәнен психология фәне исбатлады инде!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading