16+

Чит илгә барсаң, кайтасыңны уйла

Соңгы елларда халык товарны чит илләрдән почта аша кайтартуны хуп күрә башлады. Татарстан таможнясына караган Казан почта таможня посты быелның 9 аенда 8 миллионга якын посылканы тикшергән. Алар арасында контрафакт товарлар булуы да ачыкланган.

Чит илгә барсаң, кайтасыңны уйла

Соңгы елларда халык товарны чит илләрдән почта аша кайтартуны хуп күрә башлады. Татарстан таможнясына караган Казан почта таможня посты быелның 9 аенда 8 миллионга якын посылканы тикшергән. Алар арасында контрафакт товарлар булуы да ачыкланган.

Республика контрафакт продукция табылу очраклары буенча Россиядә дүртенче урында тора. Шул рәвешле быел гына да 5500 берәмлек товар контрафакт булуы ачыкланып, кире озатылган.

– Алар арасында дару препаратлары, балалар конструкторлары һәм уенчыклар, машина частьлары иң зур урынны алып тора. Иң күп ялган товар Кытайдан керә, аннан кала Һиндстан, Гонконг, Сингапур, Финляндия, Германия, АКШ, Малайзия, Тайвань, Нидерланд – беренче унлыкта, – дип сөйләде Татарстан таможня башлыгы Альберт Мавликов матбугат конференциясендә.

Очрашуда ул туристлык сезонында таможня хезмәте эшчәнлегенә дә тукталды. Татарстан таможнясы «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына хезмәт күрсәтә. Май аеннан алып сентябрьгә кадәр «Казан» аэропортында – 4257, «Бигеш» аэропортында 473 халыкара һава судносы тикшерелгән.

Таможня кагыйдәләрен бозу очраклары дәвам итә. Ел башыннан административ хокук бозу буенча 588 эш ачылган.
– Кагыйдә бозу очраклары арасында алкоголь һәм тәмәке продукциясен тиешле нормадан күбрәк алу, пычак, кастет, дубинка кебек кораллар, югалу куркынычы янаган фауна һәм флора төрләрен алып кайту күренешләре аеруча күп күзәтелә. Чит илгә барганда яки кайт­канда туристлар чикне узуның никадәр җитди булуын аңламый. Үзең белән ниләр һәм күпме күләмдә алырга яраганлыгы турында алдан белешү зыян итмәс иде, – ди Альберт Мавликов.

Быел августта узган «Ворлдскиллс» чемпионаты көннәрендә таможня хезмәткәрләренә аеруча оператив эшләргә туры килгән. Бу алар өчен яңа тәҗрибә булган. Ни өчен дигәндә, чемпионатка гомуми бәясе 15 миллион евро торган, авырлыгы 389 тонна булган күп төрле җиһазлар алып килгәннәр. Аннары ярышларга 41 ил делегациясе ике көн эчендә килеп беткән. Чемпионат ачылган һәм ябылган көннәрдә 48әр рейс ясалган.

 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading