16+

Чүпрәледә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Айдар Газимовны җирләделәр

Чүрәледән махсус хәрби операция барышында 9 райондаш егетебез һәлак булган, дип хәбәр итә «Туган як» район газетасы.

Чүпрәледә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Айдар Газимовны җирләделәр

Чүрәледән махсус хәрби операция барышында 9 райондаш егетебез һәлак булган, дип хәбәр итә «Туган як» район газетасы.

Чүпрәледә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Айдар Газимовны җирләделәр

Айдарны соңгы юлга озатырга җыелучылар аның  һәрвакыт ачык күңелле, ярдәмчел булуын билгеләп үттеләр.  Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының  кайгысын матәм митингында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Айдар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле  Марсель Аббазов, туганнары,  укытучылары, сыйныфташлары уртаклашты.

– Безнең райондаш егетләребез Ватанга хезмәт итеп, Батырлык үрнәге күрсәтәләр. Хәрби бурычын  үтәгәндә һәлак булган Айдар Газимов, яшь булуына карамастан, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәде, халкыбызның мәнфәгатен кайгыртып, гомерен кызганмады. Аның каһарманлыгы мәңге йөрәкләребездә сакланыр! Авыр туфрагы җиңел булсын, туганнарына һәм якыннарына күркәм сабырлык телим, - диде Марат Ринат улы.

Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов  Айдар Газимовның батырлыгы һәркем өчен үрнәк булуын ассызыклады. “Хәрби ететләребез  халкыбызга олы кайгы килмәсен өчен үзалларына куйган бурычларны намус белән үтиләр. Шундый ватанпәрвәр уллар үстергән әти-әниләргә олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре. Геройларга Мәңгелек дан!”,-диде ул.

Марсель Аббазов: “Айдар–махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән киткән чын, кыю солдат булды. Хәрби иптәшләренә дә һәръяктан үрнәк иде”.

Рушания һәм Дамир Идрисовлар гаиләсе Айдарны сеңлесе Альбина белән тәрбиягә алып үстерә.  Бу – 2005 ел була. Әлеге хакта һәм гаиләгә килгән авыр кайгыны, йөрәк әрнүен басарлык сүзләрне табып булмаганлыгын Марс урта мәктәбе директоры Гөлназ Шәрәфетдинова да әйтеп үтте.   

– Айдар һәм Альбинаны Идрисовлар гаиләсе авылга алып кайтканда балалар бик кечкенә иде әле. Без, барыбыз  да авылдашлар, балаларны беренче күрү белән чын күңелдән яраттык. Рушания белән Дамирның уллы һәм кызлы,  ә балаларның әти-әниле булуына бик сөендек. Шушы вакыттан гаилә тулы канлы тормыш белән яши башлады, түгәрәкләнде. Айдар әти-әни назында, гореф-гадәтләрне саклап, эш сөючән, әтисе Дамрның уң кулы булып үсте. Ул һәрбер эшкә җаваплы карый иде. Мәктәптә дә  тырышып укыды, ярдәмчел булды, спортны яратты. Акыллы, туры сүзле, гаделлек сөючән булды. Аның мөлаем, ачык йөзе беркайчан да күз алдыбыздан китмәс. Ватан алдындагы бурычын намус белән  үтәгәч тә, ул контракт буенча әлеге хезмәтен дәвам итте. Ватанга хезмәтен дәвам итү турындагы карары аның чын патриот булуын  раслады. Ул безнең горурлыгыбыз, ә яшь буын өчен үрнәк алырлык шәхес. Хуш, Айдар! Урының җәннәттә булсын!,-диде ул.

Айдарны ул үскән туган авылы–Түбән Каракитә зиратында җирләделәр. Аңа 23 яшь иде.

«Туган як»

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading