16+

Чор фаҗигасе милләткә бәйлеме? 

“Сеңелкәш”тән соң “Зөләйха”ны карап булмады.

Чор фаҗигасе милләткә бәйлеме? 

“Сеңелкәш”тән соң “Зөләйха”ны карап булмады.

 

 

Бу көннәрдә безнең йөрәккә якын булырга тиеш ике фильм күрсәтелде: “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) һәм “Сеңелкәш” (“Сестренка”). Берсен берничә сериягә бүлеп, икенчесен бер сериядә. 

Югыйсә, икесе ике ракурстагы кино, әмма Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгәнендә самими, шул ук вакытта бәгырьләрне айкый торган кадрлар күпкә көчлерәк булып чыкты. Шуңа да “Сеңелкәш”тән соң “Зөләйха күзләрен ача”ны карыйсы килмәде. 

Китабы гына түгел, Гүзәл Яхинаның экранга чыккан фильмы да зур шау-шу уятты. Аерым милли хисләре көчлерәк тә булган кешеләрне генә түгел, дини даирәне дә битараф калдырмады ул. Беренче сериядән соң ук күрсәтелгән кадрлар, Зөләйханың авылдагы тормышы, мәчет тирәсендәге хәлләрдән дә риза калмаучылар күп булды. Бигрәк тә таш бина эчендәге интим кадрлар күпләрнең ачуын кабартты, чынлыкта да шул мәчеттә төшерелгәнме-юкмы кебек сораулар кузгатты. Анда төшерелмәсә дә, шунда кебек күрсәтелгәч, барыбер башка фикер уята. 

Фильмда күрсәтелгән кайбер кадрлар бигрәк тә мантыйкка туры килми кебек. Әнә, сөргенгә сөрелүче дин әһелләренең исемнәре аталганнан соң, дини өлкәдә Әлбир Крганов кебек җаваплы кешеләр дә битараф кала алмады, фильмны эшләүчеләр мөселман җәмәгатьчелегеннән гафу үтенергә тиеш, диде. Татарны түбәнсетә торган кадрлар да җитәрлек кебек. Шуларны анализласаң, фильмда да, китапта да кайбер эш-гамәлләр махсус эшләнгән кебек тоела башлый. Әмма, кешеләрнең ачы язмышларын күрсәткәндә, күпләр аны сизмичә дә кала. Безнең халыкта мондый язмышлар да аз булмаган. Фаҗиганең асылын һәркем үзенчә эзли. 

Кинокадрлар, гомумән, фильмның эшләнеше төрле фикерләр уята. Китап чыкканнан соң купкан шау-шу, карантинны да оныттырып, кабат бәхәскә әйләнде. Кинодагы төп фаҗигане аңлаган хәлдә дә, Яхинаның “Зөләйха”сына бәя һәрвакыт төрлечә булачак. Аларның һәрберсе турында аерым-аерым сөйләргә мөмкин булыр иде. Кино караучы гади халык үзе дә төрлечә уйлый. “Чынлыкта да, шундый хәлләр булган бит.

Әбиләребез дә күп сөйлиләр иде авыр язмышлары, кайнаналарының кагулары, кимсетелүләре турында”, “Карарга куркам. Әгәр фильмдагы вакыйгалар чын тормыштан алынган булса, халкым нинди кимсетүләр аша үткән һәм түзгән икәнлеге аңлашыла! Китабын укыганда да куркыныч урыннарны төшереп калдырдым”, “белмим, миңа ошады, елап карадым. Бик авыр фильм, ләкин барыбер карыйсы килә. Безнең әбиләрнең тормышы бу”, “фикер ишетәсегез килсә, Фәүзия Бәйрәмова мәкаләсен укыгыз”, “татар халкын, гореф-гадәтләрен дөрес сурәтләмиләр”, “шаккатам мин халыкка. Бу бит әкият түгел, ачы чынбарлык”, “федераль каналдан татар җырын ишеткәч, горурлык кичердем”, “татарларны хурлау күрмәдем мин. Динле булганбыз икән. Яхшысы да бар, усалы да. Татарлар турында кино карыйсы юк, урамга гына чыгасы. 90 проценты урыслашкан икәнен күреп була”. Фикерләрне дәвам итәргә була. 

Китабын укыган идем. Фильмның яртысын караганнан соң, фикерем үзгәрмәде. Китаптагы хәлләр, нәрсә генә уйласак та, безнең чынбарлык бит. Бу, татарның фаҗигасе генә түгел, бу шул чорның ачы хакыйкате. Ачлык-ялангачлык алдында да, хәтта шул каһәр суккан раскулачивание каршында да бөтен кеше бертигез. Мондый хәлдә милли хисләр дә беркадәр суынып китә. 70 яшьлек муллага 17 яшьлек кызларны дүртенче хатын итеп кияүгә бирү, кимсетүләр, чәчләре белән җир себереп тә ярый алмаган киленнәр, бер сүз дә дәшә алмыйча гомер итү – болар барысы да булган хәлләр. Ирен дә, корткасын да уйлап чыгарасы юк – барысы да безнең тормышта.

Кино, гомумән, татар халкын хурлый дип кабул ителми, шул заманда яшәгән кешеләрнең язмышы туплап бирелгән. Аннан Зөләйха, фильмда бигрәк тә, алып баручы ролендә түгел. Шуңа да бөтен идеяне аның образы аша үткәрергә кирәкми. Кинокадрларда татарларга, чуашка яки башка халыкларга карата бернинди фикер тумый. Алар, сөргенгә сөрелеп, мескен хәлгә китерелгән затлар. Монда аларның милләте юк. Әсәрне язучы да, режиссерлар да аны шулай итеп тасвирламаган. Эзләп тә азапланмыйк. Монда яшәү өчен көрәштә һәркем исән калырга гына тырыша. Бигрәк тә бала язмышы үзәккә куелганда. 

Журналист хезмәтемә бәйле истәлекләр яңара. Кукмара районында раскулачиваниега бәйле аерылышып, 70 ел буе күрешмәгән икетуганны очраштырырга алып кайткан идем. Нурания апаның әнисе башка туганнарыннан, әти-әнисеннән аерылып, Кукмарада яшәп кала, чөнки ул ярлырак егеткә кияүгә чыккан була. Сөргенгә сөрелүче әти-әнисен озатырга күкрәк баласын күтәреп бара ул. “Әллә баланы Нократ елгасына ташлап, ияреп китимме икән”, – дип уйлый ул ачыргаланып. Тик бала хакына хатын монда кала, башкаларны сөрәләр.

Ә андагы газаплы тормышны бер сүз белән дә әйтеп булмый, күпме нәселләр тузгыган еллар бит. “Зөләйха” күрсәтелә башлагач, һәркем үзенең әби-бабайларының язмышын сөйли башлады. “Безнең авылда ачлыкка түзә алмыйча Финляндиягә күченеп киткән гаиләләр булган. Сугыш башланыр алдыннан алар Россиягә кире кайталар. Диңгез аша чыкканда, чир эләгә, зәңгелә авыруыннан балалар үлә башлый.

Мәхүп түтигә берәм-берәм балаларын диңгезгә ташлаталар. Шуңа да тормышта моннан да хәтәррәк хәлләр булган, убырлы корткадан да, Мортазадан да явызрак адәмнәр булган. “Кайтканда берсе генә исән калды”, дип сөйләгән. Кайда гына яшәсәк тә, бер рәхәт күрмәдек диючеләр күп булган шул. Никадәр авырлык күрсә дә, адәм баласы түзә. Шунысы хак: бу тормышта берни дә уйлап чыгарасы түгел.  

...“Зөләйха” фильмын һәркемнең үзенчә анализларга хакы бар. Бер караганда, ул гадәти рус фильмнарыннан аерылмый да кебек. Үзебезнеке дип таныган очракта, анда татар тормышы, татар авылы, татар характеры булырга тиеш. Нәкъ “Сеңелкәш”тәге кебек. Анда да балалар фаҗиганең үзәгендә кайный. Ничә тапкыр карасак та, кайбер кадрларны кабат карыйсы килә. 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading