16+

Чит илләр татарча өйрәнә! Ә без?

«Анталия татарлары» татар оешмасы төркеме җитәкчесе Оксана Назарова Төркиянең Анталия шәһәрендә «Туган тел» проектын башлап җибәргән.

Чит илләр татарча өйрәнә! Ә без?

«Анталия татарлары» татар оешмасы төркеме җитәкчесе Оксана Назарова Төркиянең Анталия шәһәрендә «Туган тел» проектын башлап җибәргән.

Проект узган елның октябреннән Анталиядәге татар шимбә мәктәбе кысаларында тормышка ашырыла. Казахстан, Кыргызстан, Италия, Төркия илләре татарлары шулай татар телен өйрәнә, әдәбияты, мәдәнияте белән таныша.

– Проектны Анталия татарлары өчен башлап җибәргән идек. Чит җирдә туган телне саклап калу бик кыен бит. Хәзер инде анда катнашырга башка илләр дә үз теләкләрен белдерде. Дәресләр бары шимбә көнне генә бара иде. Ләкин атнасына бер сәгать эчендә генә телне өйрәнеп булмаганын аңладым. Дәресләр кызык та булырга тиеш бит әле. Шуңа киңәергә уйладык. Хәзер балалар өчен онлайн трансляцияләр оештырабыз, – ди Оксана Назарова.
Проектта 5-15 яшьлек балалар катнаша. Киләсе уку елыннан дәресләрне олылар өчен дә оештырырга уйлыйлар. Кызыксынучылар күп икән.

Проект авторлары скайп аша Татарстан музейлары буйлап экскурсияләр оештыра, татар җырчылары, язучылары белән очрашулар үткәрә. 15-20 минут барган туры элемтә вакытында чит илдәге балалар кызыксындырган сорауларын да бирә, аралаша да ала.

Әлеге проектка беренчеләрдән булып Тукай әдәби музее да кушылган булган. Музей мөдире Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, балалар аларның яңа экспозициясен аерым бер кызыксыну белән караган.
– Проект белән балалар бик кызыксынды. Алар өчен Тукай – изге сүз. Алар өчен Тукай – бердәмлек, татар теле, татар милләте символы, – ди Гүзәл Төхвәтова.
Проектта «Казан егетләре» төркеме дә катнаша. Алар дәрес ахырында балаларга иҗади өй эше бирә икән.
– Кайвакыт билгеле бер темага рәсем ясатабыз, татар телендә җыр, шигырь өйрәнергә кушабыз. Иң яхшы эш авторларына татар телендә балалар китабы, татарча җырлар дискын почта аша җибәрәбез, – ди «Казан егетләре» төркеме җырчысы Айдар Әгъләмов.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, Камал театры да чит илдә яшәүче татарлар өчен спектакльләрне онлайн күрсәтеп барулары турында сөйләде. Туры элемтәләр узган елның февраль аеннан ук бара икән инде.

Мәктәптә барлык балалар да бушлай белем ала. Укытучылар да бушлай, күңел кушуы буенча эшли икән. Моны проект авторы Оксана Назарова «Телне сатып булмый!» дип аңлатты.
–Татарстанда татар телен популярлаштыру фонды булсын иде. Ярый без үз көчебез белән дәреслекләр таптык. Татар конгрессы да булышып тора. Ә бит кайбер илләрдә татарлар бер китап та таба алмый интегә. Аннан соң, бөтен кешенең дә бушка эшлисе килми. Укытучыларга да бераз хезмәт хакы түләрлек акча булса иде. Фонд булдырсалар, безгә дә эшләргә җайлырак булыр иде, – ди Оксана Назарова.

Тагын бер проблема – күп кенә Татарстан музейларына әле дә вай-фай кертелмәгән икән. Бу туры эфирлар оештыруны бераз кыенлаштыра, ди оештыручылар.
Чит илләрнең татар телен өйрәнү­ләре сокландыра, тәвәккәлләп башланган эшнең җимешләре булсын дигән теләктә генә каласы килә.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading