...Инде киткән иде бит, саубуллашып, куллар болгап, гөрләвекләр булып елап, карагайлар яныннан китеп барганын үзем дә күреп калган идем. Ә ул кабат кайткан әйләнеп, ак карларга бәйләнеп.
Скопировать ссылку
...Инде киткән иде бит, саубуллашып, куллар болгап, гөрләвекләр булып елап, карагайлар яныннан китеп барганын үзем дә күреп калган идем. Ә ул кабат кайткан әйләнеп, ак карларга бәйләнеп.
Кемне әйтәсең дип, кышны инде, кемне булсын. Йөри малай, киләп сарып. Зариф абзый әйтмешли, бер килгәнгә биш китте инде. Теге элек атлар җигеп кунакка йөргән заманда безнең авылда китә алмыйча җиксендереп бетергән кунакның атына “кунак печәне” ашатканнар. Болында, кое рәтендә бер печән үскән, аның хуш исе!. Борынгылар әйтмешли, борыныңа бөтереп тыгарлык. Тик, ни хикмәт, шул печәнне ат ашамаган.
Быелгы кыш шикелле китә алмаган кунакның аты алдына хуҗа абзый шул печәнне салып куйган. Бер көн тора ат алдында печән, ике көн тора... ә ат ашамый. Кунак аптырашта, аның белән бергә хуҗа да “аптырашта”.
Комментарийлар