16+

Чүп капчыгында бүләк тә бар

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экология икеайлыгы башланып китә. 

Чүп капчыгында бүләк тә бар

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экология икеайлыгы башланып китә. 

Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков хәбәр итте. 

– Узган ел тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 6127 очрагы теркәлгән иде. Республика территориясендә рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 1693 чүплек табылды, ел дәвамында 1592 чүплек урыны чистартылды. Гаеплеләргә 19 миллион сум штраф салынды, – дип искә төшерде ул.

Экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Фаяз Шакиров әйткәнчә, быел министрлыкка гражданнардан 700 хәбәр кергән. Әлеге сигналлар урыннарга чыгып тикшерелгән, нәтиҗәдә, табигатьне пычратуның 900 очрагы ачыкланган, гаеплеләр 11 миллион сум штрафка тартылган. Мәсәлән, Казанның Киров районында урамнардан чыгарылган кар өемнәренә төзелеш чүпләрен дә бушата башлаганнар. Самосыр бистәсе янында, шулай ук Алабуга районының Поспелово авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез рәвештә ком карьеры ачып, йөк машиналарында ком ташырга керешкәннәр. Бу фактлар буенча беркетмәләр хокук саклау органнарына тапшырылган.

Узган ел санитар икеайлыктагы өмәләрдә 1 миллион 200 мең кеше катнашкан. Министр Александр Шадриков рәхмәт әйтте һәм быел да предприятиеләрне, мәгариф учреждениеләрен, муниципаль берәмлекләрне, шулай ук халыкны язгы өмәләргә чакырды.

Санитар икеайлыкта чисталыкка ирешү канәгатьлеге белән генә чикләнеп калмыйча, бүләкләр дә алу мөмкинлеге бар.

Территорияләрендә иң яхшы чисталыкка ирешкән сигез муниципаль берәмлеккә балалар уен мәйданчыклары бүләк ителәчәк. Узган ел Казан шәһәре һәм Әлмәт белән Сарман районнары җиңгән булган. «Беренче өчлеккә генә түгел, сигез урынга да бүләккә балалар уен мәйданчыгы бирелә», – дип, кабатлап әйтте министр Александр Шадриков.

Акция ике этапта уза: районнарда – 1 апрельдән 13 майга кадәр һәм республика күләмендә – 14 майдан 31 майны кертеп. 
Экология министрлыгы, «Дюрасел Раша» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берлектә, быел тәүге мәртәбә мәктәпләр һәм укучылар арасында иске батарейкалар җыю буенча конкурс үткәрә. Җиңүчеләр «Иң яхшы укучы» һәм «Иң яхшы мәктәп» номинацияләрендә билгеләнә. Әлбәттә инде, бүләкләр биреләчәк. 

Мәктәпләрдә 20 марттан экология темасына ясалган рәсемнәргә «Яшел карандаш» («Зеленый карандаш») конкурсы башланды, ул 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Конкурсның максаты – балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

«ЭКОвесна-2019» акциясе кысаларында башкарылган эшләрне (территорияне җыештыру, төзекләндерү, агачлар утырту, чүпләрне төрләренә аерып җыю, сыерчык оялары ясау һәм табигатьне саклауга юнәлтелгән башка мисалларны) фоторәсемнәр яки видеоязмалар белән теркәп, үзегезнең районның башкарма комитетына тапшырырга кирәк. Район турын уңышлы узганнар республика этабына чыга. Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы санитар икеайлыкта актив катнашкан предприятиеләргә, учреждениеләргә һәм гражданнарга бүләкләр тапшырачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading