16+

Чистомэн: “Әле дә супергерой булырга тырышам”

Безнең заман супергерое ул! Яшел битлектән, кара күзлектән. Командировкага, ял итәргә барган җиреннән яки узып барышлый машинасын туктата да, капчык алып, шундагы чүпне җыештырып та куя. Сүзем Артур Матис-Сираҗиев турында. Социаль челтәрләрдә ул Чистомэн буларак билгеле.

Чистомэн: “Әле дә супергерой булырга тырышам”

Безнең заман супергерое ул! Яшел битлектән, кара күзлектән. Командировкага, ял итәргә барган җиреннән яки узып барышлый машинасын туктата да, капчык алып, шундагы чүпне җыештырып та куя. Сүзем Артур Матис-Сираҗиев турында. Социаль челтәрләрдә ул Чистомэн буларак билгеле.

Анда үзенең сәхифәсен дә алып бара. Артурның кайсы шәһәрләрдә яки төбәкләрдә булганын блогыннан да күзәтеп барып була. Аның белән шул сәхифә аша таныштым. Артур тумышы белән Магнитогорск шәһәреннән, 7 яшь булганда, гаиләсе белән Чиләбегә күчеп килгәннәр. Социаль челтәрләрдә төрле сәхифәләрне үстерү белән шөгыльләнә.

Эковолонтер булып китү тарихы турында сораша башлагач, үземне бу хәрәкәткә кушылучы дип санамыйм, дөньяны ничек күрергә теләвем һәм мине нәрсәләр борчуы турындагы блог кына алып барам, еш кына аны кешеләрнең чүпкә карашы аша күрсәтергә тырышам, диде ул. Артур блогын 2015 елдан ук алып бара. Шул елны беренче рейдын да уздырган. Җиде ел эчендә Магнитогорск, Сатка, Миасс, Златоуст, Чибәркүл, Екатеринбург, Төмән, Тобольск, Петрозаводск, Санкт-Петербург, Курган, Шадринск, Каменск-Уральский, Коломна, Уфа, Салават, Стәрлетамак, Түбән Кама, Чаллы, Кыштым, Южноуральск, Коркино, Оренбург, Самара, Тольятти, Троицк, Дордрехт (Нидерланд) шәһәрләрендә булып, якынча бер мең капчык чүп җыйган. 

– Артур, рейд узачак шәһәрләрне алдан ук сайлап куясызмы?
– Ул шәһәрләрдә төрле сәбәп белән булам. Эш белән яки сәяхәт итәргә барганда. Яңа шәһәргә килү белән, шунда рейд үткәрергә тырышам. Шул ук вакытта махсус тур белән дә чыгып китәм. Күптән түгел шул нияттән Татарстан белән Башкортстанның биш шәһәрендә булдым. Бу очракта махсус маршрут төзедем.  

– Аңлавымча, рейдларга ялгыз йөрисез?
– Нәкъ шулай. Алай уңайлырак. Кем беләндер туры китерергә, алдан сөйләшергә дә кирәкми. Капчык алдың да киттең. Әмма елга бер язылучыларым белән уртак рейд уздырам. Шушы еллар эчендә әйләнә-тирәбезгә битараф булмаган бик күп фикердәшләр таптым. Тугыз катлы иске йорт яки Мәскәү үзәгендәге матур парк булсынмы, алар барысы да чиста булырга тиеш.

– Ә ни өчен битлек артына яшеренәсез?
– Күптән яшеренмим инде. Социаль челтәрләрдә минем битлексез төшкән фотолар да бар. Рейдларда битлекне үзем уйлап тапкан образ саклансын өчен киям. Беркем дә белмәгән кешенең чүп җыеп йөрүе кемгә кызык? Ә инде битлек кигән супергеройның чүп монстры белән көрәшүе инде башка тарих. Аннары чүп җыйганда кимим бит ул битлекне. Аның белән эшләргә җайсыз. Соңыннан фотога төшкәндә генә киеп куям. Бу образны сайлавым исә супергерой жанрын яратуым белән бәйле. Бала вакытында кемнең генә супергерой буласы килмәде икән? Мин әле дә шуңа ошарга тырышам...

– Буш вакытларыгызда нәрсәләр белән кызыксынасыз?
– Сәяхәт итәргә яратам. Дачада нәрсә дә булса эшләп куям. 

– Ә киләчәккә планнарыгыз?
– Блогны алып баруны дәвам итү. Рейдларны тагын да күбрәк оештыру.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X